Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Изге Язмаларда искә алынган тугры ирләр белән хатыннар турында өйрәнү безгә нинди файда китерә ала?

Схема

Схема һәм карталар Изге Язмаларда искә алынган теге я бу тугры кешенең кайчан һәм ничек яшәгәнен күзалларга ярдәм итә.

Җитәкче советның хаты

Җитәкче совет бар кешеләрне бу китапны шәхсән һәм гаилә белән бергә укып чыгарга һәм өйрәнергә чакыра.

Кереш сүз

Изге Язмаларда тугры кешеләр турында чынбарлыкта булган күп хикәяләр бар. Андый кешеләрнең мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ҺАБИЛ

«Үлгән булса да... әле дә сөйли»

Изге Язмаларда Һабил турында әз әйтелсә дә, аңардан һәм аның иманыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

НУХ

«Ул Аллаһы юлында йөрде»

Нух белән аның хатынына улларын үстергәндә нинди авырлыклар кичерергә туры килгән? Ни өчен Нухка, көймәне төзер өчен, иман кирәк булган?

ИБРАһИМ

Һәр иман итүче өчен ата

Ибраһим үз иманын ничек күрсәткән? Син Ибраһимның иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

РУТ

«Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»

Ни өчен Рут үз гаиләсен һәм туган җирен калдырып китәргә әзер булган? Нинди сыйфатлар аны Йәһвә каршында кадерле иткән?

РУТ

«Яхшы хатын»

Рут белән Богазның никахларын нәрсә аерып торган? Гаилә турында әйткәндә, Рут белән Нагомия мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ҺАННА

Ул Аллаһыга дога кылып күңелен бушаткан

Һанна Йәһвәгә ышанып чишә алмаслык кебек күренгән проблемаларны кичереп чыккан.

ИШМУИЛ

Ул «Йәһвә алдында үсә барды»

Ишмуилның балачагы башка балаларыныкыннан нәрсә белән аерылып торган? Ул изге чатырда булганда аның иманына үсәргә нәрсә булышкан?

ИШМУИЛ

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

Һәрбер кеше авырлыклар белән очрый һәм өмет өзелүләр кичерә. Андый нәрсәләр иманны сыный. Ишмуил тугры булып калганыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

АБИГЫЯ

Ул акыл белән эш иткән

Абигыянең никахтагы авырлыкларны ничек хәл иткәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

ИЛЬЯС

Ул хак гыйбадәт кылуны яклап торган

Изге Язмалардагы тәгълиматлар белән риза булмаган кешеләрне очратканда, без Ильяс кебек ничек эш итә алабыз?

ИЛЬЯС

Ул уяу булган һәм көткән

Ильяс пәйгамбәр Йәһвәнең үз вәгъдәсен үтәячәген көткәндә, дога кылу рухын күрсәткән. Бу нәрсәдән күренгән?

ИЛЬЯС

Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан

Ильяс нинди вакыйгалар аркасында бик боеккан, хәтта үзенә үлем сораган?

ЮНЫС

Ул үз хаталарыннан сабак алган

Юныс үзенә бирелгән йөкләмәне үтәргә курыккан. Сезгә аның хисләре танышмы? Аның турындагы өзектән Йәһвәнең шәфкатьле һәм сабырлы булуы турында күп нәрсә белеп була.

ЮНЫС

Ул шәфкатьле булырга өйрәнгән

Юныс турындагы өзек безгә үз-үзебезне намуслы тикшерергә булыша ала. Ничек итеп?

ӘСФИРӘ

Ул Аллаһы халкын яклаган

Әсфирә кебек фидакарь ярату күрсәтер өчен иман белән кыюлык кирәк.

ӘСФИРӘ

Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

Әсфирә Йәһвә хакына һәм халык хакына үз-үзен аямыйча нәрсә эшләгән?

МӘРЬЯМ

«Мин — Йәһвәнең колы!»

Мәрьямнең фәрештәгә әйткән сүзләренә карап аның иманы турында нәрсә әйтеп була? Аның тагын нинди яхшы сыйфатлары булган?

МӘРЬЯМ

Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган

Мәрьям Бәйтлеһемдә күргән-ишеткән хәлләр аның Йәһвә вәгъдәләренә ышанычын ныгыткан.

ЙОСЫФ

Үрнәк алырлык ир һәм ата

Йосыф үз гаиләсен ничек яклаган? Ни өчен Йосыф Мәрьям белән Гайсәне Мисырга алып киткән?

МАРТА

«Ышанам»

Марта кайгылы вакытта да үрнәк алырлык иман күрсәткән. Ни өчен шулай әйтеп була?

ПЕТЕР

Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән

Шикләр кешегә зур тәэсир итәргә һәм көчсез калдырырга мөмкин. Ләкин Петер Гайсәнең шәкерте булуга кагылышлы шикләрен һәм куркуын җиңгән.

ПЕТЕР

Ул сынауларда тугры калган

Петернең иманы һәм тугрылыгы аңа Гайсә биргән киңәшләрне кабул итәргә булышкан. Ни өчен шулай әйтеп була?

ПЕТЕР

Ул үз Остазыннан кичерергә өйрәнгән

Гайсә Петерне кичерү турында әйткәндә нәрсәгә өйрәткән? Гайсәнең Петерне кичергәне нәрсәдән күренгән?

Йомгаклау сүзе

Иманыбызны ныгытыр өчен һәм өметебезне истә тотар өчен без нәрсә эшли алабыз?