РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП

Аллаһының яшәү урыны кайда?

татар
Аллаһының яшәү урыны кайда?
https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/502012488/univ/art/502012488_univ_sqr_xl.jpg
ijwbq 8 мәкалә

Аллаһының яшәү урыны кайда?

Аллаһының яшәү урыны кайда?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Аллаһы махсус урында — күкләрдә яши. Изге Язмаларның мондый өзекләренә игътибар итегез:

 Дога кылганда Сөләйман пәйгамбәр болай дигән: «Күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет» (1 Патшалар 8:43).

 Гайсә Мәсих үз шәкертләрен «Күкләрдәге Атабыз» диеп дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9).

 Гайсә терелтелгәч «Аллаһы алдына барып басар өчен, күккә» киткән (Еврейләргә 9:24).

 Бу өзекләр Йәһвә Аллаһы чыннан да бар һәм ул бар җирдә түгел, ә күкләрдә яши икәнен күрсәтә.