Йәһвә Ишмуилга́ болай дигән: «Иша́й йортына бар. Аның улларының берсе Исраилне́ң киләсе патшасы булачак». Шунда Ишмуи́л Ишайны́ң йортына киткән. Аның олы улын күргәч, Ишмуи́л: «Менә бу егет патша булачактыр»,— дип уйлап куйган. Әмма Йәһвә Ишмуилга́: «Бу егет патша булмаячак,— дигән.— Мин кешенең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә чынлыкта нинди икәнен күрәм».

Иша́й Ишмуилга́ тагын алты улын күрсәткән. Әмма Ишмуи́л: «Йәһвә аларның берсен дә сайламаган. Бүтән улларың бармы?» — дип сораган. Иша́й: «Әле иң яшь улым Давыт бар. Ул сарыклар көтә»,— дип җавап биргән. Давыт килгәч, Йәһвә Ишмуилга́: «Менә ул патша булачак!» — дигән. Ишмуи́л, Давытның башына май агызып, аны Исраилне́ң булачак патшасы итеп билгеләгән.

Күпмедер вакыт узгач, исраиллелә́р һәм филистилелә́р бер-берсенә каршы сугышка чыккан. Филистилелә́р өчен Голиа́т исемле әзмәвер сугышкан. Ул көн саен исраиллеләрдә́н мыскыллап көлгән. «Бер кешене сайлагыз да, ул миңа каршы чыксын,— дип кычкырган Голиа́т.— Ул мине җиңсә, без сезгә кол булырбыз. Мин җиңсәм, сез безгә кол булырсыз».

Давытның абыйлары Исраи́л гаскәрендә хезмәт иткән. Давыт сугыш кырына алар өчен ризык китергән. Голиатны́ң сүзләрен ишеткәч, ул: «Аның белән мин сугышам!» —  дигән. Шау́л патша: «Син бит әле бик яшь»,— дип әйткән. Ләкин Давыт: «Миңа Йәһвә ярдәм итәчәк»,— дип җавап биргән.

Шау́л Давытка хәрби кием кидертмәкче булган, әмма Давыт: «Мин болай сугыша алмам»,— дигән. Давыт пращ дип аталган таш ату коралын алган да, ерганак буена барып, биш шома таш сайлап алган һәм сумкасына салган. Аннан соң ул Голиа́т янына йөгергән. Шул әзмәвер: «Әйдә, кил, малай,— дип кычкырган.— Мин сине күктәге кошларга һәм кыргый хайваннарга ашатам». Әмма Давыт курыкмаган. Ул аңа болай дигән: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңге белән чыгасың, ә мин сиңа каршы Йәһвә исеме белән чыгам. Син безгә каршы түгел, ә Аллаһыга каршы сугышасың. Монда басып торган һәркем шуны күрер: Йәһвә кылычсыз да, сөңгесез дә коткара ала. Йәһвә барыгызны да безнең кулыбызга бирәчәк».

Давыт бер таш алган да, пращка салып, бар көче белән атып җибәргән. Таш, очып барып, Йәһвә ярдәмендә Голиатны́ң маңгаена батып кергән. Көчле әзмәвер җиргә авып үлгән. Шунда филистилелә́р кача башлаган. Әйе, Давыт Йәһвәгә таянган. Ә син Йәһвәгә шулай ук таянасыңмы?

«Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала» (Марк 10:27)