МАХСУС ОЧРАШУ

ПАТШАЛЫК ВӘГАЗЬЧЕЛӘРЕ МӘКТӘБЕ. Хезмәтләрен киңәйтергә теләгән 23—65 яшьлек пионерлар Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга теләүчеләр өчен оештырылган очрашуга чакырыла. Очрашу якшәмбе көнне тәнәфес вакытында үтәчәк. Үткәреләчәк урынын һәм вакытын белдерүләрдән белеп булыр.

 ДЕЛЕГАТЛАР ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ. Истә тотыгыз: бу бүлектә АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ГЕНӘ күрсәтелә.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР. Конгресста җитәрлек урыннар, аудио- һәм видеоаппаратура бар. Монда шулай ук төрле ярдәм күрсәтелә. Моның барысы шактый күп чыгымнар таләп итсә дә, моның ярдәмендә конгресс шатлыклы үтә һәм нәтиҗәдә без Йәһвәгә тагын да якынрак булып китәбез. Ирекле иганәләрегез шул чыгымнарны капларга булыша һәм бөтендөнья эшенә зур ярдәм булып тора. Иганә тартмалары җайлы урыннарда тора. Һәркайсы иганә югары бәяләнә, һәм Җитәкче совет сезгә Патшалык эшләренә юмартлык күрсәтеп ярдәм иткәнегез өчен үз рәхмәтен белдерә.

ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР. Конгресс белән бәйле эшләрдә катнашасыгыз килсә, Мәгълүмат һәм ирекле хезмәтчеләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУ. Суга чумдырылачак кардәшләр өчен алгы рәтләрдә махсус урыннар бүлеп куелачак. Шимбә иртән, суга чумдырылучылар өчен нотык башланганчы, алар бу урыннарга утырырга тиеш. Алар үзләре белән сөлге һәм тыйнак коену костюмы алып килергә тиеш.

ТАБЫЛГАН ӘЙБЕРЛӘР БҮЛЕГЕ. Берәрсенең югалган әйберен тапсагыз яки үзегез берәр нәрсә югалтсагыз, шушы бүлеккә мөрәҗәгать итегез. Югалган балаларны да монда алып килергә кирәк. Әмма, башкаларга мәшәкать тудырмас өчен, балаларыгызны карагыз, алар сезнең яныгызда булсын.

УРНАШТЫРУЧЫЛАР. Урнаштыручылар сезгә булышыр өчен билгеләнгән. Алар сезгә, мәсәлән, машина кую урынын, шулай ук утыру, чыгу, керү урыннарын күрсәткәндә һәм башка киңәшләр биргәндә, аларны тыңлагызчы.

УРЫННАР. Башкаларга игътибарлы булыгыз. Урыннарны сезнең белән бергә машинада килгән, сезнең белән бер бүлмәдә яшәгән кешеләр яки өйрәнүчеләрегез өчен генә алыгыз. Үзегез алмаган урыннарга бернәрсә дә куймагыз. Шул чакта башкалар бу урыннар буш икәнен күрер.

Программаны Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әзерләде