Бер төнне Нәбукадниза́р патша сәер төш күргән. Бу аны шулкадәр борчуга төшергән ки, ул хәтта йоклый алмаган. Патша үз сихерчеләрен чакырып: «Төшемне аңлатыгыз»,— дигән. Алар аңа: «Патша, төшеңне сөйләп бирче»,— дип әйткән. Әмма Нәбукадниза́р аларга болай дигән: «Юк! Сез миңа төшемне сөйләгез, юкса сезне үтерермен». Алар кабат: «Төшеңне безгә сөйлә, шунда без аны юрап бирербез»,— дигән. Патша аларга: «Сез барыгыз да мине алдамакчы буласыз. Миңа төшемне сөйләгез!» — дип әйткән. Алар патшага болай дигән: «Беркем дә моны эшли алмый. Син әйткәнне үтәү мөмкин түгел».

Нәбукадниза́р бик ярсыган. Ул Бабылдагы́ бөтен зирәк кешеләрне, сихерчеләрне үтерергә кушкан. Зирәкләр арасында Дания́л, Сидра́х, Миса́х һәм Әбдина́х та булган. Дания́л патшадан бераз вакыт бирүен сораган һәм үз дуслары белән Йәһвәдән ярдәм үтенә башлаган. Йәһвә ничек җавап биргән?

Йәһвә Даниялга́ күренештә Нәбукаднизарны́ң төшен һәм аның мәгънәсен күрсәткән. Киләсе көнне Дания́л, патша хезмәтчесе янына килеп, болай дип әйткән: «Зирәкләрнең берсен дә үтермәгез. Мин патшага аның төшен аңлата алам». Хезмәтче Даниялны́ Нәбукадниза́р каршына алып килгән. Дания́л Нәбукадниза́р патшага болай дип сөйли башлаган: «Аллаһы сиңа киләчәкне ачты. Менә синең төшең: син гаять зур бер сын күрдең. Сынның башы — саф алтыннан, күкрәге һәм куллары — көмештән, корсагы һәм ботлары — бакырдан, балтырлары — тимердән, ә табаннары тимер катыш балчыктан иде. Аннары таудан бер таш кителеп төште дә сынның табаннарына бәрелде. Сын, челпәрәмә килеп, тузанга әйләнде,  һәм җил аны очырып алып китте. Сынга килеп бәрелгән таш исә, зур тауга әйләнеп, бөтен җир йөзен тутырды».

Дания́л дәвам иткән: «Менә төшеңнең мәгънәсе: синең патшалыгың — сынның алтын башы. Көмеш — синнән соң киләчәк бер патшалык. Аннары бакырга охшаш бер патшалык бөтен җир йөзе белән идарә итәчәк. Киләсе патшалык тимердәй нык булачак. Ә соңгы патшалык бүленгән булачак. Ул яртылаш — тимер кебек нык, яртылаш балчык кебек көчсез булачак. Тауга әйләнгән таш — Аллаһының Патшалыгы. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп бетерәчәк, ә үзе мәңге торачак».

Шунда Нәбукадниза́р патша Дания́л алдында җиргә йөзтүбән капланган. Ул болай дигән: «Бу төшне сиңа Аллаһың ачты. Аның кебек Аллаһы юк». Даниялны́ үтерер урынына, Нәбукадниза́р аны Бабылдагы́ бөтен зирәкләрнең башлыгы итеп һәм бөтен Бабы́л өлкәсенең хакиме итеп куйган. Йәһвә Даниялны́ң догасына ничек җавап биргәнен күрәсеңме?

«Җеннәр тарафыннан иңдерелгән сүзләр патшаларны еврей телендә Армагеддо́н дип аталган урынга җыйдылар» (Ачылыш 16:16)