• Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелә?

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

  • Кайчан Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үтәячәк?

1. Без нинди бер билгеле доганы карап чыгарбыз?

ҖИР шарында яшәүче миллионлаган кеше Гайсә Мәсих биргән бер дога белән таныш. Аның сүзләрен ул үрнәк итеп биргән. Бу доганы Хуҗа догасы дип атыйлар. Бу дога тирән мәгънәле, һәм андагы беренче өч үтенеч Изге Язмаларның хак тәгълиматлары турында күбрәк белергә булыша.

2. Гайсә үрнәк догасына нинди өч үтенеч керткән?

2 Бу доганың башында Гайсә мондый сүзләр әйткән: «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:9—13). Бу өч үтенеч нәрсә аңлата?

3. Безгә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсәне белергә кирәк?

3 Аллаһының исеме — Йәһвә турында без инде күпне белдек. Аллаһы ихтыяры турында да күп фикер алыштык, аның башкарган эшләрен һәм киләчәктә кешеләр өчен нәрсә ниятләгәнен дә карап чыктык. «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткәндә, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Ул Аллаһы исемен ничек изге итәчәк? Һәм Патшалыкның килүе Аллаһы ихтыярын үтәү белән ничек бәйле?

 НӘРСӘ УЛ АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ?

4. Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы, һәм аның Патшасы кем?

4 Аллаһы Патшалыгы — ул хөкүмәт. Аны Йәһвә Аллаһы үзе урнаштырган. Кемне Аллаһы бу Патшалыкта Патша итеп билгеләгән? Гайсә Мәсихне. Гайсә барлык кеше «патшаларыннан» бөегрәк. Ул «патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы» дип атала (1 Тимутигә 6:15). Гайсәнең һәркайсы, хәтта иң яхшы җитәкчегә караганда шактый күбрәк яхшы эшләр башкарырга көче җитә.

5. Аллаһы Патшалыгы кайда һәм нәрсә өстеннән идарә итә?

5 Аллаһы Патшалыгы кайдан идарә итәчәк? Ә кайда Гайсә хәзер? Син хәтерлисеңдер: ул, җәфалану баганасында үтерелеп терелтелгәннән соң, күккә күтәрелгән (Рәсүлләр 2:33). Димәк, Аллаһы Патшалыгы күктә. Шуңа күрә ул Изге Язмаларда «Күктәге Патшалык» дип атала (2 Тимутигә 4:18). Аллаһы Патшалыгы күктә булса да, ул җир өстеннән идарә итәчәк (Ачылыш 11:15).

6, 7. Ни өчен Гайсә — иң яхшы Патша?

6 Ни өчен Гайсә — иң яхшы Патша? Чөнки ул беркайчан да үлмәячәк. Кеше хакимнәре белән чагыштырганда, Гайсә генә «үлемсез, якынлашмаслык яктылыкта яшәүче» дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Тимутигә 6:16). Шуңа күрә аның бар игелекле эшләре мәңгегә калачак. Ә киләчәктә ул тагы да күбрәк бөек эшләр башкарачак.

7 Гайсә турындагы бер пәйгамбәрлекне карап чыгыйк: «Аңарда Йәһвә рухы, акыллылык һәм аңлау рухы, киңәш һәм куәт рухы, белем һәм Йәһвә алдында курку рухы булачак, һәм ул Йәһвәдән куркып, шатлык табачак. Ул үз күзләре күргәннәре буенча гына хөкем итмәячәк һәм үз колаклары ишеткәне буенча гына төзәтмәячәк. Ул ярлыларны гаделлек белән хөкем итәчәк һәм җирдәге юашларга файда булсын өчен,  гаделлек белән фаш итәчәк» (Ишагыйя 11:2—4). Бу сүзләрдән Гайсә тәкъва һәм кызганучан Патша булачак икәне күренә. Аның җитәкчелеге астында яшәргә теләр идеңме?

8. Гайсә белән бергә кем идарә итәчәк?

8 Ләкин Гайсә белән бергә башкалар да идарә итәчәк. Мәсәлән, рәсүл Паул Тимутигә: «Нык калып яшибез икән, бергә патшалык та итәрбез»,— дип язган (2 Тимутигә 2:12). Әйе, Паул, Тимути һәм Аллаһы сайлаган башка тугры кешеләр Гайсә белән бергә күктәге Патшалыкта идарә итәчәкләр. Күпме кеше мондый хөрмәткә лаек булачак?

