Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Фикер-карашларыгыз төрле булганда

Фикер-карашларыгыз төрле булганда

Ирле-хатынлыларның теләкләре, гадәтләре һәм шәхесләре бик аерылып торсалар да, аларга төрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Кайберләре хәтта четерекле була ала:

  • Туганнар белән никадәр еш күрешергә?

  • Акчаны ничек тотарга?

  • Балалар табаргамы?

Тормыш иптәшегез белән бер фикергә килә алмасагыз, нишләргә?

 Нәрсә белергә кирәк?

Пар булырлык тиң булырлык түгел әле. Бер-берсенә туры килгән ир белән хатын да кайбер нәрсәләргә, аеруча җитди мәсьәләләргә төрлечә карый.

«Мин җылы гаиләдә үстем. Ял көннәрен без әби-бабай, абый-апа һәм икетуганнар белән бергә үткәрә идек. Иремнең туганнары сирәк бергә җыела иде. Шуңа күрә туганнар белән — якын яшиләрме, еракмы — никадәр еш күрешергә дигән сорауга килгәндә, без төрлечә уйлыйбыз» (Тамара).

«Тәрбиябез төрле булганга, без акча мәсьәләсенә төрлечә карыйбыз. Өйләнешкәннән соң бер-ике ай безнең моның аркада авырлыклар туды. Әмма бер-ике тапкыр сөйләшкәннән соң мәсьәлә чишелде» (Тайлер).

Бер үк якка караучы ике кеше төрле нәрсәләргә игътибар итәргә мөмкин. Ир белән хатын да бер үк мәсьәләгә төрлечә карарга мөмкин

Кайбер мәсьәләләрне компромисс юл белән дә хәл итеп булмый. Әйтик, авырып киткән каенана (каената) ярдәмгә мохтаҗ булса? Я берсе балалар теләсә, ә икенчесе теләмәсә? *

«Без хатыным белән балалар турында кат-кат сөйләштек, сөйләшүләребез озакка сузыла. Ул кыстый да кыстый, бер фикергә килә алмабыздыр. Минемчә, компромисска бару булышмас» (Алекс).

Бер фикергә килә алмаганлыктан никахыгыз таркалмасын. Кайбер белемле кешеләр фикеренчә, сүз берәр җитди мәсьәлә турында барганда тормыш иптәшең белән бер фикергә килә алмасаң, үз дигәнеңдә тор, никахың таркалса да синеңчә булсын. Ләкин алай эшләсәгез, игътибар үзәгенә Аллаһыга каршында биргән антыгызны түгел, ә үз хисләрегезне куярсыз. Сез бит Аңа тормыш иптәшегез белән һәрвакыт булырга вәгъдә иттегез.

 Нәрсә эшләп була?

Никах антыгызны югары бәяләгез. Шундый караш сакласагыз, сез тормыш иптәшегез яклы булырсыз.

Изге Язмалардагы принцип: «Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6).

Күпмегә төшәсен хисаплап чыгыгыз. Әйтик, ир (я хатын) бала тели, ә тормыш иптәше теләми, ди. Нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

  • Сезнең мөнәсәбәтләрегез тыгызмы?

    Бала тәрбияләү гаиләгездә авырлыклар тудырмасмы?

  • Ата-ана булу җаваплылык өсти.

    Баланы ризык, кием һәм яшәү урыны белән тәэмин итәргә кирәк.

  • Акча мәсьәләсе.

    Эштәге, гаиләдәге һәм башка вазифаларны бер үк вакытта ничек башкарырга?

Изге Язмалардагы принцип: «Әйтик, берегез манара төзергә тели, ди. ...Әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28)

Мәсьәләнең бар якларын исәпкә алыгыз. Сез каршылыкларны җайга сала аласыз. Әйтик, балалар турында сүз барса, каршы килгән тормыш иптәше үз-үзенә мондый сораулар бирсен:

  • «Бала теләмим дигәндә, мин чыннан да бала теләмимме я хәзер генә теләмимиме?»

  • «Мин яхшы ата (ана) булмам дип куркмыйммы?»

  • «Тормыш иптәшемнең яратуы сүнмәсә иде дип борчылмыймы?»

Бала теләүче тормыш иптәше үз чиратында үз-үзенә мондый сораулар бирсен:

  • «Без ата-ана булу җаваплылыгын үз җилкәләребезгә алырга әзерме?»

  • «Баланы үстерерлек акчабыз бармы?»

Изге Язмалардагы принцип: «Югарыдан килүче зирәклек... юл бирүчән» (Ягъкуб 3:17).

Тормыш иптәшегезнең фикер-карашында уңай якларны күрә белегез. Бер үк якка караучы ике кеше төрле нәрсәләргә игътибар итәргә мөмкин. Ир белән хатын да бер үк мәсьәләгә, мәсәлән, акча мәсьәләсенә төрлечә карарга мөмкин. Бер фикергә килә алмаганлыктан каршылыклар туса, игътибарыгызны икегез дә якын күргән нәрсәгә туплагыз.

  • Нинди максатлар икегезгә дә ошый?

  • Ирегезнең фикере турында әйткәндә, уңай яклары нинди? Хатыныгызның фикере турында ни әйтеп була?

  • Никахны саклар өчен, берегез (я хәтта икегез) үз фикерен үзгәртә алмыймы?

Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24).

^ 14 абз. Җитди мәсьәләләрне никахлашканчы хәл итәргә кирәк. Шулай да көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, тормыш иптәшенең фикере дә вакыт узу белән үзгәрүе бар (Вәгазьче 9:11).