Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Шимбә

Шимбә

«Ял итү» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзеннән килеп чыккан. Еврейләр атнасының җиденче көне (безнеңчә әйткәндә, җомга көненең кояш батуыннан шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам иткән). Ел дәвамында уздырылган бүтән бәйрәм көннәре, шулай ук һәр 7 нче һәм 50 нче ел Шимбә дип аталган. Шимбә көнне руханиларның изге урындагы хезмәтеннән башка бернинди эш тә башкарылырга тиеш булмаган. Шимбә елларында җир эшкәртелми калырга тиеш булган һәм еврейләр бер-берсенең бурычларын түләтмәгәннәр. Муса канунындагы Шимбә көненә кагылышлы күрсәтмәләр акыллы булган, әмма тора-бара дини җитәкчеләр өстәмә таләпләр куеп, бу канунны үтәүне Гайсә көннәрендә яшәгән кешеләр өчен авыр йөк иткән (Чг 20:8; Лв 25:4; Лк 13:14—16; Кл 2:16).