Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Изге Язмаларның бер өзеге икенчесенә каршы киләме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Юк, каршы килми. Изге Язмалар китабының һәр өлеше бер-берсенә тулысынча туры килеп тора. Кайвакыт каршылыклар бар кебек күренсә дә, андый очракта дөрес нәтиҗәгә килергә түбәндә китерелгән принциплар булышыр.

  1. Контекстны исәпкә алыгыз. Моны исәпкә алмасаң, кеше сүзләре тулысынча башка мәгънә йөртә башлар.

  2. Сүзләрне язган кешенең карашын исәпкә алыгыз. Бер үк вакыйга турында язучылар аның төрле якларына игътибар итеп һәм төрле сүзләр кулланып язарга мөмкин.

  3. Тарихи фактларны карап чыгыгыз, шул заманның гореф-гадәтләрен исәпкә алыгыз.

  4. Сүзләр туры мәгънәдәме яки күчерелмә мәгънәдә кулланыламы? Моны ачыклагыз.

  5. Шуны истә тотыгыз: кайбер эшләрне берәр кем үзе башкарган кебек күренсә дә, бу алай булмаска да мөмкин *.

  6. Изге Язмаларның төгәл тәрҗемәсен кулланыгыз.

  7. Изге Язмаларда хаталы дини карашларны я берәр догмаларны исбатлаучы мәгълүмат табарга тырышмагыз.

Бу мәкаләдә кайберәүләр Изге Язмаларда тапкан «каршылыкларның» мисаллары китерелә. Өстә әйтелгән принциплар ярдәмендә ул «каршылыклар» чынында каршылык түгел икәне күрсәтелә.

Беренче принцип. Контекст.

Аллаһы җиденче көнне ял итә башласа, ничек соң ул «әле дә эшли» ала? Изге Язмаларда барлыкка китерү турында әйтелгәндә, «җиденче көнгә Аллаһы башкарган эшен бетерде һәм җиденче көнне үз эшләреннән ял итә башлады» дигән сүзләр язылган (Яратылыш 2:2—4). Контексттан күренгәнчә, бу сүзләр җирне һәм андагы бар нәрсәне барлыкка китерүгә кагыла һәм Гайсәнең Аллаһы «әле дә эшли» дигән сүзләре Яратылышта әйтелгән сүзләргә каршы килми, чөнки ул Аллаһының башка эшләре турында әйткән (Яхъя 5:17). Мәсәлән, Аллаһы үз изге рухы ярдәмендә Изге Язмалар китабын язуда булышкан, кешеләр турында кайгыртып һәм аларга җитәкчелек биреп торган (Зәбур 20:6; 105:5; 2 Петер 1:21).

Икенче һәм өченче принцип. Язган кешене һәм тарихи фактларны исәпкә алу.

Гайсә сукыр кешене кайда савыктырган? Лүк бәян иткән Яхшы хәбәр китабында Гайсә сукыр кешене «Әрихәгә якынлашып килгәндә» савыктырды дип әйтелә, әмма Маттай шул ук вакыйганы искә алып, алар икәү иде һәм бу вакыйга «алар Әрихәдән чыкканда» булды дип яза (Лүк 18:35—43; Маттай 20:29—34). Бу ике хәбәр бер-берсен тулыландыра гына һәм бер вакыйганы ике яктан сурәтләп бирә. Маттай сукырларның санына игътибар итеп язса, Лүк кешенең үзенә игътибар итеп бәян итә. Археологлар шуны ачыклаган: борынгы заманда Әрихә ике шәһәрдән торган. Берсе — рим шәһәре булган, ә икенчесе — еврей шәһәре булган. Аларның арасы якынча километр ярым булган һәм Гайсә, күрәсең, сукырны савыктырганда шул ике шәһәр арасында торган.

Дүртенче принцип. Сүзләр туры яки күчерелмә мәгънәдә кулланыламы икәнен ачыклагыз.

