МАЙК, үз әтисенең үлемен исенә төшереп: «Миңа, хисләргә бирелмичә, ничек кенә булса да, үз-үземне кулда тотарга кирәк иде»,— ди. Ул үз кайгыңны күрсәтмәү — бу үз-үзеңне ирләрчә тоту дип санаган, әмма соңрак карашын үзгәрткән.

Шуңа күрә дустының бабасы үлгәч, ул үзен башкарак тоткан. «Ике ел элек мин аның җилкәсеннән тотып: „Я, ир кеше бул“,— дип әйтер идем, ә ул көннәрдә мин аның кулына кагылып: „Елыйсың килсә ела — җиңелрәк булып китәр. Кит дисәң, китәм. Кал дисәң, калам. Үз хисләреңне яшермә“,— дидем».

Мэри-Энн исемле хатын-кыз, ире үлгәч, үз кайгысын күрсәтмәскә тырышкан. «Мин бар кешеләр өчен үрнәк булырга тырыштым, шуңа күрә хисләремә бирелмәдем. Әмма барысына таяныч булырга тырышуым үземә генә зыян китерде. Үз хәлемне аңлагач мин үз-үземә: „Елыйсың килсә — ела. Көчле булып кыланма. Күңелеңдәгене бушат“,— дип әйттем».

Шулай итеп, Майк та, Мэри-Энн да: «Кайгыңны яшереп йөрмә!» — дигән киңәш бирәләр. Һәм алар хаклы. Ни өчен? Чөнки хисләргә бирелү эмоциональ яктан бушар өчен кирәк. Хисләреңне яшермә, ул чакта сиңа җиңелрәк булачак. Аларны яшермичә, барысын аңлап эш итсәң, син үз хисләреңә инде үзең хуҗа булырсың.

Әлбәттә, һәркем үзенчә кайгыра. Якын кеше кинәт үлеп киткәнме яки озак авырудан соңмы? Бу да кешегә тәэсир итә. Әмма шунсы һичшиксез: үз хисләреңне яшереп тотсаң, бу синең физик һәм эмоциональ сәламәтлегеңә зыян китерер. Үз күңелеңне бушату күбрәк файда китерер. Моны ничек эшләргә? Изге Язмаларда кайбер файдалы киңәшләр бар.

Күңелеңне бушат

Сөйләшүдән соң күңелдә җиңелрәк булып китә. Борынгы заманда Әюб пәйгамбәр үз ун баласын югалткач һәм башка авырлыклар килгәч: «Җаным тормыштан бизде. Үзем турында кайгымны бушатачакмын. Җаным әрнегәндә сөйләячәкмен!» — дигән (Әюб 1:2, 18, 19; 10:1). Әюб кайгысына түзә алмаган, аңа  кайгысын «бушатып» сөйләргә кирәк булган. Инглиз драматургы Шекспир да «Макбет» әсәрендә: «Авырту үзен ыңгырашуларда белдерсен: сүзсез кайгы безнең йөрәкне телгәли»,— дигән.

Димәк, үз хисләреңне, теләктәшлек белдереп сине сабырлык белән тыңлаучы дустыңа сөйләп бирсәң, күңелеңдә бераз җиңелрәк булып китәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Үз кичерешләреңне һәм хисләреңне сөйләп биргәндә, аларны аңларга һәм җиңәргә җиңелрәк. Ә сине тыңлаучы үзе дә югалту кичереп, кайгыдан кире аруланып киткән булса, сиңа аның кайбер файдалы киңәшләре булышыр. Бер хатын, баласы үлеп вакыт узганнан соң, шундый ук кайгы кичерүче башка бер хатын белән сөйләшкән, һәм тегесе ни өчен бу файдалы булганын болай аңлата: «Син кичергән кайгыны кичереп исән-сау калган һәм тормышын җайга салган кеше мисалы миңа бик нык ярдәм итте».

