• Безнең көннәрдәге нинди вакыйгалар Изге Язмаларда алдан ук әйтелгән булган?

  • Аллаһы Сүзендә «соңгы көннәрдә» яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтелә?

  • Изге Язмалар буенча, «соңгы көннәрдә» куаныр өчен нинди сәбәпләр булачак?

1. Без киләчәкне кайдан белә алабыз?

ЯҢАЛЫКЛАР караганда, син: «Бу дөнья кая бара икән?» — дип гаҗәпләнәсеңдер. Бәла-казалар көтмәгәндә килә, шуңа күрә бер кеше дә иртәгә нәрсә буласын әйтә алмый (Ягъкуб 4:14). Әмма Йәһвә киләчәктә нәрсә буласын белә (Ишагыйя 46:10). Үз Сүзендә, Изге Язмаларда, ул безнең көннәрдәге бәла-казалар турында һәм кешеләрне якын киләчәктә көткән фатихалар хакында алдан әйткән.

2, 3. Гайсәнең шәкертләре аңа нинди сорау биргән, һәм ул нинди җавап кайтарган?

2 Явызлыкны бетереп җирне оҗмах итәчәк Аллаһы Патшалыгы турында Гайсә Мәсих сөйләгән (Лүк 4:43). Кешеләрнең шул Патшалыкның кайчан урнаштырылачагын беләсе килгән. Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре аңардан: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» — дип сораганнар (Маттай 24:3). Җавап итеп Гайсә Йәһвә генә бу дөнья төзелешенең кайчан бетәчәген төгәл белә дигән (Маттай 24:36). Шулай да Гайсә, Патшалык чын тынычлык урнаштырганчы,  җирдә булачак вакыйгаларны сөйләп биргән. Бу пәйгамбәрлекләр безнең көннәрдә үтәлә!

3 Аларга игътибар итәр алдыннан, әйдәгез, күктә булган бер сугышка игътибар итик. Аны бер кеше дә үз күзе белән күрмәгән, шулай да бу сугышның нәтиҗәсе безнең барыбызга да кагыла.

КҮКТӘГЕ СУГЫШ

4, 5. а) Гайсә Патша булып идарә итә башлагач, күктә нәрсә булган? б) Ачылыш 12:12 буенча, күктәге сугышның нәтиҗәсе нинди булган?

4 Үткән бүлектән без Гайсә Мәсихнең 1914 елда күктә Патша булып идарә итә башлаганын белдек (Данил 7:13, 14). Патша булгач, ул эшкә тотынган. «Күктә сугыш башланды,— дип әйтелә Инҗилдә.— Микаил [Гайсә] үз фәрештәләре белән аждаһага [Иблис Шайтанга] каршы сугышты, ә аждаһа үз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты» *. Шайтан үз явыз фәрештәләре белән бергә җиңелгән һәм күктән җиргә бәреп төшерелгән булган. Күкләр чистартылгач, Аллаһының тугры фәрештәләре сөенгәннәр, әмма бу җирдәге кешеләргә шатлык китермәгән. «Җиргә... кайгы, чөнки Иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» — диелә Инҗилдә (Ачылыш 12:7, 9, 12).

5 Сугышның нәтиҗәсенә игътибар ит. Ачуы чыккан Шайтан җирдә яшәүчеләргә кайгы-хәсрәт китерә башлаган. Алдарак без шуны күрербез: ул моны без яшәгән көннәрдә башкара. Әмма котылу вакыты якын. Хәтта Шайтан да «вакыты аз калганын» аңлый. Изге Язмаларда бу вакыт «соңгы көннәр» дип атала (2 Тимутигә 3:1). Аллаһы тиздән җирне Шайтан Иблис йогынтысыннан азат итәчәк. Чыннан да куанычлы хәбәр! Безнең көннәрдә Изге Язмаларда язылган нинди пәйгамбәрлекләр үтәлә? Аларга игътибар  итик. Бу пәйгамбәрлекләр безнең соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтә һәм Аллаһы Патшалыгының Йәһвәне яраткан кешеләргә тиздән мул фатихалар китерәчәген исбатлый. Башта безнең көннәрнең дүрт үзенчәлегенә игътибар итик. Алар турында Гайсә әйткән булган.

СОҢГЫ КӨННӘРНЕ АЕРЫП ТОРУЧЫ ТӨП ВАКЫЙГАЛАР

6, 7. Гайсәнең сугышлар һәм ачлык турындагы сүзләре бүген ничек үтәлә?

6 «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер» (Маттай 24:7). Соңгы йөз елда үткән сугышларда миллионлаган кеше үтерелгән булган. Бөек Британиянең бер тарихчысы болай дип язган: «ХХ гасыр кешелек тарихында иң канкойгыч гасыр булды. [...] Бу гасыр — бертуктаусыз барган сугышлар гасыры: кайчак вакытлыча гына тынычлык булып ала да, кабат сугыш башлана». Бер институт мондый мәгълүмат китерә: «ХХ гасыр сугышларында үлгәннәрнең санын моңа кадәр унтугыз гасыр дәвамында булган сугышларда үлгәннәрнең саны белән чагыштырсак, ХХ гасырда өч тапкыр күбрәк кеше һәлак ителгән» (Worldwatch Institute). 1914 елдан башлап, сугышларда 100 миллионнан артык кеше үлгән. Сугышта якын кешебезнең хәтта берсен югалткан булсак  та, миллионлаган кешенең үлеме китергән кайгы-хәсрәтне хәтта күз алдына китерү дә авыр.

