ЛҮК 15:11—32

  • ЮГАЛГАН УГЫЛ ТУРЫНДА МИСАЛ

Гайсә әле генә Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында, Переядә булганда, югалган сарык һәм югалган драхма тәңкә турында мисаллар сөйләгән. Бу ике мисал да бер үк нәрсәгә өйрәтә: гөнаһ кылучы тәүбә итеп, Аллаһыга кайтканда, сөенергә кирәк. Фарисейлар белән канунчылар Гайсәне андый кешеләрне ачык йөз белән кабул иткәне өчен тәнкыйтьли. Ләкин алар Гайсәнең ике мисалыннан берәр нәрсәгә өйрәнгәнме? Алар күктәге Атабызның тәүбә иткән гөнаһ кылучыларга ничек караганын аңлыймы? Хәзер Гайсә, шул ук мөһим фикергә басым ясап, дулкынландыргыч бер мисал китерә.

Бу мисалда бер ата һәм аның ике улы турында сүз бара. Кече угыл — мисалның төп герое. Фарисейлар белән канунчылар да, Гайсәне тыңлаган башка кешеләр дә кече угыл белән булган вакыйгалардан үгет-нәсыйхәт ала ала. Әмма Гайсәнең ата белән олы улы турында әйткәннәре дә игътибарга лаек, чөнки алар күрсәткән карашлар да гыйбрәт алырлык. Әйдәгез, Гайсәнең мисалыннан шул өч кеше турында белик.

«Бер кешенең ике улы булган,— дип башлый Гайсә.— Аларның кечесе атасына: „Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бир әле“,— дигән. Шунда атасы милекне улларына бүлеп биргән» (Лүк 15:11, 12). Игътибар итегез, кече угыл мирасны сораганда атасы әле үлмәгән була. Бу угылның үз өлешен хәзер аласы һәм шулай итеп бәйсез буласы һәм аның белән нәрсә теләсә, шуны эшлисе килә. Ул нәрсә эшләр соң?

«Берничә көн үткәннән соң,— дип дәвам итә Гайсә,— кече улы барысын җыеп, ерак илгә чыгып киткән һәм анда типтереп яшәп, үзенең бар милкен туздырып бетергән» (Лүк 15:13). Үз балалары турында кайгырткан һәм аларны тәэмин иткән атасы белән өендә иминлектә яшәр урынына, бу угыл бүтән илгә күчеп китә. Анда ул узынып һәм җенси теләкләренә бирелеп, бөтен мирасын сарыф итеп бетерә. Аннан соң авыр вакытлар килә. Бу турыда Гайсә болай ди:

«Бар нәрсәсен туздырып бетергәч һәм шул илдә бик каты ачлык башланганга, ул мохтаҗлыкка  калган. Шунда ул шул илнең бер кешесенә барып ялланган, ә тегесе аны үз басуларына дуңгызлар көтәргә җибәргән. Ул инде дуңгызлар ашый торган кузаклар белән дә тукланырга шат булган, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән» (Лүк 15:14—16).

Аллаһы кануны буенча, дуңгыз нәҗес хайван дип саналса да, бу угылга дуңгыз көтүчесе булырга туры килә. Ачлыктан интеккәнгә, ул үзе көткән дуңгызлар ашаган азыкны ашарга әзер була. Аяныч хәле аркасында һәм өметсезлеккә бирелеп, ул «акылына килә». Ул нәрсә эшли? Ул болай ди: «Әтиемнең күпме ялчылары туйганчы икмәк ашый, ә мин монда ачтан үләм! Әтием янына кайтыйм да болай диим: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“». Аннары ул тора да атасы янына кайтып китә (Лүк 15:17—20).

Атасы аны ничек кабул итәр? Улына ачуланып ташланырмы һәм акылсызларча өйне ташлап киткәне өчен орышырмы? Ул аңа ваемсыз, караңгы йөз күрсәтерме? Ә сез аны ничек кабул итәр идегез? Ул сезнең улыгыз я кызыгыз булса, сез ни эшләр идегез?

