Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Күкнең нинди төрләре бар?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларда «күк» дигән сүз өч төп мәгънәдә кулланыла: 1) физик күк; 2) рухи күк һәм 3) югары урнашуның символы. Нинди мәгънәдә кулланылуын контекст билгеләргә булыша *.

  1. Физик күкләр. Андый мәгънәдә кулланылганда, «күкләр» дигән сүз җирнең атмосферасын аңлата. Бу — җилләр исә торган, кошлар оча торган, болытлар яңгыр белән карлар булдыра торган һәм яшен яшьни торган урын (Зәбур 78:26; Гыйбрәтле сүзләр 30:19; Ишагыя 55:10; Лүк 17:24). Бу шулай ук югарырак урнашкан урынны — кояш, ай һәм йолдызлар урнашкан урынны да аңлатырга мөмкин (Канун 4:19; Яратылыш 1:1).

  2. Рухи күк. «Күк» дигән сүз рухи күкләр турында әйтелгәндә дә кулланыла. Бу физик галәмнән югарырак һәм аңардан читтә булган тормыш итүнең төрен аңлата (1 Патшалар 8:27; Яхъя 6:38). Шул рухи күкләр — «Рух» булган Йәһвә Аллаһы һәм ул үзе барлыкка китергән фәрештәләр урнашкан урын (Яхъя 4:24; Маттай 24:36). Кайвакыт «күкләр» дигән сүз белән тугры «изгеләр җыелышы» ягъни фәрештәләр атала (Зәбур 89:5—7).

    Изге Язмаларда «күкләр» дигән сүз белән кайбер очракларда Йәһвәнең «яшәү урыны» атала (1 Патшалар 8:43, 49; Еврейләргә 9:24; Ачылыш 13:6). Мәсәлән, Изге Язмаларда мондый пәйгамбәрлек язылган булган: Шайтан һәм җеннәр күктән аска ыргытылган булачак һәм аларга Йәһвә янына керергә рөхсәт ителмәячәк. Шулай да алар рухи күкләрдә калачак дип әйтелгән булган (Ачылыш 12:7—9).

  3. Югары урнашуның символы. Изге Язмаларда «күк» дигән сүз югары урынны, гадәттә идарә итү, хакимлек белән бәйле нәрсәләр аңлатылганда кулланыла. Андый очракларда сүз бара:

Күк нәрсәгә охшаш?

Рухи күкләрдә күп һәм төрле эшләр башкарыла. Анда йөзләгән миллион рухи шәхес төрле эшләр белән мәшгуль. Алар — Йәһвә «тавышын тыңлап сүзен үтәүчеләр» (Зәбур 103:20, 21; Даниял 7:10).

Изге Язмаларда күк бриллиант кебек ялтырап тора дип әйтелә (1 Тимутигә 6:15, 16). Йәзәкил пәйгамбәргә күктә булганнар турында күренеш бирелгән булган һәм ул «нурлы яктылык» күргән. Ә Даниялга бирелгән күренештә «ут ялкыннары» күренгән булган (Йәзәкил 1:26—28; Даниял 7:9, 10). Күк изге, ягъни саф, һәм гаҗәеп матур (Зәбур 96:6; Ишагыя 63:15; Ачылыш 4:2, 3).

Изге Язмаларда күк турында язылганнар курку хөрмәт уята (Йәзәкил 43:2, 3). Шулай да, кешеләр күктәге нәрсәләрне өлешчә генә аңлый ала, чөнки рухи күкне тоеп булмый.

^ 3 абз. «Күк» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, күрәсең, «югары», «өстә» дигән тамырлы сүздән килә (Гыйбрәтле сүзләр 25:3). «The New Brown, Driver, and Briggs Hebrew and English Lexicon of the Old Testament» дигән китапның 1029 битен карагыз.

^ 9 абз. «McClintock and Strong’s Cyclopedia» (4 том, 122 бит) дигән китапны карагыз. Анда Ишагыя 65:17 дә әйтелгән «яңа күкләр» «яңа патшалыкны, яңа хөкүмәтне» аңлата дип әйтелә