Изге Язмаларны тикшерүчеләр, 1870 нче еллар

«Күзәтү манарасы»ның беренче саны, 1879 ел

Бүгенге «Күзәтү манарасы»

Изге Язмаларда Мәсихнең үлеменнән соң беренче мәсихчеләр арасыннан ялган өйрәтүчеләр чыгачак һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне бозачак дип алдан әйтелгән булган (Рәсүлләр 20:29, 30). Вакыт узу белән нәкъ шулай булган да. Алар Гайсәнең тәгълиматларына мәҗүсиләрнең дини карашларын катыштырган һәм мөртәтләр дине, ягъни төрле христиан диннәре, барлыкка килгән (2 Тимутигә 4:3, 4). Ни өчен без Изге Язмалардагы тәгълиматларны дөрес аңлаганыбызга бер дә шикләнмибез?

Йәһвә үз вакытында хакыйкатьне ачкан. Ул «ахыр заман» вакытында «чын белем артачак» дип алдан әйткән булган (Даниял 12:4). 1870 елны хакыйкатьне эзләгән кечкенә бер төркем чиркәүләрнең күп кенә тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен аңлаган. Шуңа күрә алар Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлар өчен Аллаһы Сүзен җентекләп тикшерә башлаган һәм Йәһвә аларны фатихалап торган.

Эчкерсез кешеләр Изге Язмаларны игътибар белән өйрәнгән. Бу тырыш Изге Язмаларны тикшерүчеләр (Йәһвә Шаһитләренең элекке исеме) без әле дә файдалана торган өйрәнү ысулын кулланган. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән төрле сорауларны бер-бер артлы карап чыккан. Изге Язмаларда аңлавы авыр булган өзеккә тап булганда, алар аны ачыклаучы башка шигырьләрне эзләп, бер-берсе белән чагыштырган. Ясаган нәтиҗәләре Изге Язмаларның башка өлешләре белән туры килсә, аларны язып куйганнар. Изге Язмаларга үз-үзен аңлатырга ирек биреп, алар Аллаһының исеме һәм Патшалыгы, аның җиргә һәм кешелеккә карата нияте, кеше үлгәч аның белән нәрсә була икәнлеге һәм үледән терелү өмете турындагы хакыйкатьләрне яңадан ачкан. Бу аларны күп кенә ялган ышанулардан һәм Аллаһы хупламаган эшләрдән азат иткән (Яхъя 8:31, 32).

1879 елны Изге Язмаларны тикшерүчеләр хакыйкатьне киң күләмдә тарату вакыты җиткәнен аңлаган. Шул елдан алып, алар «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән журнал чыгара башлаганнар, һәм ул бүген дә бастырыла. Бүгенге көндә Изге Язмалардагы хакыйкать 240 ил һәм территориядә якынча 750 телдә таратыла. Чын белемнең шулкадәр артканы булмаган иде әле!

  • Мәсихнең үлеменнән соң Изге Язмалардагы хакыйкать белән нәрсә булган?

  • Аллаһы Сүзендәге хакыйкать ничек яңадан ачылган?