БАШКАЧА КҮРСӘТЕРГӘ
Текст
Рәсем

(Маттай 10:28)

  1. 1. Бар алга, халкым! Курыкма!

    Һич бирешмә дошманга.

    Вәгазьлә бөтен җирдә,

    Кыюлык белән сөйлә:

    Шайтанга күктә урын юк —

    Угылым аны җиңде.

    Чылбырлап бәйләп куяр ул

    Җеннәрне һәм Иблисне.

    КУШЫМТА:

    Күп дошман янап торса да,

    Алардан курыкмагыз.

    Мин сезне яклап торырмын —

    Һичкайчан шикләнмәгез.

  2. 2. Дошманнар каршы чыгалар:

    Тырыша куркытырга,

    Хак юлдан тайпылдыра,

    Мәкерле хәйлә кора.

    Залимнәр һөҗүм итсәләр,

    Ташланса арысландай,

    Булышырмын һәм саклармын

    Күземнең карасыдай.

    КУШЫМТА:

    Күп дошман янап торса да,

    Алардан курыкмагыз.

    Мин сезне яклап торырмын —

    Һичкайчан шикләнмәгез.

  3.  3. Сез тугры булып үлсәгез,

    Бу чыкмас хәтеремнән,

    Кайтарырмын Кабердән.

    Көчлерәк мин үлемнән.

    Ахыргача нык калсагыз,

    Өзелмәс өметегез.

    Кыюлык саклап яшәгез,

    Мин — сезнең калканыгыз.

    КУШЫМТА:

    Күп дошман янап торса да,

    Алардан курыкмагыз.

    Мин сезне яклап торырмын —

    Һичкайчан шикләнмәгез.