9. Гайсә белән бергә күпме кеше идарә итәчәк, һәм кайчаннан бирле Аллаһы аларны сайлый башлаган?

9 Җиденче бүлектә рәсүл Яхъя мондый күренеш күргән дип әйтелгән иде: «Сион тавында басып торучы Бәрәнне [күктәге патша дәрәҗәсендәге Гайсә Мәсих] һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде». Кем бу 144 000 кеше? Яхъя үзе моңа җавап бирә: «Алар... Бәрән кая гына барса да, аңа ияреп баралар. Алар Аллаһыга һәм Бәрәнгә багышланган беренче җимешләр итеп кешеләрдән сатып алынган» (Ачылыш 14:1, 4). Әйе, Гайсә Мәсихнең бу тугры шәкертләре күктә идарә итәр өчен сайлап алынган. Күктә яшәр өчен терелтелгәннән соң, алар Гайсә белән бергә «җир өстеннән патшалык итәчәкләр» (Ачылыш 5:10). Гайсәнең рәсүлләре яшәгән көннәрдән башлап Аллаһы, 144 000 кеше җыелсын өчен, тугры мәсихчеләрне сайлый.

10. Ни өчен Аллаһы, кешеләр өстеннән идарә итәр өчен Гайсәне һәм 144 000 не сайлап, үз яратуын күрсәткән дип әйтә алабыз?

10 Аллаһы, кешеләр өстеннән идарә итәр өчен Гайсәне һәм 144 000 кешене сайлап, үз яратуын күрсәткән. Гайсә үзе кеше булган һәм газап чигү нәрсә  икәнен бик яхшы белә. Гайсә «йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала, чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады» дип әйткән Паул (Еврейләргә 4:15; 5:8). Аның белән бергә идарә итүчеләр дә, кеше булып яшәгәндә, газап чигеп, төрле авырлыклар кичергәннәр. Аларга шулай ук камилсезлекләре белән көрәшергә һәм төрле авырулардан интегергә туры килгән. Әлбәттә, алар кеше хәленә керә белә!

АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ НӘРСӘ БАШКАРАЧАК

11. Ни өчен Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыяры күктә дә булсын дип дога кылырга чакырган?

11 Үрнәк итеп биргән догасында Аллаһы Патшалыгының килүе турында әйткәннән соң, Гайсә үз шәкертләрен Аллаһы ихтыяры «күктәге кебек, җирдә дә» булсын дип дога кылырга чакырган. Аллаһы ул күктә, һәм анда тугры фәрештәләр һәрвакыт аның ихтыярын үтәгәннәр. Әмма без өченче бүлектән шуны белдек: бер явыз фәрештә Аллаһы ихтыярын үтәми башлаган һәм Адәм белән Хауваны гөнаһка тарткан. Унынчы бүлектән бу явыз фәрештә — Иблис Шайтан турында тагын да күбрәк белербез. Йәһвә Аллаһы Шайтанга һәм аңа ияргән башка фәрештәләргә, ягъни җеннәргә, күктә калырга рөхсәт иткән. Шулай итеп, берникадәр вакыт дәвамында күктә Аллаһы ихтыярын үтәмәгән фәрештәләр дә булган. Ләкин Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлау белән, бу хәл үзгәрергә тиеш булган. Булачак Патша, Гайсә Мәсих, Шайтан белән сугышырга тиеш булган (Ачылыш 12:7—9).

12. Ачылыш 12:10 да нинди ике мөһим вакыйга турында әйтелә?

12 Моның турында Инҗилдәге бер пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Мин күктән көчле тавыш ишеттем: „Менә Аллаһыбыз коткару китерде, аның кодрәте,  патшалыгы урнашты, һәм аның Мәсихе үз хакимлеген куллана башлады, чөнки кардәшләребезне Аллаһыбыз каршында көне-төне яманлаган гаепләүче [Шайтан] бәреп төшерелде!“» (Ачылыш 12:10). Изге Язмаларның бу өзегендә нинди ике мөһим вакыйга турында әйтелгән? Беренче вакыйга: Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлаган. Икенчесе: Шайтан күктән җиргә бәреп төшерелгән.

