Изге Язмалар нигезендә җавап

Аллаһы безгә, без үзебез карарлар кабул итә алсын өчен, ихтыяр иреген биргән. Ул кешегә язмыш бирми, ягъни тормышыбызны алдан билгеләми. Изге Язмаларның хак тәгълиматларына игътибар итегез.

  • Аллаһы кешеләрне үзенә охшатып яраткан (Яратылыш 1:26). Инстинкт буенча яшәгән хайваннардан аермалы буларак, без Аллаһыга хас ярату һәм гаделлек кебек сыйфатларны күрсәтә алабыз. Барлыкка Китерүчебез кебек, без дә ихтыяр ирегенә ия.

  • Еш кына без үз киләчәгебезгә үзебез хуҗа. Изге Язмаларда болай диелгән: «Тормышны сайлагыз... Аның [Аллаһының] әйткәнен тыңлагыз» (Канун 30:19, 20). Бу сүзләр Аллаһының әмерләрен үтәп яшәргә өнди. Бездә ихтыяр иреге булмаса, андый чакыру мәгънәсез һәм хәтта мәрхәмәтсез булыр иде. Аллаһы безне үзенә тыңлаучан булырга мәҗбүр итми. Киресенчә, ул: «Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман... булыр иде»,— дип әйтә (Ишагыя 48:18).

  • Уңыш яисә уңышсызлык язмыштан тормый. Берәр өлкәдә уңышларга ирешәсебез килсә, тырышып эшлик. Изге Язмаларда: «Хәл кадәрен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:10). Анда шулай ук: «Тырыш кешенең уе-нияте — муллык»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

Ихтыяр иреге — Аллаһының кыйммәтле бүләге. Бу ирек безгә Аллаһыны «бөтен йөрәк» белән, ягъни үз теләгебез белән, яратырга юл ача (Маттай 22:37).

Әллә Аллаһы барысын контрольдә тотмыймы?

Изге Язмаларда Аллаһы — Чиксез Кодрәт Иясе һәм бер кем дә, аннан башка, аның көчен чикли алмый дип әйтелә (Әюп 37:23; Ишагыя 40:26). Ләкин, ул үз көчен барысын контрольдә тотар өчен кулланмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһы халкының дошманы борынгы Бабыл турында әйтелә. Аллаһы андый дошманның барлыгын белсә дә, «үзен тыйды» диелә (Ишагыя 42:14). Безнең көннәрдә дә Аллаһы ихтыяр иреге белән дөрес кулланмаган һәм башкаларга зыян китергән кешеләр белән үзен сабыр тота. Шулай да Аллаһының сабырлыгы чиксез түгел (Мәдхия 36:10, 11).