ҖИРЛЕ һәм чит илдәге ирекле хезмәтчеләр Кыргызстан башкаласында — Бишкекта урнашкан филиал биналарын киңәйтү эшендә армый-талмый ел ярым катнашкан. Биналар 2015 елның 24 октябрендә, төзелеш тәмамланганнан соң бер ай үткәч багышланган булган. 3 000 нән артык кеше программаны 18 Патшалык Залында һәм башка биналарда зур теләк белән тыңлап утырган. Җитәкче советның әгъзасы Стивен Летт «Йәһвәгә бөтен йөрәк белән хезмәт ит» дип аталган дәртләндергеч нотык сөйләгән. Киләсе көнне иманны ныгытучы программаны вәгазьчеләрнең күбесе тыңлый алган.

Кыргызстан филиалы

2016 елны, 14 май көнне 6 435 кеше Әрмәнстан филиалын багышлау программасын тыңлаган. Ул филиал  18 катлы бинаның алты этажында урнашкан. Анда шулай ук Конгресслар Залы һәм Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе багышланды. Программа вакытында яңгыраган нотыкларда Әрмәнстандагы беренче Йәһвә хезмәтчеләренең көннәре искә алынган. Аларның хезмәтләре XX гасыр башында башлана. Аны Кушма Штатларда яшәгән Әрмәнстан иммигрантлары башлаган һәм 1970 елларда Әрмәнстанга кадәр барып җиткән. Ул вакытта Әрмәнстан Советлар Союзының бер өлеше булган. Оешмабыз Әрмәнстанда күптән түгел генә рәсми рәвештә теркәлде һәм филиал барлыкка килде. Вәгазь эшенә башлангыч биргән кардәшләр андый теократик вакыйгаларны күрә алачак дип уйламагандыр да. Матур биналарны Йәһвәгә багышларга дип Җитәкче совет әгъзасы Дэйвид Сплейн килгән булган. Бар тыңлаучылар аның белән бер тавыштан шул биналарны Йәһвәгә багышларга ризалашкан.

Әрмәнстан

Өстә: Әрмәнстан филиалы багышлау программасы

Уртада: ял көннәрне яңгыраган махсус әзерләнгән программаны утырып тыңлаучы кардәшләр

Аста: кич белән әрмән биюе