Шау́л патшаның олы улы Йонафа́н батыр сугышчы булган. Давыт аның турында, бөркеттән дә тизрәк, арысланнан да көчлерәк, дип әйткән. Беркөн Йонафа́н калкулыкта филистиле́ гаскәриләрне күргән. Ул үзенең корал йөртүчесенә болай дигән: «Без аларга, Йәһвә билге күрсәтсә генә, һөҗүм итәчәкбез. Филистилелә́р безгә „менегез“ дисә, димәк, һөҗүм итеп була». Шулай булган да. Филистилелә́р: «Әйдәгез, менегез, сугышыйк!» — дигәч, Йонафа́н үз иптәше белән, калкулыкка менеп, 20 гаскәрине үтергән.

Йонафа́н Шаулны́ң олы улы булганга күрә, әтисеннән соң патша булып ул идарә итәргә тиеш булган. Әмма Йәһвә патша итеп Давытны сайлаган. Йонафа́н моны белгән, шулай да ул Давыттан көнләшмәгән. Йонафа́н белән Давыт якын дуслар булып киткән. Алар бер-берсен кайгыртырга һәм якларга вәгъдә иткән. Йонафа́н  Давытка дуслыгының билгесе итеп үзенең күлмәген, кылычын, ук-җәясен һәм каешын биргән.

Давыт Шаулда́н качып йөргәндә, Йонафа́н, аның янына килеп, болай дигән: «Нык һәм кыю бул. Йәһвә патша итеп сине сайлаган. Әтием дә моны белә». Син дә үзеңдә Йонафа́н кебек яхшы дус булуын теләр идеңме?

Дусты хакына Йонафа́н берничә тапкыр үз тормышын куркыныч астына куйган. Ул Шаулны́ң Давытны үтерергә җыенганын белгән, шуңа күрә әтисенә болай дигән: «Давытны үтереп, син гөнаһ кылырсың. Ул бит бернинди начарлык эшләмәде». Шунда Шау́л Йонафанга́ бик ярсыган.

Күпмедер ел узгач, Шау́л белән Йонафа́н сугыш кырында вафат булганнар. Йонафанны́ң үлеменнән соң Давыт аның улы Мәфибәшитне́ эзләп тапкан. Давыт аңа болай дигән: «Синең атаң минем яхшы дустым иде. Шуңа күрә мин сине гомерең буе кайгыртып торырмын. Син сараемда яшәрсең һәм минем табынымнан тукланырсың». Давыт үз дусты Йонафанны́ беркайчан да онытмаган.

«Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк» (Яхъя 15:12, 13)