РӘСЕМГӘ кара. Баганага уралган елан чынмы? Юк. Бу еланны бакырдан ясаганнар. Йәһвә Мусага еланны баганага беркетергә куша. Аллаһы моны кешеләр еланга карап үлмәсеннәр өчен боера. Әмма җирдә шуышып йөргән еланнар чын. Алар кешеләрне чаккач, кешеләр авырый башлый. Ни өчен бу булган соң? Син беләсеңме?

Чөнки исраиллеләр Аллаһыга һәм Мусага каршы чыга. Алар: «Ни өчен син безне Мисырдан алып чыгып, бу чүлгә үләр өчен алып килдең? Монда ашарга да, эчәргә дә бернәрсә юк. Ә бу маннаны без башка ашый алмыйбыз»,— дип зарлана.

Чынлыкта манна бик тәмле ризык. Йәһвә аны могҗиза итеп бирә. Ул шулай ук могҗиза итеп су да бирә. Әмма халык моның кадерен белми. Шуңа күрә Йәһвә җәза итеп, агулы еланнар җибәрә. Еланнар исраиллеләрне чага һәм аларның күбесе үлә.

Кешеләр Муса янына килеп ялваралар: «Без, Йәһвәгә һәм сиңа каршы чыгып, гөнаһ эшләдек. Йәһвәгә дога кыл: ул еланнарны алып куйсын».

Һәм Муса халык өчен сорап дога кыла. Йәһвә Мусага: «Бакыр елан яса һәм аны баганага беркетеп куй»,— ди. Ә елан чаккан һәр кешегә шул бакыр еланга карарга куша. Муса Йәһвәнең әйткәнен төгәл үти. Һәм елан чаккан кешеләр бакыр еланга карап сәламәтләнә.

Бу вакыйгадан без нәрсә беләбез? Без барыбыз еланнар чаккан исраиллеләргә охшаш. Иртәме-соңмы бар кешеләр дә үлә. Син кешеләр картая, авырый һәм үлә икәнен беләсең. Бу беренче ир белән хатын, Адәм белән Хаува аркасында: алар Йәһвәне кире каккан, ә без — аларның балалары. Әмма Йәһвә безгә мәңгелек тормышка юл ача.

Йәһвә җиргә үзенең улы Гайсә Мәсихне җибәргән. Бик күп кешеләр аны начар кеше дип санаган, шуңа күрә аны баганага кадаклаганнар. Әмма Йәһвә Гайсәне безне үлемнән коткарыр өчен биргән. Без Гайсәгә карап аның юлы буенча барсак, мәңге яши алачакбыз. Киләсе бүлекләрдән моның турыда күбрәк белербез.