Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Гайсә өйләнгән булганмы? Гайсәнең бертуганнары булганмы?

Изге Язмаларга нигезләнгән җавап

Изге Язмаларда Гайсәнең никахта булуы турында төгәл әйтелмәсә дә, анда аның өйләнмәгән булуы ачыклана *. Кайбер якларны карап чыгыйк.

  1. Изге Язмаларда Гайсәнең гаиләсе турында әйтелгәндә, еш кына вәгазьләгәндә аның белән йөргән һәм ул җәфалап үтерелгәндә янында булган хатын-кызлар искә алына. Ләкин аның хатыны булган дип беркайда да әйтелми (Маттай 12:46, 47; Марк 3:31, 32; 15:40; Лүк 8:2, 3, 19, 20; Яхъя 19:25). Изге Язмаларда моның турында бернәрсә дә әйтелмәүенең төп сәбәбе — аның беркайчан да өйләнмәгән булуы.

  2. Аллаһыга күбрәк хезмәт итәр өчен никахка кермәгән кешеләр турында Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Моны [ялгызлыкны] кабул итә алучы кабул итсен» (Маттай 19:10—12). Үзләрен Аллаһыга тулысынча багышлау өчен никахка кермәгән кешеләргә ул үрнәк калдырган (Яхъя 13:15; 1 Көринтлеләргә 7:32—38).

  3. Үләр алдыннан Гайсә әнисен кайгырту мәсьәләсен хәл иткән (Яхъя 19:25—27). Гайсә өйләнгән я аның балалары булган булса, ул алар турында да кайгырткан булыр иде.

  4. Изге Язмаларда Гайсә ирләр өчен үрнәк итеп күрсәтелә, ләкин аның хатын белән үзен ничек тотканы әйтелми. Анда болай диелгән: «Ирләр, хатыннарыгызны яратып яшәгез, Мәсих тә, җыелышны яратып, аның хакына үзен биргән бит» (Эфеслеләргә 5:25). Гайсә җирдә яшәгәндә чыннан да өйләнгән булса, бу шигырьдә аның ир буларак камил үрнәге күрсәтелгән булмас идеме?

Гайсәнең бертуганнары булганмы?

Әйе, Гайсәнең кимендә алты бертуганы булган. Аның Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд исемле энеләре, шулай ук кимендә ике сеңелесе булган (Маттай 13:54—56; Марк 6:3). Алар Гайсәнең әнисе Мәрьямнең һәм аның ире Йосыфның балалары булган (Маттай 1:25). Изге Язмаларда Гайсә Мәрьямнең «беренче баласы» дип атала, һәм бу Мәрьямнең башка балалары да булганын күрсәтә (Лүк 2:7).

Гайсәнең бертуганнары турында ялгыш карашлар

Мәрьям гомере буе гыйффәтле булып калганын раслар өчен, кайбер кешеләр «энеләр» дигән сүзнең башка мәгънәләрен куллана. («Аделфои́» дигән грек сүзе «абыйлар» яки «рухи кардәшләр» дигәнне дә аңлата.) Мәсәлән, кайберәүләр Гайсәнең энеләре (аделфои) чынлыкта Йосыфның элеккеге никахында туган балалары булган дип саный. Әмма Изге Язмаларда Гайсәнең Давытка вәгъдә ителгән патшалыкка законлы хокукны мирас итеп алганы күрсәтелә (2 Ишмуил 7:12, 13; Лүк 1:32). Йосыфның Гайсәдән олырак уллары булган булса, иң олысы аның законлы варисы булыр иде.

Бу сүз Гайсәнең шәкертләрен, яки рухи кардәшләрен аңлатырга мөмкинме? Андый караш Изге Язмаларга каршы килә, чөнки Изге Язмалар буенча энеләре (аделфои) берникадәр вакыт «чынында аңа иман итми иделәр» (Яхъя 7:5). Изге Язмалар Гайсәнең энеләрен аның шәкертләреннән аера (Яхъя 2:12).

Тагын бер караш буенча, Гайсәнең энеләре чынында аның ике туган абый-энеләре булган. Әмма Грек Язмаларында «абый-эне», «туган» һәм «ике туганны» күрсәтер өчен төрле сүзләр кулланыла (Лүк 21:16; Көләсәйлеләргә 4:10). Күп кенә Изге Язмалар белгечләре Гайсәнең энеләре һәм сеңелләре бертуган булган дип таный. Мәсәлән, бер белешмәлектә болай диелгән: «Мондый нәтиҗә ясау бик урынлы булыр: „энеләр“ сүзе... Мәрьямнең һәм Йосыфның улларын аңлата, һәм алар Гайсәгә әнисе ягыннан бертуган». («The Expositor’s Bible Commentary») *

^ 3 абз. Изге Язмаларда Мәсих кияү дип атала, ләкин контексттан бу сүзнең символик мәгънәдә кулланылганы күренә (Яхъя 3:28, 29; 2 Көринтлеләргә 11:2).

^ 13 абз. See also The Gospel According to St. Mark, Second Edition, by Vincent Taylor, page 249, and A Marginal Jew​—Rethinking the Historical Jesus, by John P. Meier , Volume 1, pages 331-​332.