Мисырда́ исраиллеләрне́ кол итеп эшләткәннәр. Йәһвә Муса белән Һарунга́, фиргаве́н янына барып, болай дип әйтергә кушкан: «Халкымны җибәр. Алар, чүлгә чыгып, миңа гыйбадәт кылсыннар». Әмма горур фиргаве́н: «Ник мин Йәһвәне тыңларга тиеш? Мин исраиллеләрне́ җибәрмим»,— дип җавап биргән. Шуннан соң ул исраиллеләрне́ тагы да катырак эшләткән. Йәһвә фиргавенгә́ сабак бирергә булган. Беләсеңме ничек? Ул Мисырга́ ун җәза җибәргән. Йәһвә Мусага болай дигән: «Фиргаве́н мине тыңламый. Иртәгә иртән ул Нил елгасы буенда булыр. Аның янына барып, болай дип әйт: „Син минем халкымны җибәрмәгәнгә, Нилдагы бөтен су канга әверелер“». Муса шулай эшләгән дә. Алар Һару́н белән фиргаве́н янына килгән. Һару́н фиргаве́н алдында таягы белән Нил суларына суккан. Шунда елга канга әверелгән. Елга сасый башлаган, андагы балык үлеп беткән, һәм сулары инде эчәрлек булмаган. Шулай да фиргавенне́ң исраиллеләрне́ җибәрәсе килмәгән.

 Җиде көннән соң Йәһвә Мусаны кабат фиргаве́н янына җибәргән һәм аңа мондый хәбәр җиткерергә кушкан: «Халкымны җибәрмәсәң, Мисы́р бакалар белән тулачак». Фиргаве́н җибәрергә теләмәгән, шуңа күрә Һару́н үз таягын күтәргән, һәм җир бакалар белән тулган. Бакалар йортларда да, ятакларда да, савыт-сабада да — бөтен җирдә булган! Фиргаве́н Мусага: «Йәһвәдән бу җәзаны туктатсын дип үтен. Мин исраиллеләрне́ җибәрермен»,— дип вәгъдә иткән. Шунда Йәһвә җәзаны туктаткан һәм мисырлыла́р өем-өем итеп үле бакаларны җыйган. Мисы́р җире сасый башлаган. Шулай да фиргаве́н бу очракта да халыкны җибәрмәгән.

Аннан соң Йәһвә Мусага: «Һару́н үз таягы белән җиргә суксын, һәм тузан черкиләргә әверелер»,— дигән. Шунда Мисы́р җире черки белән тулган. Фиргавенне́ң кайбер кешеләре аңа: «Бу җәза Аллаһыдан»,— дип әйткән. Шулай да ул исраиллеләрне́ җибәрергә теләмәгән.

«Аларга көчемне һәм кодрәтемне күрсәтермен, һәм алар минем исемем Йәһвә икәнен белерләр» (Ирмия 16:21)