ШАЙТАННЫҢ дөньясын афәт артыннан афәт тетрәтсә, Йәһвәнең хезмәтчеләре «Раббыга... хезмәт итүләрен» дәвам итә (1 Көр. 15:58). Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре «Йәһвәгә таянырга һәм яхшылык кылырга... һәм тугрылык белән эш итәргә» тырыша (Зәб. 37:3). Кайбер хәбәрләргә игътибар итик.

Төп идарәнең һәм филиалның күченүе

Уолкиллдагы (Нью-Йорк штаты) филиал биналарын киңәю эше 2016 елның 1 февралендә тәмамланды. Анда Кушма Штатларның филиал комитеты, хезмәт бүлеге һәм башка бүлекләр күчте. Уорвикта төп идарәнең яңа урыны төзелеп беткәндә, Бәйтел гаиләсе бик зур эшкә тотынды: Бруклиннан — Нью-Йорк шәһәреннән авылга күченә башлый.

 2017 елны 3 апрель көнне Уорвиктагы төп идарә туристлар өчен ачыла, шунда барып экскурсоводсыз өч күргәзмәне һәм экскурсовод ярдәме белән филиалны карап була.

  1. «Изге Язмалар һәм Аллаһының исеме» дигән күргәзмәдә сирәк очрый торган Изге Язмалар китапларын күреп була һәм Аллаһы Тәгалә исеменең Изге Язмаларда сакланып килгәненә инанып була.

  2. «Йәһвә исеме хакына халык» дигән күргәзмәне карап, Йәһвә Шаһитләренең рухи мирасы һәм Йәһвәнең, нияте үтәлсен өчен, үз хезмәтчеләрен тора-бара җитәкләп, өйрәтеп торганы һәм бер халыкка туплаганы турында күбрәк белеп була.

  3. «Бөтендөнья төп идарә: иман эш итә» дигән интерактив күргәзмәдән мондый сорауларга җавап табып була: Җитәкче советның комитетлары Йәһвә Шаһитләренә Изге Язмалардагы әмерләрне үтәргә, мәсәлән, бергә җыелырга, шәкертләр булдырырга, рухи яктан тукланырга һәм бер-берсен яратырга ничек булыша?

Экскурсоводсыз карап булган күргәзмәләр эш көннәрендә сигездән дүрткә кадәр ачык булачак. Кунаклар өчен шулай ук 20 минутлык экскурсия үткәреләчәк һәм шул вакыт эчендә административ һәм хуҗалык биналары һәм Уорвик территориясе күрсәтеләчәк. Экскурсияләр эш көннәрендә сигездән унбергә кадәр һәм бердән дүрткә хәтле үткәреләчәк.

Килергә җыеныр алдыннан, рәсми сайтыбызга кереп онлайн-заявканы тутырып җибәрегез.