• ИЛЛӘР ҺӘМ ТЕРРИТОРИЯЛӘР 58

  • ХАЛЫК САНЫ 1 109 511 431

  • ВӘГАЗЬЧЕЛӘР 1 538 897

  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕ 4 089 110

Ул саңгырауларны табу турында дога кылган

Сьерра-Леонеда ишарәләр телендә вәгазьләүче миссионер Кристал үзенең көнен саңгырау кешеләрне табу турында дога белән башлаган. Иртән ул кабат килүгә гадәттә йөрми торган юлыннан киткән. Юлда очраткан кешеләрдән якын тирәдә саңгыраулар кайда яши дип сорашып барган. Күршеләре аңа ягымлы бер хатын-кызга күрсәткән.  Тегесе хәбәрне тыңлаган һәм ишарәләр телендәге җыелышка килергә теләгән. Шунда авыл кешеләре Кристалдан ул тагын бер саңгырау кеше белән сөйләшергә теләмиме дип сораганнар. Шулай итеп ул хакыйкатьне эзләгән тагын бер басынкы кешене тапкан. Гәрчә ул бу урамда берничә тапкыр вәгазьләсә дә, элек бу кешеләрне беркайчан да очратмаган. Ул аларны Йәһвә ярдәме белән генә таба алган дип ышана.

«Бу нотык нәкъ минем өчен булды!»

Либериядә яшәүче Эмманьюэл ял көнне машинада җыелыш очрашуына барган. Ул юл кырыенда төшенке кыяфәтле пөхтә итеп киенгән яшь кешегә игътибар иткән. Эмманьюэл туктап, ярдәм кирәкмиме дип сорарга булган. Мозес исемле бу кешенең үткән кичне бар акчаларын урлаганнар һәм ул хәзер үз-үзенә кул салырга җыенган булган. Эмманьюэл Мозесны кызганып тыңлаган һәм: «Әйдә минем белән Патшалык Залына барабыз»,— дип тәкъдим иткән. Алар очрашуга киткәннәр һәм Мозесның анда ишеткәннәре аңа күз яшьләре чыгарлык итеп тәэсир иткән. Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкны тыңлаганнан соң ул: «Бу нотык нәкъ минем өчен булды! Йәһвә Шаһитләре — үзенчәлекле кешеләр!» — дип сокланып әйткән. Очрашудан соң Мозес Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм хәзер даими рәвештә Патшалык Залына килә.

 «Мин мәҗүси түгел»

Амината Гвинея-Бисаудан. Ул 15 яшьлек укучы. Аңа 13 яшь булганда укытучы класска карнавал маскалары һәм башка атрибутлар ясарга йөкләмә биргән. Моның урынына Амината үсемлекләр һәм хайваннар рәсеме ясап, рәсем астына «Оҗмах» дип язып куйган. Йөкләмәләрне тикшергәннән соң укытучы, аның рәсеме темага туры килми дип әйтеп, аңа «ноль» билгесе куйган. Дәрестән соң Амината аның янына килеп: «Карнавалга кемнәр йөри?» — дип сораган. «Мәҗүсиләр»,— дип җавап биргән укытучы.

Гвинея-Бисау. Амината оҗмах рәсеме ясый

Моңа Амината: «Мин мәҗүси түгел. Шуңа күрә андый бәйрәмнәрдә катнашмыйм. Тиздән Аллаһы җирне оҗмахка әйләндерәчәк икәненә мин ышанам; нәкъ шуны ясадым да»,— дигән. Укытучы башка төрле тест үткәрергә вәгъдә биргән. Амината моны ничек башкарып чыккан? Ул 20 баллдан 18 балл җыйган.

Шулкадәр күп кеше килгән!

Малавидагы бер аерым төркемдә 7 генә вәгазьче бар. Үз авылларында җыелыш очрашуларын алар колгалар, печән һәм камышлар белән капланган түбә астында үткәрәләр. Район күзәтчесе кардәшләрне Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә кешеләрне актив рәвештә чакырырга дәртләндергән. Кардәшләр эшкә тырышып тотынганнар. Нәтиҗәдә, докладчы керосин лампалары яктысында Кичә нотыгын сөйләгәндә түбә астына җыелган кешеләрдән алма төшәрлек тә  урын калмаган. Кичәгә 120 кеше килгәнен ишеткәч бу җиде вәгазьченең ничек шатланганын күз алдына китерегез!

Малави. 120 кеше Кичәгә килгән

Бу басма гаиләгә ярдәм иткән

Зур шәһәрләрдәге иҗтимагый урыннардагы вәгазьнең нәтиҗәләре күп очракта шунда ук сизелми. Тогоның башкаласы Ломда бер хатын-кыз кыюсыз гына әдәбият куелган стенд янына килгән һәм «Гаиләгез бәхетле була ала» дигән басманы алган. Эфеслеләргә 5:3 тәге сүзләр буенча кыска гына фикерләшеп алганнан соң, Шаһитләр аның телефон номерын алганнар. Ике атнадан соң хатын-кыз шалтыраткан һәм: «Дөресен генә әйткәндә, ЙәҺвә Шаһитләре миңа беркайчан да ошамый иде. Ләкин мин бу басманы укып чыктым һәм моңа һич үкенмим. Аның ярдәмендә мин үз никахымдагы кайбер авырлыкларны чишә алдым. Ә тагын андагы киңәшләр ике гаилә парына ярдәм итте. Мин Йәһвә Шаһитләре турында дөрес фикер йөртмәгәнмен. Зинһар өчен, килегез һәм минем белән Изге Язмаларны өйрәнегезче»,— дип әйткән. Шулай итеп, өч кеше Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Бу хатын-кыз һәм аның ярдәмен кабул иткән ирле-хатынлы бер пар.

Ул басманы тәрҗемә иткән

Анкасия — Ганадагы кечкенә бер шәһәр. Төп урамда берничә сәүдәгәр үз товарларын сата. Дүшәмбе көнне Шаһитләр монда әдәбият белән стендларын куйган. Самьюэл исемле кардәш белән сөйләшеп, Инек исемле ир-ат стендтан «Аллаһыны тыңла» дигән басманы алган һәм кусал телендә нинди дә булса басма юкмы дип сораган.

Гана. Инек басманы кусал теленә тәрҗемә иткән

 Самьюэл: «Кызганычка каршы, юк. Ләкин фрафра телендә басма бар»,— дигән. (Фрафра һәм кусал — тугандаш телләр.) Соңрак Инек үзенең туганнары өчен дә әдәбият сораган. Алар илнең төньягында яши.

Анкасиягә әйләнеп кайткач, Инек Самьюэлга кулъязма тапшырган. Ул «Аллаһыны тыңла» дигән басманы кусал теленә үзе тәрҗемә иткән булган! Хәзер Инек регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнә һәм очрашуларга йөри.