ЮГАЛГАН УГЫЛ ТАБЫЛА

Гайсә атаның хисләрен һәм нәрсә эшләгәнен болай дип тасвирлый: «Ул әле еракта  булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән» (Лүк 15:20). Улының типтереп яшәгәнен ишеткән булса да, атасы аны ачык йөз белән кабул итә. Йәһвәне беләбез һәм аңа гыйбадәт кылабыз дип әйткән яһүди җитәкчеләр бу мисалдан күктәге Атабызның тәүбә иткән гөнаһ кылучыларга карата хисләрен күрерме? Алар Гайсәнең дә шундый ук рух күрсәткәнен танырмы?

Зирәк ата, һичшиксез, үз улының күңелсез һәм боеккан йөзен күреп, аның тәүбә иткәнен аңлыйдыр. Атасының беренче булып үзенә таба йөгереп килгәне угылны үз гөнаһларын танырга булыша. Гайсә болай ди: «Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен“,— дигән» (Лүк 15:21).

Шунда атасы үз хезмәтчеләренә болай дип әйтә: «Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап, бәйрәм итик, чөнки бу улым үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды». Һәм алар «күңел ача башлый» (Лүк 15:22—24).

Ул вакытта олы угыл кырда була. Гайсә аның турында болай ди: «Кайтып килгәндә, өенә җитәрәк, ул музыка белән бию тавышлары ишеткән. Хезмәтчеләрнең берсен чакырып, ул: „Нәрсә булды?“ — дип сораган. Тегесе аңа: „Энең кайтты, һәм әтиең аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, симертелгән бозау чалдырды“,— дигән. Шунда олы угылның ачуы чыккан, һәм аның өйгә керәсе килмәгән. Әтисе исә, чыгып, аңардан өйгә керүен үтенә башлаган. Шулчак ул әтисенә болай дигән: „Менә! Мин сиңа инде күпме еллар кол кебек хезмәт итәм һәм бер әмереңне дә бозмадым, шулай да синең миңа дусларым белән бергә күңел ачу өчен кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. Ә милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу улыңның кайтуы булды, син шунда ук аның  өчен симертелгән бозауны чалдыргансың“» (Лүк 15:25—30).

Гайсә гади кешеләргә һәм гөнаһ кылучыларга мәрхәмәт һәм игътибар күрсәткәндә, кем аны моның өчен, олы угыл кебек, тәнкыйтьләгән? Канунчылар белән фарисейлар түгелме? Алар Гайсәне гөнаһ кылучылар белән яхшы мөгамәлә иткәне өчен хөкем иткәнгә, ул бу мисалны сөйләгән дә. Әлбәттә, Аллаһының мәрхәмәт күрсәтүен хөкем иткән һәркем бу мисалдан сабак алырга тиеш.

Гайсә үз мисалын атаның олы улына мондый мөрәҗәгате белән тәмамлый: «Улым, син бит һәрвакыт минем белән, бар нәрсәм синеке. Ә энең үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды, шуңа күрә без шатланып бәйрәм итә башладык» (Лүк 15:31, 32).

Гайсә олы угылның аннары нәрсә эшләгәнен әйтми. Әмма соңрак, Гайсәнең үлеменнән һәм терелтелүеннән соң, «күп кенә руханилар бу иман юлына» баскан (Рәсүлләр 6:7). Алар арасында, бәлки, Гайсәнең югалган угыл турындагы көчле мисалын ишеткән кешеләр дә булгандыр. Әйе, хәтта алар да, акылга килеп, тәүбә итә һәм Аллаһыга кайта алган.

Гайсәнең шәкертләре бүген дә шул искиткеч мисалдан күп мөһим сабаклар ала ала һәм алырга тиеш тә. Беренчедән, без «ерак илдә» төрле вәсвәсәләргә бирелеп йөрү урынына Аллаһы халкы белән бергә безне яраткан һәм тәэмин иткән Атабызның кайгыртуын татып яшәү чыннан да акыллы икәнен белдек.

Икенчедән, Аллаһы юлыннан читкә китсәк, без, Атабызның хуплавын яңадан алыр өчен, басынкылык күрсәтеп, аңа кайтырга тиеш.

Өченче сабакны атаның мәрхәмәтле, кичерүчән рухын һәм олы угылның үпкәләүчән, рәхимсез холкын чагыштырып күреп була. Әйе, дөрес юлдан киткән кеше чын күңелдән тәүбә итеп, Ата йортына кайтса, Аллаһының хезмәтчеләре кичерүчән һәм киң күңелле булырга тиеш. Әйдәгез, кардәшебез үле булып, терелсә, югалган булып, табылса, моңа шатланыйк.