13. Шайтанның күктән бәреп төшерелүе нәрсәгә китергән?

13 Бу вакыйгалар нәрсәгә китергән? Инҗилдә: «Шуңа күрә, күкләр һәм анда яшәүчеләр, куаныгыз!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:12). Әйе, күктәге тугры фәрештәләр шатлана, чөнки Шайтан белән аның җеннәре бәреп төшерелгәч, күктә Йәһвә Аллаһының тугры хезмәтчеләре генә калган. Хәзер күктә тынычлык, анда барысы бердәмлектә яши, һәм анда Аллаһы ихтыяры үтәлә.

Шайтанның һәм аның җеннәренең күктән бәреп төшерелүе җиргә кайгы китерде. Ләкин тиздән бу газаплар бетәчәк

14. Шайтан җиргә бәреп төшерелгәч, нәрсә булган?

14 Ә җиргә бу нәрсә китергән? Изге Язмаларда: «Җиргә һәм диңгезгә кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» — дип әйтелә (Ачылыш 12:12). Шайтан көчле ярсу белән төшкән, чөнки ул күктән бәреп төшерелгән һәм аңа аз вакыт калганын белә. Ачуы чыкканга, ул җиргә «кайгы», ягъни бәлаләр, китерә. Моның турында чираттагы бүлектән күбрәк белербез. Ләкин: «Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә ничек үтәячәк?» — дигән сорау туа.

15. Аллаһының җиргә карата ихтыяры нинди?

15 Аллаһының җиргә карата ниятен искә төшерик. Моның турында 3 нче бүлектә әйтелгән иде. Аллаһы әле Гадән бакчасында җирне оҗмах итәргә һәм анда тәкъва кешеләрнең мәңге яшәүләрен теләгәнен күрсәткән. Шайтан Адәм белән Хауваны гөнаһка тарткан,  һәм бу Аллаһының җиргә карата ихтыярының үтәлешенә тәэсир иткән. Әмма Аллаһы нияте үзгәрмәгән. Аның: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән вәгъдәсе көчендә кала (Мәдхия 36:29). Бу сүзләр Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә үтәләчәк. Ничек итеп?

16, 17. Данил 2:44 тә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелә?

16 Бер пәйгамбәрлектә болай диелгән: «Ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Данил 2:44). Бу өзектә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтелгән?

17 Беренчедән, Аллаһы Патшалыгы «ул патшалар көннәрендә», ягъни башка патшалыклар идарә иткән вакытта урнаштырылган булачак. Икенчедән, ул «мәңге торачак». Аны бернинди дә патшалык җиңеп, алмаштырмаячак. Өченчедән, Аллаһы Патшалыгы белән бу дөнья патшалыклары арасында сугыш булачак, һәм Аллаһы Патшалыгы җиңәчәк. Шул чакта кешелек өстеннән иң яхшы һәм иң гадел бер генә хөкүмәт урнашачак.

18. Бу дөнья хөкүмәтләре белән Аллаһы Патшалыгы арасындагы соңгы сугыш ничек атала?

18 Аллаһы Патшалыгы белән бу дөнья хөкүмәтләре арасындагы соңгы сугыш Изге Язмаларда җентекләп сурәтләнә. Мәсәлән, ахыр якынлашу белән, явыз рухлар, «бөтен җир патшаларын» алдатыр өчен, ялган тарата башлаячак дип әйтелә Аллаһы Сүзендә. Явыз рухларның максаты нинди? «Бөтен җир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышка җыю». Җир патшалары «яһүд телендә „Һар-Магедон“ дип аталган урынга җыелган» булачак (Ачылыш 16:14, 16). Бу ике өзектән шуны күрәбез: кеше  хөкүмәтләре белән Аллаһы Патшалыгы арасындагы соңгы сугыш Армагеддон дип атала.

19, 20. Ни өчен безнең көннәрдә Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлми?

