ЛҮК 19:11—28

  • ГАЙСӘНЕҢ УН МИНА ТУРЫНДАГЫ МИСАЛЫ

Гайсә үзенең шәкертләре белән, мөгаен, әле һаман да Заккай өендә. Анда алар Иерусалимга барышлый тукталган иде. Аның шәкертләре «Аллаһы Патшалыгы» тиздән урнаштырылачак, ә Гайсә анда патша булачак дип уйлый (Лүк 19:11). Алар, Гайсәнең үләргә тиеш икәнен аңлый алмаган кебек, бу хакыйкать турында да ялгыш фикердә тора. Шуңа күрә Патшалыкның идарә итә башлавына әле ерак икәнен күрсәтер өчен, Гайсә аларга бер мисал китерә.

Ул болай ди: «Затлы нәселдән булган бер кеше, патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән. Аннан соң ул кире кайтырга тиеш булган» (Лүк 19:12). Андый сәяхәт өчен вакыт кирәк булыр. Билгеле, «затлы нәселдән булган... кеше» — Гайсә, ул «ерак илгә» — күккә китә. Анда аның Атасы аңа патша хакимлеген бирәчәк.

Затлы нәселдән булган бу кеше, киткәнче, ун хезмәтчесен чакырып, аларның һәрберсенә көмеш мина бирә һәм аларга: «Мин кайтканчы боларны сәүдә эшендә кулланыгыз, алар табыш китерсен»,— дип әйтә (Лүк 19:13). Көмеш мина — зур акча берәмлеге. Бер мина авыл хуҗалыгы эшләрендә өч айдан артык эшләп алынган эш хакын тәшкил итә.

Шәкертләр мисалдагы ун хезмәтчегә охшаш икәннәрен аңлыйдыр, чөнки Гайсә үзләрен урак өсте эшчеләре белән инде чагыштырган иде (Маттай 9:35—38). Әлбәттә, ул аларны ашлык җыярга җибәрми. Ул аларның Аллаһы Патшалыгында идарә итәчәк башка шәкертләрне җыюын тели. Моның өчен алар үзләрендә булган бар нәрсәне куллана.

Гайсә бу мисалда тагын нәрсәне ачыклый? Аның сүзләре буенча, ватандашлары «аңа [затлы нәселдән булган кешегә] нәфрәт белән караган һәм аның артыннан: „Без бу кешенең үз өстебездән патша булуын теләмибез“,— дип әйтер өчен, илчеләр җибәргән» (Лүк 19:14). Шәкертләр яһүдләрнең Гайсәне кабул итмәгәнен, ә кайберәүләрнең аны хәтта үтерәсе килгәнен белә. Гайсә үлгәннән соң һәм күккә күтәрелгәннән соң, күпчелек яһүд аның шәкертләрен эзәрлекләп, Гайсәгә ничек караганнарын күрсәтер. Бу каршы килүчеләр Гайсәнең патша булуын теләмәгәнен ачык итеп белдерә (Яхъя 19:15, 16; Рәсүлләр 4:13—18; 5:40).

Ә ун хезмәтче үзләренә бирелгән миналарны, затлы нәселдән булган кеше «патша хакимлеген» алып, кире кайтканчы, ничек куллана? Гайсә болай ди: «Патша хакимлеген кабул итеп кайтып җиткәч, ул көмеш акча бирелгән хезмәтчеләрен, шул акчаларны эштә кулланып күпме табыш алганнарын белер өчен, үзе янына чакырырга кушкан. Беренчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина ун мина табыш китерде“,— дигән. Ул аңа: „Бик әйбәт, син яхшы хезмәтче! Кечкенә генә нәрсәдә тугры булганың өчен, сиңа ун шәһәр өстеннән хакимлек бирелә“,— дигән. Шунда икенчесе килеп: „Хуҗам, син биргән мина биш мина табыш китерде“,— дип әйткән. Хуҗасы аңа: „Син биш шәһәр белән идарә ит“,— дигән» (Лүк 19:15—19).

Шәкертләр, шул хезмәтчеләргә охшаш булганнарын аңлап, күбрәк шәкертләр булдырыр өчен, үзләрендә булган бар нәрсәне тулысынча кулланса, Гайсәнең үзләре белән канәгать булачагына ышана ала. Алар бер дә шикләнмәскә мөмкин: ул андый тырышлыкларны бүләкләр. Әлбәттә, Гайсә шәкертләре төрле шартларда яши, һәм аларның мөмкинлекләре һәм сәләтләре аерылып тора. Әмма «патша хакимлеген» алган Гайсә аларның шәкертләр булдыру эшендә тугрылык белән куйган тырышлыкларын күрер һәм фатихалар (Маттай 28:19, 20).

Гайсә үз мисалын бөтенләй башкача эш иткән хезмәтче турында әйтеп тәмамлый: «Башкасы килеп болай дип әйткән: „Хуҗам, менә син биргән мина, мин аны кулъяулыкка төреп, саклап тоттым. Мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит, акча салмаган урыннан акча аласың, чәчмәгәнеңне урасың“. Хуҗасы аңа болай дигән: „Явыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хөкем  итәм. Син минем кырыс булуымны, акча салмаган урыннан акча алуымны, чәчмәгәнне уруымны белә идең бит, алайса, ни өчен мин биргән көмеш акчаларны әйләнешкә кертмәдең? Ул чакта мин кайткач, аларны табышы белән алган булыр идем“. Шунда ул үзе янында торучыларга: „Аңардан минаны алыгыз да ун минасы булганга бирегез“,— дигән» (Лүк 19:20—24).

Бу хезмәтче үз хуҗасының патшалыгындагы байлыкны арттырыр өчен тырышлыклар куймаган, шуңа күрә үзендә булганны югалта. Рәсүлләр Гайсәнең Аллаһы Патшалыгында патшалык итә башлаячагын бик көтә. Шуңа күрә алар Гайсәнең шул соңгы хезмәтче турында әйткәннәреннән шуны аңлыйдыр: тырыш булмасалар, бу Патшалыкта үзләре өчен урын табылмас.

Гайсәнең сүзләре тугры шәкертләрне күбрәк тырышлыклар куярга этәрергә тиеш. Ул болай ди: «Сезгә шуны әйтәм: кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр». Аннары ул «үзләре өстеннән патшалык» итүен теләмәгән дошманнары үтерелер дип өсти. Бу мисалны сөйләгәннән соң, Гайсә Иерусалимга таба юлын дәвам итә (Лүк 19:26—28).