Изге Язмалар нигезендә җавап

Бөек афәт вакытында кешелек тарихында әле бер дә булмаган газап вакыты булачак. Изге Язмалар буенча, бу афәт «соңгы көннәрдә» ягъни «ахыргы вакытта» булачак (2 Тимутигә 3:1; Даниял 12:4). «Андый афәтнең Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булганы юк иде әле һәм инде булмаячак» (Марк 13:19; Дан. 12:1; Мат. 24:21, 22).

Бөек афәт вакытындагы вакыйгалар

  • Ялган динне юк итү. Ялган дин шаккатырлык тизлек белән юк ителәчәк (Ачылыш 17:1, 5; 18:9, 10, 21). Сәяси көчләрне символлаштырган Берләшкән милләтләр оешмасы ялган диннәрне юк итеп Аллаһы ихтыярын үтәячәк (Ачылыш 17:3, 15—18) *.

  • Хак дингә һөҗүм итү. Халыклар берләшмәсе — Йәзәкил күренешендә «Магог җиреннән Гог» хак дин тотучыларны юк итәргә тырышачак. Ләкин Аллаһы үз хезмәтчеләрен юк итүдән саклап калачак (Йәзәкил 38:1, 2, 9—12, 18—23).

  • Җирдә яшәүчеләрне хөкем итү. Гайсә бар кешелекне хөкем итәчәк һәм «көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк» (Маттай 25:31—33). Ул кешеләрне үз «кардәшләренә» ярдәм итүгә яки ярдәм итмәүләренә карап хөкем итәчәк. Шул «кардәшләр» — аның белән күктә идарә итәчәк кешеләр (Маттай 25:34—46).

  • Патшалыкта идарә итүчеләрне җыю. Мәсих белән бергә идарә итәргә сайланган тугры кешеләр җирдәге тормышларын тәмамлагач күктә яшәр өчен терелтеләчәк (Маттай 24:31; 1 Көринтлеләргә 15:50—53; 1 Тисалуникәлеләргә 4:15—17).

  • Армагеддон. Бу — «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш», ул шулай ук «Йәһвәнең көне» дип тә атала (Ачылыш 16:14, 16; Ишагыя 13:9; 2 Петер 3:12). Мәсих тарафыннан юк ителүгә хөкем ителгәннәр һәлак ителәчәк (Сафуния 1:18; 2 Тисалуникәлеләргә 1:6—10). Шул исәптән, Изге Язмаларда җиде башлы ерткыч — бөтен дөнья сәяси система юк ителәчәк (Ачылыш 19:19—21).

Бөек афәттән соң булачак вакыйгалар

  • Шайтан белән җеннәрне ябып кую. Бөек фәрештә Шайтан белән аның җеннәрен «упкынга» ыргытачак, ягъни үлем хәленә охшаш хәлдә калдырачак (Ачылыш 20:1—3). Шайтан упкында төрмәдә утыргандай булачак, ул берничек тә беркемгә дә тәэсир итә алмаячак (Ачылыш 20:7).

  • 1000 еллык идарә итү башланачак. Аллаһы Патшалыгы үзенең меңъеллык идарәсен башлаячак һәм бу кешелеккә мул фатихалар китерәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 20:4, 6). «Бихисап күп кеше» «бөек афәттә» исән калачак һәм 1000 еллык идарә итү вакытында яшәячәк (Ачылыш 7:9, 14; Зәбур 37:9—11).

^ 5 абз. Ачылыш китабында ялган дин Бөек Бабыл ягъни «бөек фахишә» итеп күрсәтелгән (Ачылыш 17:1, 5). Бөек Бабылны тар-мар итәчәк җете кызыл төстәге ерткыч — бөтен дөньядагы милләтләрне берләштереп аларның вәкиле булган оешма. Башта ул Милләтләр Лигасы ә соңыннан Берләшкән милләтләр оешмасы булган.