НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Әти-әниең белән уртак тел таба алсаң, тормышың тыныч булачак.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Чәршәмбе. Кич. 17 яшьлек Джефф өйдәге эшләрен башкарган. Хәзер аның, ниһаять, ял итәргә мөмкинлеге туган! Ул телевизорны кабыза да яраткан креслосына җәелеп утыра.

Шунда бүлмәгә әтисе керә. Ачуы чыгып, ул болай ди:

— Джеффри! Ник син телевизор карап, тырай тибеп утырасың! Син бит энекәшеңә дәресләрен әзерләргә булышырга тиеш идең. Беркайчан да сүземне тыңламыйсың!

— Башланды,— дип мыгырдап куя Джефф.

— Нәрсә дидең? — дип сорый әтисе якынрак килеп.

— Бернәрсә дә,— дип җавап бирә Джефф, авыр сулап һәм күзләрен тәгәрәтеп.

Хәзер әтисе тагы да ярсуланып: «Минем белән шулай сөйләшәсе булма!» — дип әйтә.

Джефф урынында булсаң, син бу хәлне булдырмас өчен, нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Әти-әниең белән аралашу — машина йөртү сыман. Юлда берәр киртә очраса, бүтән юлны табып була.

 МИСАЛ ӨЧЕН:

«Миңа әтием белән аралашу авыр,— дип әйтә Лилия исемле кыз.— Кайчак мин аңа нәрсәдер сөйлим, сөйлим, ә ул миңа: „Ә? Син миңа нәрсәдер әйттеңме?“ — дип сорый».

ЛИЛИЯНЕҢ КИМ ДИГӘНДӘ ӨЧ ВАРИАНТЫ БАР:

  1. 1 Әтисенә кычкырырга.

    Лилия: «Син ник тыңламыйсың?! Бу бит бик мөһим!» — дип кычкыра.

  2. 2 Әтисе белән бүтән сөйләшмәскә.

    Лилия үз проблемасы турында әтисенә сөйләмәскә була.

  3. 3 Уңайлырак вакыт табып, сөйләшеп алырга.

    Лилия соңрак үз әтисе белән йөзгә-йөз сөйләшеп ала я проблемасын хат аша җиткерә.

Син Лилиягә бу вариантларның кайсысын тәкъдим итәр идең?

УЙЛАП КАРА: Лилиянең әтисе нәрсәдер аркасында борчылган һәм шуңа күрә кызының хисләре турында белми. Лилия 1 нче вариантны сайласа, әтисе аның ни өчен кычкырганын аңламас. Кычкырса да, әтисенең аны тыңларга теләге тумас. Өстәвенә, бу аңа карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү булмас иде (Эфеслеләргә 6:2). Әйе, бу вариант беркемгә дә файда китермәс.

Юлда очраган киртәләргә карамастан, чыгу юлын табып булган кебек, әти-әниең белән дә уртак тел табып була

2 нче вариант, җиңел кебек күренсә дә, яхшы вариант түгел. Ни өчен? Чөнки проблемасын хәл итәр өчен, аңа әтисе белән сөйләшеп алырга кирәк. Ә инде кызына ярдәм итәр өчен, әтисе аның тормышында ни булганын белергә тиеш. Дәшмәү яхшыга китерми.

3 нче вариант исә Лилиягә юлында очраткан киртәгә карамастан, яңа юл табарга булыша. Лилия сөйләшер өчен бүтән вакыт сайлый. Ә әтисенә хат язарга булса, ул үзен шунда ук яхшырак хис итәчәк.

Хат язу Лилиягә фикерләрен төгәл җиткерергә булышыр. Хатны укыгач, әтисе аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлар һәм аның хәленә керә белер. Шулай итеп, 3 нче вариант Лилиягә дә, әтисенә дә файда китерер. Йөзгә-йөз очрашып сөйләшсәң дә, хат язарга булсаң да, бу вариант Изге Язмалардагы «тынычлыкка... өлеш кертүче нәрсәләргә омтылыйк» дигән киңәш буенча эш итәргә булышыр (Римлыларга 14:19).

Лилиянең тагын нинди вариантлары бар?

Берәр вариантны аска язып куй. Аннан соң аның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген яз.

 СҮЗЛӘРЕҢНЕ УЙЛАП ӘЙТ

Истә тот: кайчак син әти-әниеңә бер нәрсәне әйтергә, ә алар башка нәрсәне ишетергә мөмкин.

МИСАЛ ӨЧЕН:

Әти-әниең синнән: «Ник боегып утырасың?» — дип сорый. «Минем моның турында сөйләшәсем килми»,— дисең син.

Әмма әти-әниең: «Мин сезгә ышанып бетмим. Мин бу хакта сезнең белән түгел, ә дусларым белән сөйләшәчәкмен»,— дип ишетә.

Әйтик, синең җитди проблемаң бар, ди. Әти-әниең сиңа ярдәм итмәкче була, әмма син: «Борчылмагыз. Мин моны үзем хәл итәрмен»,— дисең.

  • Әти-әниең нәрсә ишетер?

  • Ничек җавап бирү яхшырак булыр иде?