Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда «җан» дип еврей сүзе не́феш һәм грек сүзе психи́ тәрҗемә ителгән. Еврей сүзе «сулый торган зат» дигәнне, ә грек сүзе «тере зат» * дигәнне аңлата. Шулай итеп җан — үлгәч яшәвен дәвам итүче эчтәге ниндидер өлеш түгел, ә кеше я хайван үзе. Изге Язмаларга игътибар итик һәм кеше җаны кеше үзе икәнен күрербез.

Адәмгә җан бирелмәгән ул үзе «тере җан булган»

  • Йәһвә беренче кеше Адәмне барлыкка китергәч, «кеше тере җан» булып киткән дип әйтелә Изге Язмаларда (Яратылыш 2:7). Адәмгә җан бирелмәгән, ул үзе тере җан я шәхес булган.

  • Изге Язмаларда җан эшли, аның ашыйсы килә, ашый, законнарга буйсына һәм үле тәннәргә кагыла ала дип әйтелә (Левиләр 5:2; 7:20; 23:30; Канун 12:20; Римлыларга 13:1). Андый эшләрдә кеше үзе катнаша.

Җан үлемсезме?

Юк. Җан үлә ала. Изге Язмаларда берничә дистә урында җан «үлемле» дигән сыйфат белән кулланыла. Монда кайбер мисаллар китерелә:

  • «Гөнаһ кылучы җан үләчәк» (Йәзәкил 18:4, 20)

  • Борынгы Исраилдә җинаять кылган кеше турында болай диелгән булган: «Шул җан Исраилдән юк ителсен» (Чыгыш 12:15, 19; Левиләр 7:20, 21, 27; 19:8). Ул кеше «үтерелергә тиеш» булган (Чыгыш 31:14).

  • «Үле җан» дип тәрҗемә ителгән сүзләр Изге Язмаларның кайбер шигырьләрендә кеше мәетен аңлата (Левиләр 21:11; Саннар 6:6). Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә шушы урында «үле тән» я «үле кеше» дигән сүзләр кулланылса да, еврей телендәге төп нөсхәдә не́феш ягъни «җан» дигән сүз тора.

«Җан» дигән сүз «тормыш» дигәнне дә аңлата ала

Изге Язмаларда «җан» һәм «тормыш» дигән сүз кайвакыт синонимнар итеп кулланыла. Мәсәлән, Әюб 33:22 дә еврей сүзе не́феш «тормыш» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда шулай ук кеше үз җанын, ягъни тормышын, куркыныч астына куярга, я җанын, ягъни тормышын, югалтырга мөмкин дип әйтелә (Чыгыш 4:19; Хакимнәр 9:17; Филипиялеләргә 2:30).

«Җан» дигән сүзнең андый мәгънәдә кулланылуы Яратылыш 35:18 не аңларга булыша. Ул шигырьдә җаны «чыгып барганда» дип әйтелгән. Андый образлы әйтемне куллану кешенең үлә барганын күрсәткән. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Яратылыш 35:18 «гомере сүнеп барганда» дип тә тәрҗемә ителгән.

Үлемсез җан турындагы тәгълимат кайдан килеп чыккан?

Христиан диннәре бу тәгълиматны Изге Язмалардан түгел, ә борынгы грек фәлсәфәчеләреннән алган. Бер энциклопедиядә: «Изге Язмаларда кеше бер бөтен итеп карала. Анда гөнаһлы, череп таркалачак тәнгә урнаштырылган үлемсез җан турында бернәрсә дә әйтелми» («Изге Язмалар энциклопедиясе»). Ә «Теологик энциклопедия сүзлеге»ндә болай дип әйтелгән: «Рәсүлләрдән соң Чиркәүдә җан турында тәгълимат грек фәлсәфәчеләре йогынтысы аркасында формалашкан».

Аллаһы үз тәгълиматларын кеше тәгълиматлары белән буташтыруны хупламый, ә үлемсез җан турындагы тәгълимат белән нәкъ шулай булган. «Сак булыгыз, Мәсих тәгълиматына түгел, ә кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (Көләсәйлеләргә 2:8).

^ 3 абз. «The New Brown, Driver, and Briggs Hebrew and English Lexicon of the Old Testament» 659 бит һәм «Lexicon in Veteris Testamenti Libros» 627 битне карагыз. Күп кенә тәрҗемәчеләр не́феш һәм психи́ дигән сүзләрне контекстны исәпкә алып тәрҗемә итә һәм мондый сүзләр куллана: «җан», «кеше», «барлыкка китерелгән зат», «җылы» һәм башка сүзләр.