ЛҮК 24:13—49 ЯХЪЯ 20:19—29

  • ГАЙСӘ ИМАУСКА БАРГАН ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ КҮРЕНӘ

  • ГАЙСӘ ҮЗ ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ ЯЗМАЛАРНЫ ҖЕНТЕКЛӘП АҢЛАТА

  • ТОМАС БҮТӘН ШИКЛӘНМИ

Якшәмбе, 16 нисан көнне, шәкертләрнең күңелләре төшенке була. Алар төрбәнең ни өчен буш булганын аңламый (Маттай 28:9, 10; Лүк 24:11). Соңрак, шул ук көнне, Клеопас белән тагын бер шәкерт Иерусалимнан 11 километр ераклыкта урнашкан Имауска юл тота.

Бар булган вакыйгалар турында сөйләшеп барганда, яннарына бер юлчы килә һәм алар белән бергә бара башлый. Ул алардан: «Сез нәрсәләр хакында фикерләшеп барасыз?» — дип сорый. Шунда шәкертләр туктый. Аларның йөзләре кайгылы, һәм Клеопас: «Күрәсең, син килмешәк һәм Иерусалимда беркем белән дә аралашмый яшисең. Син шәһәрдә бу көннәрдә булган хәлләр турында ишетмәдеңмени?» — ди. «Нинди хәлләр турында?» — дип сорый юлчы алардан (Лүк 24:17—19).

«Насаралы Гайсә белән булган хәлләр турында,— дип әйтә алар.— Без бит ул Исраилне азат итәргә тиешле кеше булыр дип өметләнгән идек» (Лүк 24:19—21).

Клеопас белән аның юлдашы бар вакыйгаларны — хатын-кызларның Гайсә салынган төрбәнең буш булуын һәм гаҗәеп күренеш күргәннәрен — фәрештәләрнең Гайсә турында ул тере дигәннәрен сөйләп бирәләр. Алар аңа шулай ук башкаларның да төрбә янына барганнарын һәм «барысы нәкъ хатын-кызлар сөйләгәнчә булганын» әйтә (Лүк 24:24).

Шул ике шәкерт бу вакыйгаларның мәгънәсен аңламый. Аларның карашлары үзләренә Гайсәнең терелгәненә ышанырга комачаулый. Теге юлчы, аларның карашларын төзәтеп, болай ди: «И тупас йөрәкле акылсызлар! Ни өчен сез пәйгамбәрләрнең бар әйткәннәренә ышанмыйсыз? Әллә Мәсих данланыр өчен бар бу газапларны кичереп чыгарга тиеш түгел идемени?» (Лүк 24:25, 26). Шуннан соң ул Язмаларның Мәсихкә кагылышлы күп кенә өзекләрен аңлатып бирә.

Ниһаять, өчесе дә Имауска якынлаша. Ике шәкерт теге юлчыдан күбрәк ишетергә теләп: «Инде кич җитә, кал безнең белән»,— дип, аны өнди башлый. Ул алар белән кала. Бергәләп табын янында утырганда, ул дога кыла һәм икмәкне сындыргалап, аларга бирә. Шунда алар аны танып ала, ләкин ул юкка чыга (Лүк 24:29—31). Хәзер алар белә: Гайсә чыннан да терелгән!

Шатлыктан алар бер-берсенә: «Ул безнең белән юлда сөйләшкәндә һәм Язмаларны җентекләп аңлатканда, әллә күңелләребез күтәрелеп китмәдеме?» — дип әйтә (Лүк 24:32). Алар кире Иерусалимга кайта һәм рәсүлләр белән калган шәкертләрне эзләп таба. Клеопас белән аның юлдашы әле дәшәргә дә өлгерми, аларга: «Хуҗабыз чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде!» — диләр (Лүк 24:34). Шуннан соң болар да Гайсәнең үзләренә күренгәнен сөйләп бирә. Әйе, алар да Гайсәнең терелгәненә шаһит.

Хәзер исә шаккатыргыч вакыйга була: шәкертләр яһүдләрдән курыкканга ишекләрне бикләп бүлмәдә утырса да, Гайсә алар алдында пәйда була! Алар арасына басып, ул тыныч кына: «Исән-имин булыгыз»,— ди. Әмма алар куркуга төшә. Бер тапкыр булган кебек, алар «рухи зат күрәләр дип уйлый» (Лүк 24:36, 37; Маттай 14:25—27).

Гайсә — шәкертләрнең күзенә күренгән нәрсә дә, өрәк тә түгел, аның физик тәне бар. Моны күрсәтеп, ул болай ди: «Нигә сез шомландыгыз? Ник күңелләрегездә шикләр туды? Кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу мин. Миңа кагылыгыз һәм үзегез күрегез, рухның тәне һәм сөяге юк, ә миндә, күргәнегезчә, бар» (Лүк 24:36—39). Алар шатланып һәм гаҗәпләнеп куя, шулай да шикләнеп тора.

Үзенең чыннан да тере булуын күрсәтер өчен, ул алардан: «Ашарга берәр нәрсәгез  бармы?» — дип сорый. Аңа бер кисәк кыздырылган балык бирәләр. Ул аны алып ашый да, болай ди: «Мин әле сезнең белән бергә булган чакта [әле үлгәнчегә кадәр] сезгә Муса канунында, пәйгамбәрләр язмаларында һәм Зәбур китабында минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашарга тиеш дип сөйләгән идем» (Лүк 24:41—44).

Клеопас белән аның иптәшенә булышкан кебек, хәзер Гайсә бу бүлмәдә җыелганнарның һәммәсенә дә Язмаларны аңларга ярдәм итә. «Язмаларда әйтелгәнчә,— дип әйтә ул,— Мәсих газап чигәчәк, өченче көнне үледән терелеп торачак һәм гөнаһлар кичерелсен өчен тәүбә итү аның исеменнән бар халыкларда вәгазьләнәчәк. Бу эш Иерусалимнан башланачак. Сез моңа шаһит булырсыз» (Лүк 24:46—48).

Рәсүл Томас бу очрашуга ни өчендер килми кала. Шуңа күрә башкалар, аны очраткач, куанып аңа: «Без Хуҗабызны күрдек!» — диләр. «Аның кулларындагы кадак яраларын күрмичә һәм кадак яраларына бармагымны, кабыргаларына кулымны тидереп карамыйча, һич ышанмам»,— дип әйтә Томас (Яхъя 20:25).

Сигез көн үткәч, шәкертләр янә бер йортта җыелып утыра. Бу очракта Томас та алар белән бергә. Ишекләр бикле булса да, Гайсә кеше тәнендә килеп керә һәм араларына басып: «Исән-имин булыгыз»,— дип исәнләшә. Аннары ул Томаска: «Бармагыңны монда куй һәм кулларыма кара. Кулыңны суз һәм кабыргаларыма кагыл. Башка шикләнмә, ышан»,— дип әйтә. «Минем Хуҗам һәм минем Аллаһым!» — дип кычкырып җибәрә Томас (Яхъя 20:26—28). Әйе, хәзер Томасның бер шиге дә юк: Гайсә, Йәһвә Аллаһының вәкиле һәм илаһи зат буларак, аның алдында тере килеш басып тора.

«Мине күргәнгә ышандыңмы? Күрмичә ышанучылар бәхетле»,— дип әйтә аңа Гайсә (Яхъя 20:29).