Төп мәгълуматка күчү

Йәһвә Шаһитләре

Телне сайлагыз татар

Бу дөнья белән кем идарә итә?

Бу дөнья белән кем идарә итә?

Сезнеңчә . . .

  • Аллаһымы?

  • кешеләрме?

  • Шайтанмы?

 ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора» (1 Яхъя 5:19, «Инҗил. Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

«[Гайсә] Иблиснең эшләрен җимерергә дип килде» (1 Яхъя 3:8).

БУ СҮЗЛӘР...

дөнья проблемаларның сәбәбен күрсәтә (Ачылыш 12:12).

дөнья хәленең яхшы якка үзгәрүенә өмет бирә (1 Яхъя 2:17).

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа өч сәбәп китерелә.

  • Шайтанның идарәсе юк ителәчәк. Йәһвә Шайтанның кешелек өстеннән хакимлеген юк итәчәк. Ул Иблисне һәм кешелеккә китергән бар зыянын «юк итәргә» вәгъдә бирә (Еврейләргә 2:14).

  • Аллаһы Гайсә Мәсихне дөнья өстеннән идарә итәр өчен сайлаган. Шайтан үзе турында гына уйлап яши. Гайсә бүгенге шул явыз идарәчегә бер дә охшамаган. Гайсәнең идарәсе турында әйткәндә, Аллаһы мондый вәгьдә бирә: «[Ул] ярлыны, мескенне кызганыр... Аларның җаннарын мәкердән һәм көчләүдән саклар» (Мәдхия 71:13, 14).

  • Аллаһы ялганлый алмый. Инҗилдә: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый»,— дип әйтелә (Еврейләргә 6:18). Йәһвә берәр нәрсә эшләргә вәгьдә итә икән, бу инде үтәлгән дип әйтеп була! (Ишагыйя 55:10, 11). «Бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак» (Яхъя 12:31).

 НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Бу дөньяның идарәчесе юк ителгәч, дөнья нинди булачак?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. МӘДХИЯ 36:10, 11 һәм АЧЫЛЫШ 21:3, 4 не карагыз.

© 2013 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania

Бесплатно. Это издание — часть всемирной библейской просветительной деятельности, которая проводится христианскими Свидетелями Иеговы и поддерживается добровольными пожертвованиями