• ТУУ ЕЛЫ: 1957

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1990

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: Марина һәм аның ире Бадри, ике угыл үстерсәләр дә, ашкынучан вәгазьчеләр булган. Бадри ил комитетында хезмәт иткән һәм 2010 елдагы үлеменә кадәр тугры булып калган.

1989 елда без ирем белән күршеләргә кергәч Йәһвә Шаһитләре белән таныштык. Күршебез белән Изге Язмаларны өйрәнгән Гиви Барнадзе кардәшнең үз Изге Язмалары юк иде, чөнки ул вакытта Грузиядә аны табу авыр иде.

Ишеткәннәребез безгә бик ошады, һәм без Изге Язмаларны табарга булдык. Ирем, үзенең туган абыйсын очраткач, аңа Изге Язмаларны эзләве турында әйтте. Ни гаҗәп, абыйсы аңа, күптән түгел генә грузин телендәге Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсен сатып алганы һәм аңа бүләк итәсе килгәне турында әйтте.

Өйгә кайткач, Бадри өстәл янына утырды да Изге Язмаларны укый башлады, төнгә кадәр укыды. Киләсе көнне, иртән торып, ул аны укуын дәвам итте. Эштән кайткач,  ни күрим: ирем әле дә Изге Язмаларны укып утыра. Ул аны йотлыгып укый иде! Мин аңа, укып бетерер өчен, берничә көн отпуск алырга тәкъдим иттем. Тиздән ул Изге Язмаларны тулысынча укып чыкты.

Барнадзе кардәш белән «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» китабын өйрәнә башлагач, Изге Язмалар китабының булуына бик шатландык, чөнки бездә — Изге Язмалар китабы, ә Барнадзе кардәштә «Хакыйкать» китабы бар иде. Бер ел үткәч, без Бадри белән суга чумдырылу үттек.