7 «Ачлык... булыр» (Маттай 24:7). Тикшерүләр буенча, соңгы 30 елда ризык җитештерү бик күпкә арткан. Әмма кешеләр әле дә ачлыктан интегә, чөнки ризык алырга яки яшелчә-җимеш үстерер өчен җир сатып алырга аларның акчалары юк. Экономик яктан үсеп барган илләрдә миллиардтан артык кеше көненә бер долларга яки аннан да кимрәк акчага яши. Аларның күбесе ачлы-туклы яшәп интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләвенчә, ачлы-туклы яшәү аркасында һәр ел 5 миллионнан артык бала үлә.

8, 9. Гайсәнең җир тетрәүләр һәм үләтләр турындагы пәйгамбәрлекләренең безнең көннәрдә үтәлгәнен нәрсә күрсәтә?

8 «Көчле җир тетрәүләр... булыр» (Лүк 21:11). АКШның геологлары хәбәр иткәнчә, һәр ел уртача 19 көчле җир тетрәү көтелә. Алар аркасында йортлар зыян күрә, җир кабыгы ярыла. Шулай ук йортларны тулысынча җимерә торган көчле җир тетрәүләр булып тора. Андый җир тетрәүләр һәр ел үтә дип әйтеп була. Тулаем алганда, җир тетрәүләр аркасында 1990 елдан алып ике миллионнан артык кешенең гомере өзелгән. Бер чыганакта «хәзерге  технологияләр ярдәмендә корбаннар саны чак кына кимеде» дип әйтелә.

9 «Үләтләр... булыр» (Лүк 21:11). Медицина алга барса да, яңа авырулар туып тора, ә күптән билгеле булганнары кешеләрне җәфалауларын дәвам итә. Бер отчет буенча, туберкулез, малярия һәм холера кебек яхшы билгеле булган 20 авыру соңгы елларда тагын да көчәйгән, ә кайбер төрләрен дару белән дәвалау авырая бара. Шулай ук ким дигәндә яңа 30 авыру ачыкланган. Аларның кайберләрен ничек дәваларга икәнен белмиләр, ә кайберләре үлемгә китерә.

СОҢГЫ КӨННӘРДӘ ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘР

10. Син 2 Тимутигә 3:1—5 тә әйтелгән кайсы сыйфатларны бүгенге кешеләрдә күрәсең?

10 Изге Язмаларда соңгы көннәрдә булачак төрле вакыйгалар да һәм кеше җәмгыятендә булачак үзгәрешләр турында да әйтелә. Инҗилдә: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак»,— дип әйтелә (2 Тимутигә 3:1—5). Паул соңгы көннәрдә яшәүче кешеләр мондый булачак дигән:

  • үзләрен генә сөючән

  • акча яратучан

  • ата-анасын тыңламаучы

  • тугрылыксыз

  •   кешене яратмаучы

  • тотнаксыз

  • рәхимсез

  • Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы

  • тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар

11. Мәдхия 91:8 дә явыз кешеләрнең киләчәге турында нәрсә әйтелә?

11 Үзең яшәгән җирдә андый кешеләрне очратканың бармы? Әлбәттә. Андый кешеләр һәркайда бар. Һәм бу Аллаһының тиздән үзгәрешләр ясаячагын күрсәтә, чөнки Зәбурда: «Үлән тишелеп үскән шикелле, гөнаһлылар барлыкка килгән чакта, канунсызлык кылучылар да, мәңгегә юкка чыгу өчен чәчәк аталар»,— дип әйтелә (Мәдхия 91:8).

КУАНЫР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР

12, 13. Чын белем «ахыр заманда» ничек арткан?

12 Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, соңгы көннәрдә күп кайгы-хәсрәт булачак. Әмма бу куркыныч дөньяда яшәп тә, Йәһвә хезмәтчеләренең куаныр өчен сәбәпләре бар.

13 Чын «белем артыр». Бу сүзләр Данил китабында алдан ук язылган булган. Алар кайчан үтәлергә тиеш булган? «Ахыр заман» вакытында (Данил 12:4). Йәһвә эчкерсез кешеләргә Изге Язмаларны аңларга  аеруча 1914 елдан башлап ярдәм итә. Ул аларга бик кыйммәтле хакыйкатьләр ачыклаган. Алар Аллаһы исеме, аның нияте белән танышкан, Мәсихнең йолым корбаны турында хакыйкатьне, үлгәч кешеләр белән нәрсә була һәм нәрсә ул терелтү икәнен аңлаган. Моннан тыш, Йәһвә хезмәтчеләре, тормышлары үзләренә бәхет, ә Аллаһыга дан китерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлаганнар. Алар Патшалыкның нинди роль уйнаганын һәм җир өчен нәрсә эшләячәген яхшырак аңлый башлаганнар. Андый белем аларны нәрсә эшләргә дәртләндергән? Бу сорау башка бер пәйгамбәрлек белән бәйле. Ул да бу соңгы көннәрдә үтәлә.

«Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (Маттай 24:14)

14. Патшалык хакындагы яхшы хәбәр никадәр киң игълан ителә, һәм кем аны вәгазьли?

14 «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер». Бу сүзләрне Гайсә «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» турында сөйләгәндә әйткән (Маттай 24:3, 14). Бөтен җир йөзе буйлап Патшалык хакындагы яхшы хәбәр 230 дан артык илдә һәм 400 дән артык телдә яңгырый. Кешеләргә Патшалыкның нәрсә икәнлеге, аның нәрсә эшләячәге һәм нинди фатихалар китерәчәге турында сөйлиләр. Бу яхшы хәбәрне «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» чыккан миллионлаган Йәһвә Шаһите игълан итә (Ачылыш 7:9). Алар Аллаһы Сүзенең хак тәгълиматларын белергә теләгән миллионлаган кеше белән Изге Язмалар өйрәнүләре бушлай үткәрә. Гайсәнең чын мәсихчеләрне «барысы да... нәфрәт итәр» дигән сүзләрен искә төшерсәк, вәгазь турындагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше чын мәгънәдә могҗиза икәнен күрәбез! (Лүк 21:17).

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

15. а) Син соңгы көннәрдә яшәвебезгә ышанасыңмы? Аңлатып бир. б) Йәһвәгә каршы торганнарга «ахыр» нәрсә алып киләчәк, һәм Аллаһы Патшалыгы идарәсенә буйсынганнар белән нәрсә булачак?

15 Безнең көннәрдә Изге Язмалар китабының күп  пәйгамбәрлекләре үтәлә. Ә син соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә ышанасыңмы? Йәһвә Аллаһы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен туктатырга кирәк дигән карар чыгаргач, «ахыр» киләчәк (Маттай 24:14). «Ахыр» вакытында Аллаһы җирне явызлыктан чистартачак һәм үзенә белә торып каршы торганнарны юк итәчәк. Йәһвә Аллаһы моны Гайсә Мәсихкә һәм аның куәтле фәрештәләренә үтәргә кушкан (2 Тисалуникәлеләргә 1:6—9). Шайтан Иблис белән аның җеннәре халыкларны башка алдый алмаячак. Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы үзенең гадел җитәкчелегенә буйсынган кешеләргә үз фатихаларын мул итеп яудырачак (Ачылыш 20:1—3; 21:3—5).

16. Сиңа нинди адымнар ясау акыллы булыр иде?

16 Шайтанның бу дөнья төзелеше тиздән юк ителәчәк, шуңа күрә үзеңә мондый сорау бир: «Миңа нәрсә эшләргә?». Мондый адымнар яса: Йәһвә һәм аның таләпләре турында белем алуыңны дәвам ит (Яхъя 17:3); Изге Язмаларны тырышып өйрән; Йәһвә ихтыярын үтәргә теләгән кешеләр белән регуляр рәвештә очрашып тор (Еврейләргә 10:24, 25); Йәһвә биргән белемне үзләштер, яхшырак аңларга тырыш; Аллаһыга яраклы булыр өчен, тормышыңда тиешле үзгәрешләр яса (Ягъкуб 4:8).

17. Ни өчен бу дөнья төзәлешенең ахыры күп кешеләр өчен көтмәгән вакыйга булачак?

17 Гайсә соңгы көннәрдә яшәвебезне күрсәтүче дәлилләргә кешеләрнең күпчелеге игътибар итмәс дигән. Явызлар кинәт һәм көтмәгәндә юк ителәчәк. Кешеләр өчен бу «карак төнлә килгәндәй» булачак (1 Тисалуникәлеләргә 5:2). Гайсә болай дигән: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Кеше Улының килү чорында да шулай булачак. Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән  көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Кеше Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:37—39).

18. Гайсәнең нинди кисәтүенә без җитди карарга тиеш?

18 Шуңа күрә Гайсә Мәсих үзен тыңлаган кешеләргә болай дигән: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, тозак кебек булмасын. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Кеше Улы каршына [хупланган булып] килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36). Безгә Гайсә Мәсих сүзләренә җитди карарга кирәк. Ни өчен? Чөнки Шайтан дөньясы юк ителгәндә, Йәһвә Аллаһы һәм «Кеше Улы» — Гайсә Мәсих хуплаган кешеләр исән калачак. Алар матур яңа дөньяда мәңге яши алачак. Бу вакыт бик якын! (Яхъя 3:16; 2 Петер 3:13).

^ 4 абз. Микаил — Гайсә Мәсих. Моңа дәлилләрне «Җитәкче фәрештә Микаил. Ул кем?» дигән кушымтаны кара.