БАШКАЧА КҮРСӘТЕРГӘ
Текст
Рәсем

(Микай 6:8)

  1. 1. Йәһвә белән тыйнак йөреп,

    Тугры, гадел бул һәрчак.

    Аңа таянып, рухын үтенеп,

    Аңа дус булачаксың.

    Йәһвә Сүзен кулланып яшә,

    Юлдан язмас өчен.

    Кулдан тотып йөртер Йәһвә,

    Ул бирер сиңа көчен.

  2. 2. Изге Алла белән йөреп,

    Изге тормыш алып бар.

    Сынау булганда, тугры калырга

    Сиңа ярдәм итәр ул.

    Тәкъва, җитди һәм яхшы уйлар

    Булсын күңелеңдә.

    Шунда Алла сине яклар

    Һәм йөртер изгелектә.

  3. 3. Дустың Йәһвә белән йөрү

    Сиңа шатлык китерер.

    Бик күп фатиха бирер ул сиңа —

    Үзең моны күрерсең.

    Рәхмәт әйтеп, канәгать булып,

    Шатлык белән җырла.

    Йәһвә сиңа юлдаш булса,

    Бәхетең чиксез була.