Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Хак динне ничек табып була?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Хак динне тоткан кешеләрне ничек танып була? Изге Язмаларда болай диелгән: «Аларны җимешләренә карап танырсыз. Әллә чәнечкеле үсемлектән йөзем, ә шайтан таягыннан инҗир җыялармы?» (Маттай 7:16) Йөземне чәнечкеле үсемлектән җимешләренә карап аеру җиңел. Нәкъ шулай ук хак динне дә ялган диннән җимешләренә карап, ягъни үзенчәлекләренә карап аеру җиңел булыр. Әйдәгез, андый үзенчәлекләргә игътибар итик.

  1. Хак дин кеше фәлсәфәләренә түгел, ә Изге Язмаларга нигезләнеп хакыйкатькә өйрәтә (Яхъя 4:24; 17:17). Ул җан хакында һәм җирдәге оҗмахта мәңгелек тормышка өмет турында дөресне өйрәтә (Зәбур 36:29; Ишагыя 35:5, 6; Йәзәкил 18:4). Шулай ук хак дин ялган дини карашларны ачык итеп фаш итә (Маттай 15:9; 23:27, 28).

  2. Хак дин кешеләргә Аллаһы турында белем алырга ярдәм итә, мәсәлән, аның исеме Йәһвә икәнен ача (Зәбур 82:19; Ишагыя 42:8; Яхъя 17:3, 6). Аллаһы төшенә алмаслык дип я ул безгә игътибар итми дип өйрәтми. Киресенчә, ул шуңа өйрәтә: безгә Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр булдыру мөһим һәм Аллаһы үзе дә моны тели (Ягъкуб 4:8).

  3. Хак дин Гайсә Мәсихнең мөһим ролен һәм Аллаһы аның аша безгә коткару бирәчәген ачыклый (Рәсүлләр 4:10, 12). Хак диннең әгъзалары Гайсәнең әмерләрен тыңлый һәм аның үрнәгенә иярергә тырыша (Яхъя 13:15; 15:14).

  4. Хак дин Аллаһы Патшалыгы гына кешелек өчен бердәнбер өмет булып торуына игътибар итә. Хак динне тотучылар шул Патшалык турында ашкынып сөйли (Маттай 10:7; 24:14).

  5. Хак дин фидакарь мәхәббәт күрсәтергә өйрәтә (Яхъя 13:35). Ул бар милләтләрдән булган кешеләрне хөрмәт итәргә һәм бар расалардан, культуралардан булган һәм бар телләрдә сөйләшкән кешеләрне, шулай ук чыгышлары төрле булган адәмнәрне кабул итәргә дәртләндерә (Рәсүлләр 10:34, 35). Хак динне тотучылар, башкаларны яратканга күрә, сугышларда катнашмый (Рәсүлләр 10:34, 35).

  6. Хак диндә үз эшләре өчен түләү алган дин җитәкчеләре юк. Беркемгә дә дини титуллар бирелми (Маттай 23:8—12; 1 Петер 5:2, 3).

  7. Хак дин сәяси эшләрдә катнашмый, беркемнең ягына да басмый (Яхъя 17:16; 18:36). Шулай да аны тотучылар үзләре яшәгән хөкүмәткә хөрмәт белән карый һәм законнарны үти. Шулай итеп алар Изге Язмалардагы мондый әмергә буйсына: «Кайсарныкын [ягъни җирле хөкүмәтнең] кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (Марк 12:17; Римлыларга 13:1, 2).

  8. Хак дин — бу тормыш рәвеше. Бу бары тик ритуал яки йола гына түгел. Хак динне тотучылар тормышның бар өлкәләрендә Изге Язмалардагы югары нормалар буенча яши (Эфеслеләргә 5:3—5; 1 Яхъя 3:18). Шул ук вакыт алар боегып йөрми, ә «бәхетле Аллаһыга» хезмәт итүдән шатлык таба (1 Тимутигә 1:11).

  9. Хак динне тотучылар башка кешеләр белән чагыштырганда азрак булачак (Маттай 7:13, 14). Аларга еш кына түбәнсетеп карыйлар, алардан көләләр яисә Аллаһы ихтыярын үтәүләре өчен эзәрлеклиләр (Маттай 5:10—12).

Хак динне табар өчен, үз хисләргә генә таяну җитми

Үз хисләргә генә таянып динне сайлау куркыныч. Изге Язмаларда: «Кешеләр... үз теләкләренә ияреп, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны үз яннарына җыярлар»,— дип әйтелгән (2 Тимутигә 4:3). Изге Язмалар безне «Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәт кылуны» сайларга этәрә. Бу әллә ни популяр булмаса да, шулай эшләү мөһим (Ягъкуб 1:27; Яхъя 15:18, 19).