Бу кеше нәрсәне аңлап бетермәгән?

БЕР тапкыр Гайсә янына бер кеше килгән. Ул Гайсәнең бик зирәк булганын белгән, шуңа күрә аңа болай дигән: «Остаз, абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен әле». Бу кеше абыйсы үз әйберләрен аның белән бүлешергә тиеш дип уйлаган.

Син Гайсә урынында булсаң, аңа нәрсә әйтер идең? ~ Гайсә эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алган. Бу кеше абыйсында булган нәрсәләргә мохтаҗ булмаган, юк. Ул тормышта иң мөһиме нәрсә икәнен аңлап бетермәгән.

Ә хәзер уйланыйк. Безнең тормышыбызда нәрсә иң мөһиме булырга тиеш? Матур уенчыклар, яңа киемнәр яки башка шундый нәрсәләрме? ~ Юк, тормышта моннан да мөһимрәк нәрсәләр бар. Моның турында Гайсә әйткән. Ул Аллаһыны оныткан бер кеше турында хикәя сөйләгән. Синең бу хикәяне тыңлыйсың киләме? ~

Бу кеше бик бай булган. Аның үз җире һәм амбарлары булган. Бер елны ул мул уңыш җыйган. Ашлыгы шулкадәр күп булган, хәтта амбарларына да сыймый башлаган. Бу кеше нәрсә эшләгән? Ул үз-үзенә болай дигән: «Амбарларымны сүтәм дә, зуррак амбарлар салам һәм бөтен ашлыгымны, бөтен малымны шунда җыям».

 Бу бай кеше шулай эшләү акыллы дип уйлаган. Күп байлык җыйганга, ул үзен зирәк дип санаган. Шулчак ул үз-үзенә: «Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың җыелган; ял ит, аша, эч, күңел ач»,— дигән. Әмма ул дөрес уйламаган. Беләсеңме, ни өчен? ~ Ул үзе турында һәм күңел ачу турында гына уйлаган, ә Аллаһыны бөтенләй оныткан.

Бу бай кеше нәрсә турында уйлап утыра?

Аллаһы байга болай дигән: «И акылсыз, шушы төндә синнән җаныңны алачаклар. Җыйганнарың кемгә калыр соң?» Җыйган әйберләрен бу кеше, үлгәч, куллана алыр идеме? ~ Юк, аның бар байлыгы башка берәүгә калыр иде. «Үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була»,— дигән Гайсә (Лүк 12:13—21).

Синең бу бай кеше кебек буласың килмидер, шулай бит? ~ Ул байның тормышында иң мөһиме байлык җыю булган. Шул  аның хатасы булган да. Аңа һәрвакыт нәрсәдер җитмәгән, ул күбрәкне теләгән. Ләкин ул «Аллаһы каршында бай» булмаган.

Күп кенә кешеләр бу бай кешегә охшаш. Аларга һәрвакыт нәрсәдер җитми. Ләкин бу зур проблемаларга китерә ала. Синең уенчыкларың бармы? ~ Ә нинди уенчыклар? ~ Әйтик, берәр дустыңда синдә булмаган туп яки курчак бар, ди. Әти-әниеңнән шундый ук уенчык алуларын сорасаң, бу дөрес булыр идеме? ~

Кайвакыт сиңа уенчыктан да кадерлерәк нәрсә юк кебек тоеладыр. Әмма вакыт узгач, нәрсә була? ~ Ул искерә. Уенчык ватылса, аның белән бүтән инде уйныйсы килми. Ләкин уенчыклардан да кадерлерәк нәрсә бар. Беләсеңме, нәрсә ул? ~

Уенчыклардан кыйммәтлерәк нәрсә бармы?

Бу — синең тормышың. Синең тормышың бик кадерле, чөнки ансыз син бер нәрсә дә эшли алмас идең. Әмма тормышың Аллаһыга тыңлаучан булуыңа бәйле, шулай бит? ~ Шуңа күрә, әйдә, беркайчан да Аллаһыны оныткан теге акылсыз бай кеше сыман булмыйк.