Үз хисләреңне кәгазьгә язу кайгыны җиңәргә ярдәм итә икәнен Изге Язмаларның мисалларыннан күреп була

Ә син үз хисләрең турында сөйләү уңайсыз дип санасаң, ул чакта нәрсә эшләргә? Давыт, Йонафан белән Шаул үлгәннән соң, барлык кайгысын белдереп, тирән кичерешләр белән тулы көенечле җыр язган, һәм бу җыр Аллаһы Сүзенә кертелгән булган (2 Патшалык 1:17—27; 2 Елъязма 35:25). Бүген дә кайбер кешеләргә үз хисләрен кәгазьгә язып чагылдыру җиңелрәк. Бер тол хатын үзен борчыган бар нәрсәләрне язып барган, ә аннары, берничә көн узгач, үз язганнарын яңадан укып чыккан. Аның сүзләре буенча, бу аңа бик нык ярдәм иткән.

Хисләреңне сөйләп яки кәгазьгә язып белдерү хәлеңне җиңеләйтер. Бу шулай ук кайбер аңлашылмаган якларны ачыкларга булыша. Баласы үлгән бер ана болай дип сөйли: «Безгә ирем белән билгеле булганча, кайбер ир белән хатыннар, балалары үлгәннән соң, аерылышалар, ә безнең бергә каласы килә иде. Шуңа күрә, бер-беребезне ачулана башласак яисә бер-беребездән гаеп эзли башласак, шунда ук утырып сөйләшә идек. Без бер-беребезгә якынрак булып киттек дип саныйм». Шулай итеп, үз хисләрегезне уртаклашып, сез икегез дә бер үк хәлдә һәм һәрберегез аны үзенчә кичерә икәнен аңларсыз.

Күз яшьләре дә күңелдәге авырлыкны җиңеләйтергә булыша. Сөләйман пәйгамбәр «елау вакыты бар» дип язган (Вәгазьче 3:1, 4). Һәм әлбәттә, без яраткан кеше үлгән вакыт — нәкъ шундый вакыт. Күз яшьләре — бу сәламәтләнү юлының аерылгысыз бер өлеше.

Бер хатын-кыз үз иптәше турында һәм ул аңа әнисенең үлемен кичерергә ничек ярдәм иткәне турында болай дип сөйли: «Минем иптәш кызым һәрвакыт минем белән булды. Ул минем белән бергә елады. Сөйләште.  Һәм мин аңа үз хисләремне сөйләп бирдем, ә бу шулкадәр мөһим иде. Мин күз яшьләремнән оялмадым». (Римлыларга 12:15 не кара.) Сиңа да үз күз яшьләреңнән ояласы юк. Без инде белгәнебезчә, Изге Язмаларда кешеләр арасында оялмыйча елаган Аллаһыга иман иткән кешеләрнең, шул исәптән Гайсә пәйгамбәрнең мисаллары турында язылган (Яратылыш 50:3; 2 Патшалык 1:11, 12; Яхъя 11:33, 35).

Юатуны һәр кеше, нинди генә илдә яшәмәсен, кадерли

Кайвакыт хисләр көтмәгәндә каплап ала, һәм юктан да күз яшьләре ага башлый. Бер тол хатын кибеттә, бигрәк тә аның ире яраткан азыкларны алырга үрелгәндә, елап җибәрмәс өчен чак кына үзен тыеп кала булган. Үз-үзеңә чиктән тыш таләпчән булма һәм син күз яшьләреңне тыярга тиеш дип уйлама. Алар синең хисләреңнең чагылышы гына икәнен онытма.

Гаеп хисен ничек җиңәргә

Якын кешесе үлгәннән соң кайберәүләрдә гаеп хисе туа. Борынгы заманда яшәгән Йосыфның әтисе Ягъкуб улын «ерткыч хайван» ботарлаган дигән хәбәр алгач, бик нык кайгырган. Ул үзе Йосыфны абыйларының хәлен белергә дип җибәргән булган. Шуңа күрә, күрәсең, аны: «Ни өчен Йосыфны берүзен җибәрдем? Ни өчен шул хәтле күп ерткыч хайваннар булган җиргә барырга куштым?» — кебек сораулар борчыгандыр (Яратылыш 37:33—35).

