Бер генә хак Аллаһы бар һәм аның исеме Йәһвә (Яратылыш 2:4, искәрмәне кара). Ул рухи шәхес, без аны күрә алмыйбыз. Ул безне ярата һәм безгә дә үзен, шулай ук башка кешеләрне яратырга куша (Маттай 22:35— 40). Ул — Аллаһы Тәгалә, бар булганның Барлыкка Китерүчесе.

Беренче итеп Аллаһы бер көчле рухи затны яраткан. Соңрак шул зат Гайсә Мәсих дип аталган. Йәһвә шулай ук фәрештәләрне барлыкка китергән.

Йәһвә күктәге... ...һәм җирдәге бар нәрсәне барлыкка китергән. (Ачылыш 4:11)

 Йәһвә Аллаһы йолдызларны, Җирне һәм андагы бар нәрсәне яраткан (Яратылыш 1:1).

Ул Җир туфрагыннан беренче кеше Адәмне яраткан (Яратылыш 2:7).