Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Аллаһы мине кичерерме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Әйе, кирәкле адымнар ясасагыз, Аллаһы сезне кичерәчәк. Изге Язмаларда Аллаһы «ярлыкаучы» һәм «ихластан кичерә» дип әйтелә (Никами 9:17; Зәбур 85:5; Ишагыя 55:7). Ул безне тулысынча кичерә. Гөнаһларыбыз юып төшерелә, ягъни юк ителә (Рәсүлләр 3:19). Шулай ук Аллаһы мәңгегә кичерә. Ул болай ди: «Аларның... гөнаһларын инде исемә төшермәм» (Ирмия 31:34). Аллаһы кешенең гөнаһын кичергән икән, ул бу гөнаһ өчен аны бүтән гаепләми һәм кат-кат җәза бирми.

Әмма Аллаһы көчсез я хисләргә бирелүчән булганлыгы аркасында кичерә дип әйтеп булмый. Ул беркайчан да үз нормаларын үзгәртми. Шул сәбәпле ул кайбер гөнаһларны кичерми (Йошуа 24:19, 20).

Аллаһының кичерүен алыр өчен адымнар

  1. Шуны таныгыз: гөнаһ кылып, сез Аллаһы нормаларын бозгансыз. Кылган эшегез, бәлки, башкаларга авырту китергәндер. Ләкин иң башта сез Аллаһыны рәнҗеткәнегезне танырга тиешсез (Зәбур 50:3, 6; Рәсүлләр 24:16).

  2. Аллаһыга догада гөнаһларыгызны сөйләгез (Зәбур 31:5; 1 Яхъя 1:9).

  3. Гөнаһыгыз өчен үкенегез. «Аллаһы хуп күргән боегу... тәүбәгә китерә», ягъни йөрәктә үзгәрешләр ясый (2 Көринтлеләргә 7:10). Шулай ук гөнаһка китергән адымнар ясаганыгызга да үкенегез (Маттай 5:27, 28).

  4. Начар юлны калдырыгыз — «Аллаһыга таба борылыгыз» (Рәсүлләр 3:19). Шулай эшләп, сез шундый ук дөрес булмаган эшне кабатлап эшләмәячәксез һәм фикер йөртү белән эш итү рәвешегезне үзгәртә алырсыз (Эфеслеләргә 4:23, 24).

  5. Хатагызны төзәтегез һәм үзегез китергән зыянны юк итәргә тырышыгыз (Маттай 5:23, 24; 2 Көринтлеләргә 7:11). Кылган эшләрегез аркасында газап күргән кешеләрдән гафу үтенегез һәм мөмкин булганча хәлне яхшыртырга тырышыгыз (Лүк 19:7—10).

  6. Гайсәнең йолымы нигезендә Аллаһыдан кичерү сорагыз (Эфеслеләргә 1:7). Догагызга җавап алыр өчен, сез үзегезгә каршы гөнаһ кылган кешеләрне кичерергә тиеш (Маттай 6:14, 15).

  7. Гөнаһыгыз җитди булса, сезгә кирәкле рухи ярдәм күрсәтә алган һәм сезнең өчен дога кыла алган кардәшкә мөрәҗәгать итегез (Ягъкуб 5:14—16).

Аллаһының кичерүе турындагы ялгыш карашлар

«Мин бик күп гөнаһ кылдым, Аллаһы мине кичермәс».

Аллаһы Давытны зина кылганы өчен һәм кеше үтергәне өчен кичергән

Аллаһы эшләргә кушкан адымнарны ясасак, ул безне кичерер, чөнки аның кичерү сәләте безнең гөнаһларыбызга караганда бөегрәк. Ул җитди гөнаһларны, шул исәптән күп тапкыр кылган гөнаһларыбызны кичерә ала (Гыйбрәтле сүзләр 24:16; Ишагыя 1:18).

Мәсәлән, Аллаһы Исраил патшасы Давытны зина кылганы өчен һәм кеше үтергәне өчен кичергән (2 Ишмуил 12:7—13). Дөньяда үзен иң гөнаһлы кеше итеп санаган рәсүл Паул да кичерелгән булган (1 Тимутигә 1:15, 16). Хәтта беренче гасырда яшәгән яһүдләр дә, Мәсих Гайсәне үтергәннәренә карамастан, үзгәрешләр ясаган булсалар, кичерелгән булыр иделәр (Рәсүлләр 3:15, 19).

«Берәр руханига я дини хезмәтчегә гөнаһларымны сөйләсәм, Аллаһы мине кичерер».

Бүген Аллаһыга каршы кылган гөнаһларны бер кеше дә кичерә алмый. Башка кешегә гөнаһларны сөйләү гөнаһ кылучыга «савыгырга» булыша алса да, Аллаһы гына гөнаһларны кичерә ала (Эфеслеләргә 4:32; 1 Яхъя 1:7, 9).

Алайса, Гайсә: «Кемнең гөнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс»,— дип әйтеп, нәрсәне күздә тоткан? (Яхъя 20:23) Гайсә моның турында әйткән булган: рәсүлләр изге рух алганнан соң, аларның ул үзе бирәчәк махсус вәкаләте булачак (Яхъя 20:22).

Вәгъдә ителгәнчә, рәсүлләр бу бүләкне б. э. 33 елында изге рух иңгәндә алган (Рәсүлләр 2:1—4). Рәсүл Петер бу вәкаләтне Һанани белән Сафираны хөкем иткәндә кулланган. Петер могҗизалы рәвештә аларның корган планнарын белеп алган, һәм аның хөкем итүеннән бу шәкертләрнең гөнаһлары кичерелмәячәк икәне күренгән (Рәсүлләр 5:1—11).

Савыктыру һәм төрле телләрдә сөйләшү бүләкләре кебек, гөнаһларны кичерү бүләге рәсүлләрнең үлеменнән соң бүтән бирелми башлаган (1 Көринтлеләргә 13:8—10). Шулай итеп, бүген бер кеше дә башка кешеләрнең гөнаһларын кичерә алмый.