Беренче мәсихчеләр Патшалык турындагы яхшы хәбәрне җир читенә кадәр тараткан. Гайсә аларга кайда вәгазьләргә икәнен күрсәткән. Могҗиза кылып, ул шулай ук үз шәкертләренә башкаларны аларның телләрендә өйрәтергә сәләт биргән. Каты эзәрлекләүләрне кичереп чыга алсыннар өчен, Йәһвә аларга кыюлык һәм көч өстәгән.

Гайсә рәсүл Яхъяга күренештә Йәһвәнең данын күрсәткән. Бүтән бер күренештә Яхъя күктәге Патшалыкның Шайтанны җиңгәнен һәм аның хакимлеген мәңгегә юк иткәнен күргән. Яхъя Патша булып идарә итүче Гайсәне һәм аның 144 000 хакимдәшен күргән. Ул шулай ук бөтен җир йөзенең оҗмах булып киткәнен һәм  бөтен кешеләрнең анда Йәһвәгә тынычлыкта һәм бердәмлектә табынганнарын күргән.