Җир юк ителгән булачакмы? Изге Язмаларда Вәгазьче 1:4 тә «җир мәңге тора» дип әйтелә, ә 2 Петер 3:10 да («Смысловой перевод») «җир һәм андагы бар нәрсә утта яндырылачак» дип әйтелгән. Шуңа күрә кайберәүләр бу ике урын бер-берсенә каршы килә дип уйлый. Ләкин шунсын онытмаска кирәк: Изге Язмаларда җир ике төрле нәрсәне аңлатырга мөмкин. Җир — планета үзе дә булырга мөмкин һәм «җир» дип әйтелгәндә анда яшәүче кешеләр турында сүз барырга мөмкин (Яратылыш 1:1; 11:1). 2 Петер 3:10 да «җирнең» юк ителүе турында сүз барса да, бу планетаның үзен түгел, ә «бозык кешеләрне һәлак итү» (2 Петер 3:7).

Бишенче принцип. Кайбер эшләрне берәр кем үзе башкарган кебек күренсә дә, бу алай булмаска да мөмкин

Гайсә Кәпернаумда булганда йөзбашының үтенечен аңа кем җиткергән? Маттай 8:5, 6 да «йөзбашы килде» дип әйтелә, ә Лүк 7:3 тә «яһүдләрнең өлкәннәре» дип әйтелә. Әлбәттә, үтенеч йөзбашыныкы булган, әмма ул аны шул өлкәннәр аша Гайсәгә җиткергән.

Алтынчы принцип. Изге Язмаларның төгәл тәрҗемәсен кулланыгыз

Һәр кеше дә гөнаһ кыламы? Изге Язмаларда һәр кеше беренче кеше Адәмнән гөнаһны мирас итеп алган дип әйтелә (Римлыларга 5:12). Ләкин кайбер тәрҗемәләрдә яхшы кеше «гөнаһ кылмый» диелгән (1 Яхъя 3:6, «Инҗил», 2001 ел, Изге китапны тәрҗемә итү институты). Грек телендәге төп текстта бу шигырьдә торган фигыль хәзерге заманда тора һәм грек телендә, гадәттә, дәвамлы процессны аңлата. Мирас итеп алган гөнаһ белән (аннан без арына алмыйбыз) һәм кешенең белә торып Аллаһы законын озак вакыт бозып йөрүе арасында аерма бар. Шуңа күрә кайбер тәрҗемәләр бу якны ачыклап төгәлрәк сүзләр сайлыйлар. Мәсәлән, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу урын «гөнаһ кылып йөрми» дип тәрҗемә ителгән.

Җиденче принцип. Берәр догманы түгел, ә Изге Язмаларны өйрәнегез

Гайсә Аллаһыга тиңме, я аңардан түбәнрәк торамы? Бер тапкыр Гайсә «Мин һәм Ата — бер» дигән, башка бер урында «Атам миннән бөегрәк» дип әйткән (Яхъя 10:30; 14:28). Бу шигырьләрне дөрес аңлар өчен, Троица тәгълиматын исәпкә алмыйча, Изге Язмаларда Гайсә һәм Йәһвә турында әйтелгәнне тикшереп чыгарга кирәк. Анда, мәсәлән, Йәһвә Гайсә өчен Ата гына түгел, ә шулай ук Аллаһы да дип әйтелә (Маттай 4:10; Марк 15:34; Яхъя 17:3; 20:17; 2 Көринтлеләргә 1:3). Шуңа күрә Гайсә Аллаһыга тиң түгел.

Контекст буенча, Гайсә «Мин һәм Ата — бер» дигәндә, аларның үз Атасы Йәһвә Аллаһы белән максатлары бер һәм бу яктан алар бердәм эш итә дип әйтәсе килгән. Шуннан соң Гайсә: «Ата минем белән, ә мин Ата белән бердәмлектә торам»,— дип әйткән булган (Яхъя 10:38). Гайсәнең үз шәкертләре белән дә максатлары уртак булган, чөнки ул Аллаһыга болай дип дога кылган: «Мин аларга син миңа биргән данны бирдем. Алар камил бердәмлектә булсыннар өчен... Мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың» (Яхъя 17:22, 23).

^ 8 абз. Мәсәлән, бер энциклопедиядә, Тадж-Махал турындагы мәкаләдә, бу — «Бөек Монгол Шах-Джахан төзегән мавзолей» дип әйтелә. Әмма ул аны үзе төземәгән. Шул мәкаләдә Тадж-Махалны «төзер өчен 20 мең кеше ялланган булган» дип әйтелә («Советская историческая энциклопедия»).