Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

 ТУКСАН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үлгәннәрне терелтә

Гайсә үлгәннәрне терелтә

РӘСЕМДӘГЕ кызга 12 яшь. Аны кулыннан тотып торган кеше — Гайсә, ә янында бу кызның әтисе белән әнисе басып тора. Алар нәрсәгә шатлана? Син беләсеңме? Әйдә, моны белик.

Бу кызның әтисе Яһир исемле атаклы кеше. Бервакыт аның кызы авырып китә һәм аны урын өстенә салалар. Ләкин ул сәламәтләнми. Ул көннән-көн көчсезләнә генә. Яһир һәм аның хатыны бик борчылалар, чөнки кыз менә-менә үлеп китәр кебек күренә. Ә ул аларның бердәнбер кызлары. Шуңа күрә Яһир Гайсәне эзләп китә. Ул инде элегрәк Гайсә эшләгән могҗизалар турында ишеткән булган.

Яһир Гайсәне бик зур халык төркеме арасында таба. Кешеләр арасыннан үтеп, ул Гайсә алдына егыла һәм: «Минем кызым бик нык авырый. Зинһар, килеп аны савыктырчы»,— дип үтенә. Гайсә ризалаша.

Юлда барганда халык Гайсәне бар яктан кыса башлый. Бер вакыт ул туктый да һәм артына борылып: «Миңа кем кагылды?» — дип сорый. Гайсә үзеннән көч чыкканын сизә, шуңа күрә үзенә кемнеңдер кагылганын аңлый. Кем кагылган? 12 ел буе каты авырудан газапланган хатын. Ул килеп Гайсәнең киеменә кагылган һәм сәламәтләнгән!

Яһир Гайсәнең кешеләрне җиңел генә савыктырганын күреп, бераз тынычлана. Әмма бер кеше килә һәм Яһирга болай ди: «Гайсәне башка борчыма. Синең кызың вафат булды». Ә Гайсә моңа игътибар да итми һәм Яһирга: «Борчылма, барысы да яхшы булыр»,— ди.

Яһирның өенә килеп җиткәч, алар каты елап торучы кешеләрне күрәләр. Әмма Гайсә: «Еламагыз, кыз үлмәгән, ул йоклый гына»,— ди. Ләкин алар кызның үлгәнен беләләр, шуңа күрә Гайсәдән көләләр.

Шунда Гайсә кызның әти-әнисе һәм өч рәсүле белән кыз яткан бүлмәгә керә. Ул кызның кулыннан тота да: «Тор»,— дип әйтә. Һәм рәсемнән күренгәнчә, кыз терелә һәм урыныннан тора һәм бүлмә буйлап йөри башлый! Менә ни өчен аның әтисе һәм әнисе шатлана.

Гайсә кешеләрне моңа кадәр дә терелткән. Беренче терелтелгән кеше, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Наин шәһәрендәге тол хатынның улы булган. Гайсә шулай ук Мәрьям белән Мартаның абыйлары Лазарны терелткән. Гайсә Аллаһы билгеләгән патша булып идарә иткәндә, ул бик күп кешеләрне терелтәчәк. Нинди шатлыклы хәбәр, шулай бит?