Сез нәрсә диярсез?

  • әйе

  • юк

  • бәлки

 ИНҖИЛДӘ БОЛАЙ ДИП ӘЙТЕЛӘ:

«Аллаһы... аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак». (Ачылыш 21:3, 4, «Инҗил. Яңа дөнья тәрҗемәсе»).

БУ СҮЗЛӘР ШУНЫ АҢЛАТА:

Авырлыкларыбызның чыганагы — Аллаһы түгел (Ягъкуб 1:13).

Без газап чиккәндә, Аллаһы безнең хәлгә керә (Зәкәрия 2:8).

Бар газаплар һичшиксез юк ителәчәк (Мәдхия 36:9—11).

 ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?

Әйе. Аста моңа ике сәбәп китерелә.

  • Аллаһы газапларны һәм гаделсезлекне нәфрәт итә. Борынгы заманда, Аллаһы халкы җәберләнгәндә, Йәһвә Аллаһы нинди хисләр кичергән. Изге Язмаларда аңа үз «халкының җәберләнүен күрү» авыр булган дип әйтелә (Хакимнәр 2:18).

    Башка кешеләргә зыян китерүчеләргә карата Аллаһы ваемсыз калмый. Мәсәлән, Изге Язмаларда Аллаһы өчен «гаепсезгә кан коючы куллар» җирәнгеч дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 6:16, 17).

  • Аллаһы һәр кеше турында кайгырта. Һәр кеше «үз бәласен һәм үз авыртуын» белә, әмма Йәһвәгә дә бу билгеле! (2 Елъязма 6:29, 30).

    Йәһвә үз Патшалыгы ярдәмендә һәр кешенең газапларын бетерәчәк (Маттай 6:9, 10). Ә әлегә ул үзен чын күңелдән эзләгән кешеләрне юатып тора (Рәсүлләр 17:27; 2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

 НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ:

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Изге Язмаларда бу сорауга җавап бар. РИМЛЫЛАРГА 5:12 һәм 2 ПЕТЕР 3:9 ны карагыз.

КҮБРӘК БЕЛЕР ӨЧЕН

© 2013 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania

Бесплатно. Это издание — часть всемирной библейской просветительной деятельности, которая проводится христианскими Свидетелями Иеговы и поддерживается добровольными пожертвованиями