БАШКАЧА КҮРСӘТЕРГӘ
Текст
Рәсем

(1 Яхъя 4:7, 8)

  1. 1. Йәһвәдән без өйрәнәбез.

    Аллаһы ул — мәхәббәт.

    Чакыру без ишетәбез:

    «Эчкерсез, назлы ярат».

    Туганнарча яратабыз —

    Без чыннан да кардәшләр.

    Мәсихтән үрнәк алабыз —

    Күрми калмый кешеләр.

  2. 2. Мәхәббәт түзә, ярсымый,

    Яхшыга өметләнә,

    Тәкъвасызлыкка сөенми,

    Бик сабыр һәм нык кала.

    Һәр эштә дә тырышабыз

    Ярату күрсәтергә.

    Гел утын өстәп торабыз

    Мәхәббәт учагына.

  3. 3. Йөрәктә үпкә саклама,

    Ул агу кебек була.

    Бертуктамый догалар кыл:

    «Сабырлык бир, и Алла».

    Йәһвәнең Сүзе кушканча,

    Мәрхәмәт, шәфкать күрсәт.

    Ярату — күркәм сыйфат ул.

    Иң яхшы юл — мәхәббәт.