Бәлки, син дә, карап җиткермәгәнмен, шуңа күрә ул үлгәндер дип уйлыйсыңдыр. Гаеп хисе — моның өчен берәр сәбәп булса да, булмаса да — табигый һәм андый хискә гаҗәпләнәсе юк. Шунсы да мөһим: андый хисләреңне эчеңдә саклама. Аларны берәрсенә сөйләп бир, һәм сиңа күпкә җиңелрәк булачак.

Кешене бик нык итеп яратсаң да, аның һәр адымын күзәтеп тора алмыйсың, һәм «вакыт һәм очракка» син хуҗа түгел, моны аңларга кирәк (Вәгазьче 9:11, ЯД). Өстәвенә, син бит аңа яхшылык кына теләп яшәдең. Әгәр дә син табибка соңга калып мөрәҗәгать иткән  булсаң да, син бит барыбер аның үлүен теләмәгәнсең! Алай булгач, үлеменә син гаеплеме? Һич тә юк!

Бер ананың кызы авариядә үлгән. Ул болай дип сөйли: «Мин кызымны җибәргәнем өчен үземне гаепле дип санадым. Әмма тора-бара мин бу фикернең мәгънәсез булуын аңладым. Мин аны әтисе белән бергә җибәргәндә, бернинди дә начарлык теләп җибәрмәдем. Шул авария булмаса, барысы да әйбәт кенә булыр иде».

Әмма син: «Мин бит аңа күп нәрсәне әйтергә һәм эшләргә өлгермәдем»,— дип үкенәсеңдер. Бу дөрес булса да, кайсыбыз мин бик яхшы әти, әни яки бала дип мактана ала? Инҗилдә: «Без барыбыз да төрлечә абынабыз. Сүздә гөнаһ кылмый торган кеше — камил»,— дип әйтелә (Ягъкуб 3:2; Римлыларга 5:12). Шуңа күрә камил түгел икәнеңне таны. «Их, әгәр дә...» дигән уйлар бернәрсәне дә үзгәртми, ә менә сәламәтләнә баруыңны акрынайта ала.

Шулай да, гаеп хисең уйлап чыгарылмаган, ә аның өчен сәбәпләр бар дип саныйсың икән, Аллаһы мисалына игътибар ит. Зәбурда: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән, әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр? Әмма ярлыкау Синдә»,— дип әйтелә (Мәдхия 129:3, 4). Тормышны да кире кайтарып, үткәннәрне дә үзгәртеп булмый. Әмма Аллаһыдан үз гөнаһларыңны кичерүе турында ялварып үтенә аласың. Шунда, Аллаһы барысын онытырга вәгьдә итә икән, син дә үзеңне кичерергә тиеш түгелме? (Гыйбрәтле сүзләр 28:13; 1 Яхъя 1:9).

Ачу хисен җиң

Синдә, шулай ук, ачу хисе, мәсәлән, табибларга, шәфкать туташларына, дусларыңа яисә хәтта үлгән кешенең үзенә дә туарга мөмкин. Бу да кайгыруның үзенә күрә бер нәтиҗәсе. Бәлкем, кайгырганда синең һәрвакыт андый хисең туа торгандыр. Бер язучы болай дигән: «Әгәр дә ачуың чыкса да, ул кушканча эш итмәсәң, аның аяныч нәтиҗәләреннән үзеңне саклый алачаксың».

Үз ачу хисеңне белдерү яки аның турында башкалар белән сөйләшү файдалы. Ничек? Әлбәттә, үз-үзеңне кулда тотып. Изге Язмаларда озакка сузылган көчле ачу куркыныч дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:29, 30). Әмма игътибарлы дустыңа бу хисләрең турында сөйләсәң, сиңа җиңелрәк булып китәчәк. Кайберәүләргә бу яктан физик күнегүләр ярдәм итә. (Шулай ук Эфеслеләргә 4:25, 26 ны кара.)