19 Аллаһы Патшалыгы Армагеддон сугышында җиңгәч, нәрсә булачак? Аллаһының Җир өчен нәрсә ниятләгәнен искә төшерик. Йәһвә Аллаһының теләге — Оҗмах җирен аңа хезмәт иткән тәкъва, камил кешеләр белән тутыру. Ни өчен бу ният әлегә үтәлмәгән? Беренче сәбәп: бар кешеләр гөнаһлы һәм, нәтиҗәдә, авырыйлар һәм үләләр. Ләкин, бишенче бүлектә әйтелгәнчә, безнең хакка Гайсә үз гомерен биргән, шуңа күрә без мәңге яши алачакбыз. Рәсүл Яхъяның сүзләре исеңдәдер: «Аллаһы дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

20 Икенче сәбәп: күп кешеләр явызлык кылып яши. Алар ялган сөйли, алдый, үзләрен әхлаксыз тота. Алар Аллаһы ихтыярын үтәргә теләми. Явыз кешеләр Аллаһының Армагеддон сугышында юк ителгән булачак (Мәдхия 36:10). Өченче сәбәп: бу дөнья хөкүмәтләре кешеләрне Аллаһы ихтыярын үтәргә өйрәтми. Күп хөкүмәтләр көчсез, мәрхәмәтсез яки шул хөкүмәттә сатлык кешеләр эшли. Изге Язмаларда дөрес әйтелгән: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9).

21. Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә ничек үтәячәк?

21 Армагеддоннан соң кешелек өстеннән бер генә хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы гына булачак. Бу Патшалык, Аллаһы ихтыярын үтәп, кешеләргә мул фатихалар китерәчәк. Шайтан һәм аның җеннәре юк ителәчәк (Ачылыш 20:1—3). Гайсәнең йолым корбанының куәте ярдәмендә кешеләр башка авырмаячак һәм үлмәячәкләр. Алар Патшалык идарәсендә мәңге яши  алачаклар (Ачылыш 22:1—3). Җир оҗмах булачак. Шулай итеп Патшалык, Аллаһы ихтыярын җирдә үтәп, аның исемен изге итәчәк. Изге итәчәк дигән сүз һәрбер кеше Йәһвә исемен данлаячак дигәнне аңлата.

КАЙЧАН ПАТШАЛЫК АЛЛАҺЫ ИХТЫЯРЫН ҖИРДӘ ҮТӘЯЧӘК?

22. Гайсә җирдә яшәгәндә һәм соңыннан күккә күтәрелгәч, Аллаһы Патшалыгы әле идарә итә башламаган икәнен кайдан беләбез?

22 Гайсә җирдә яшәгәндә үз шәкертләрен: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткән. Ул вакытта Патшалык әле идарә итмәгән. Ә Гайсә күккә күтәрелгәч, идарә итә башлаганмы? Юк. Чөнки Петер дә, Паул да, терелгән Гайсәдә Зәбур китабындагы мондый сүзләр үтәлгән дигәннәр: «Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— диде» (Рәсүлләр 2:32—35; Мәдхия 109:1; Еврейләргә 10:12, 13). Димәк, күпмедер вакыт көтәргә кирәк булган.

Патшалык идарәсе астында Аллаһы ихтыяры күктәге кебек җирдә дә үтәләчәк

23. а) Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? б) Чираттагы бүлектән нәрсә белербез?

23 Күпме вакыт көтәргә кирәк булган? XIX гасырда Изге Язмаларны игътибар белән өйрәнүче кешеләр 1914 елга кадәр көтәргә кирәк булганын санап чыгарганнар. (1914 ел турында күбрәк белер өчен, «1914 ел. Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрендәге бик мөһим ел» дигән кушымтаны кара.) 1914 елда башланган  вакыйгалар бу елның дөрес санап чыгарылганын күрсәтә. Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлешеннән шуны күрәбез: 1914 елда Гайсә Мәсих Патша булып утырган, һәм Аллаһының Патшалыгы идарә итә башлаган. Димәк, без Шайтанга әз вакыт калган чорда яшибез (Ачылыш 12:12; Мәдхия 109:2). Шикләнмичә шуны әйтеп була: озакламыйча Патшалык Аллаһы ихтыярын җирдә үтәячәк. Бу искиткеч хәбәр сине сөендерәме? Моңа ышанасыңмы? Тиздән безне гаҗәеп үзгәрешләр көтә. Моны без чираттагы бүлектән белербез.