БАШКАЧА КҮРСӘТЕРГӘ
Текст
Рәсем

(Зәбур 127:3—5)

  1. 1. Балалар — кыйммәт бүләк ул.

    Аларны тәрбияләү — зур шатлык.

    Әти-әни яхшы беләләр:

    Бу бик җитди җаваплылык.

    Без Йәһвәдән тормыш алабыз,

    Һәм, чынында, нәкъ ул — безнең Ата.

    Киңәшенә колак салсагыз,

    Тәрбиягез китерер файда.

    КУШЫМТА:

    Аллаһыдан мирас алдыгыз.

    Сезнең бала — газиз бүләк.

    Аны назлап тәрбияләгез,

    Йәһвә кушканча үгетләп.

  2. 2. Йәһвәнең бар сүзләре дә

    Булырга тиеш сезнең йөрәктә.

    Ул сүзләрне кат-кат сөйләгез

    Улыгызга, кызыгызга.

    Иртән торып, сез өйрәтсәгез,

    Юлда барып, бергә ял иткәндә,

    Онытмаслар, еллар узгач та,

    Һәм рәхмәтле булырлар сезгә.

    КУШЫМТА:

    Аллаһыдан мирас алдыгыз.

    Сезнең бала — газиз бүләк.

    Аны назлап тәрбияләгез,

    Йәһвә кушканча үгетләп.