Үз хисләрең турында сөйләгәндә эчкерсез һәм намуслы, ләкин шулай ук сак та бул. Үз хисләреңне аңлату һәм берәрсенә ярсып китү арасында аерма зур. Ачуың килсә дә, яки өметең өзелсә дә, башкаларны гаепләмә. Шуңа күрә үз хисләрең турында сөйләгәндә үзеңне акыллы тот, кешегә дошман булма (Гыйбрәтле сүзләр 18:21). Ә хәзер якыныңны югалткан иң зур ярдәмне кайдан табып була икәнен белик.

Аллаһының ярдәме

Зәбурда: «Йөрәкләре горур булмаганнарга Ходай якын, ә рухлары юаш булганнарны коткара»,— дип әйтелә (Мәдхия 33:19). Әйе, якын кешебезнең үлемен кичереп чыгарга,  барыннан да бигрәк, Аллаһы белән үзара мөнәсәбәтләребез ярдәм итә. Ничек? Без карап чыккан бар киңәшләр Аллаһы Сүзенә, Изге Язмаларга нигезләнгән яки аның белән туры киләләр. Бу киңәшләрне куллану сиңа ярдәм итәчәк.

Дога да зур көчкә ия. Зәбурда: «Син кайгыларыңны Ходайга сал һәм Ул сине ныгытыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 54:23). Үз хисләреңне игътибарлы дустың белән уртаклашу җиңеллек китерә икән, «һәрьяктан ярдәм итүче Аллаһыга» үз күңелебезне бушатсак, тагы да җиңелрәк булып китәчәк! (2 Көринтлеләргә 1:3).

Дога кылу үзе хәлеңне җиңеләйтсә дә, иң зур ярдәм догаларны тыңлаучы Аллаһыдан килә, чөнки ул үзеннән чын күңелдән сораучы һәр хезмәтчесенә изге рухын бирергә вәгъдә итә (Мәдхия 64:3; Лүк 11:13). Ә Аллаһының изге рухы, ягъни аның эш итүче көче, безгә ныгытучы көч биреп тора ала (2 Көринтлеләргә 4:7). Аллаһы үзенең һәр тугры хезмәтчесенә тормыш юлындагы һәрбер авырлыкны кичерергә ярдәм итәргә сәләтле икәнен исеңдә тот.

Бер хатын-кыз, кызы үлгәннән соң, дога кылу аның үзенә һәм иренә ничек ярдәм иткәнен исенә төшерә: «Төн уртасында кинәт гел түзмәслек булып китсә, без бергә дога кыла идек. Без, кызыбыз үлгәч, барысын беренче мәртәбә ансыз эшләдек: беренче мәртәбә ансыз җыелышка бардык, беренче мәртәбә ансыз конгресска бардык. Андый вакытларда без ярдәм сорап дога кыла идек. Иртән уянып кызыбызны исебезгә төшергәч безгә бик авыр булып китә иде, һәм без Йәһвәгә ярдәм сорап дога кыла идек. Өйгә кайтасым килми иде. Шуңа күрә мин ялгыз кайтсам, йорт янына килгәндә, тынычлык бирсен дип Йәһвәгә кыска гына дога кыла идем». Бу хатын-кыз, хәле догалар аркасында гына үзгәрде, ди. Син дә ялварып дога кылганнан соң «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге синең йөрәгеңне һәм фикерләреңне... саклый» икәнен күрерсең (Филиппуйлыларга 4:6, 7; Римлыларга 12:12).

Аллаһы ярдәме хәлне үзгәртә. Рәсүл Паул: «Аллаһы безгә бөтен кайгыларыбызда булыша, шуңа күрә Аннан кабул иткән ярдәм белән без дә һәртөрле кайгылары булганнарга булыша алабыз»,— дигән. Әлбәттә, Аллаһы ярдәме кайгыны юк итмәсә дә, хәлеңне җиңеләйтәчәк. Бу син инде башка еламассың һәм якыныңны онытырсың дигәнне аңлатмый. Әмма син элеккечә яши башлый аласың. Үз кайгыңны җиңгәннән соң, якыннарын югалткан башка кешеләрне аңлау һәм аларның хәленә керү сиңа инде шактый җиңелрәк булачак (2 Көринтлеләргә 1:4).