Изге Язмалар нигезендә җавап

Дөнья ахырының кайчан киләчәгенбелер өчен, Изге Язмаларда «дөнья» дигән сүзенең ничек кулланылганын белергә кирәк. Гадәттә «дөнья» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ко́смос, күбесенчә кешелеккә, аеруча Аллаһыны һәм аның ихтыярын белмәгән кешеләргә, карый (Яхъя 15:18, 19; 2 Петер 2:5). Кайвакыт ко́смос дигән сүз кешелек җәмгыятенең төзелешенә карый (1 Көринтлеләргә 7:31; 1 Яхъя 2:15, 16) *.

Дөнья ахыры нәрсә ул?

Изге Язмалар тәрҗемәләренең күбесендә очраган «дөнья ахыры» дигән сүзтезмә «дөнья төзелешенең... ахыры» яки «дөньяның бетәчәге» дип тә тәрҗемә ителә (Маттай 24:3, Инҗил, 2001). Бу сүзләр җирнең җимерелүен я кешелекнең юк ителүен аңлатмый, ә җәмгыять төзелешенең юкка чыгуына кагыла (1 Яхъя 2:17).

Изге Язмаларда, «явыз кешеләр юк ителәчәк», ә яхшы кешеләр җирдә ләззәтләнеп яши алачак, диелә (Зәбур 37:9—11). Бу «бөек афәтнең» иң югары ноктасында — Армагеддон вакытында — булачак (Маттай 24:21, 22; Ачылыш 16:14, 16).

Дөнья ахыры кайчан киләчәк?

Гайсә болай дигән: «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә» (Маттай 24:36, 42). Ул әйткәнчә, дөнья ахыры көтелмәгәндә — без «уйламаган сәгатьтә киләчәк» (Маттай 24:44).

Ул көн һәм сәгать хакында төгәл белә алмасак та, Гайсә җыелма «билге», ягъни билгеле бер вакыйгалар, турында әйткән. Бу билге безгә бу дөнья ахыры алдында булган чорны билгеләргә булыша (Маттай 24:3, 7—14). Изге Язмаларда бу чор «ахыргы вакыт» һәм «соңгы көннәр» дип атала (Даниял 12:4; 2 Тимутигә 3:1—5).

Дөнья ахырыннан соң барысы да юк ителәчәкме?

Юк. Җир үз урынында калачак, чөнки Изге Язмаларда, «җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас», дип әйтелә (Зәбур 104:5). Кешеләр дә исән калачак. Шулай итеп Изге Язмалардагы мондый пәйгамбәрлек үтәләчәк: «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29). Аллаһы иң элек булдырырга теләгән шартларны кайтарачак:

^ 3 абз. Айо́н дигән грек сүзе дә Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «дөнья» дип тәрҗемә ителә. Андый очракларда бу сүзнең мәгънәсе ко́смос дигән сүзнең мәгънәсенә охшаш һәм кешелек җәмгыятенең төзелешен аңлата.