 Балалар гына түгел, зурлар да теге бай кеше кебек акылсыз эш итә. Аларның кайберләре булганы белән канәгать булып калмый, алар һәрвакыт күбрәккә омтыла. Аларның ашарга ризыгы, кияргә киеме һәм яшәр өчен урыннары бар. Әмма аларга бу җитми. Алар күбрәк кием, зуррак йортлар тели. Ләкин моның өчен акча кирәк. Шуңа күрә алар күп эшли. Ә күбрәк акча алган саен, аларның күбрәк нәрсәләр сатып аласы килә.

Кайбер зурлар шулкадәр күп эшли, аларның хәтта гаиләләре өчен вакытлары дә калмый. Аллаһы өчен дә вакытлары юк. Акчалары аларның тормышларын саклый аламы? ~ Юк, саклый алмый. Үлгәч, аларга акчалары кирәк булырмы? ~ Юк. Чөнки үлеләр бернәрсә дә эшли алмый (Вәгазьче 9:5, 10).

Димәк, акча булуы начар булып чыга мыни? ~ Юк. Без акчага ризык, кием-салым сатып ала алабыз. Изге Язмаларда акча яклау бирә дип әйтелә (Вәгазьче 7:12). Әмма акчаны ярата башласак, җитди проблемаларыбыз туарга мөмкин. Ул чакта без үзенә байлык җыйган, ләкин Аллаһы каршында бай булмаган теге акылсыз кеше кебек булачакбыз.

«Аллаһы каршында бай булу» нәрсә аңлата? ~ Бу тормышыбызда Аллаһы беренче урында булырга тиеш дигәнне аңлата. Кайберәүләр үзләрен Аллаһыга ышанабыз диләр. Ышансаң, шул җитәр, ди алар. Әмма алар чыннан да Аллаһы каршында баймы? ~ Юк, алар Аллаһыны оныткан теге бай кешегә охшаш.

Гайсә үзенең күктәге Әтисен беркайчан да онытмаган. Ул байлык җыярга тырышмаган. Аның әйберләре дә күп булмаган. Гайсә тормышта нәрсә иң мөһиме икәнен белгән. Тормышта иң мөһиме нәрсә соң ул, син беләсеңме? ~ Аллаһы каршында бай булу.

Бу кызның тормышында иң мөһиме нәрсә?

Әйт әле миңа, без Аллаһы каршында ничек бай була алабыз? ~ Әйе, ул хуплаган эшләрне башкарып. Гайсә болай дигән: «Мин һәрвакыт ул хуплаганны эшлим» (Яхъя 8:29). Без Аллаһы теләгән эшләрне башкарсак, бу аңа ошый. Әйтче, Аллаһыны  сөендерер өчен, сиңа нәрсә эшләргә кирәк? ~ Әйе, моның өчен Изге Язмаларны укырга, җыелыш очрашуларына йөрергә, Аллаһыга дога кылырга һәм аның турында башкаларга сөйләргә кирәк. Боларның барысы — тормышта иң мөһим нәрсәләр.

Гайсә Аллаһы каршында бай булган. Шуңа күрә Йәһвә аның турында кайгырткан. Ул аңа мәңгелек тормыш бүләген биргән. Без Гайсәдән үрнәк алсак, Йәһвә безне дә яратачак һәм безнең турында кайгыртачак. Шуңа күрә, әйдә, Гайсәдән үрнәк алыйк һәм Аллаһыны оныткан бай кеше сыман булмыйк.

Изге Язмалардагы бу шигырьләрдә байлыкка карашыбыз нинди булырга тиеш икәне күрсәтелә: Гыйбрәтле сүзләр 23:4; 28:20; 1 Тимутигә 6:6—10 һәм Еврейләргә 13:5.