МАКТАНУ нәрсә ул, син беләсеңме? ~ Менә бер мисал. Әйтик, синең берәр яктан осталыгың җитми, ди. Бәлки, син туп белән оста уйнамыйсыңдыр я велосипедта начар йөрисеңдер. Берәрсенең сиңа: «Ха, ха, ха! Мин синнән моны яхшырак эшли алам»,— дип әйткәне бармы? Менә бу мактану дип атала да.

Башкаларның мактануы сиңа ошыймы? ~ Ә син мактансаң, бу башкаларга ошармы? ~ Берәрсенә: «Ә мин синнән яхшырак»,— дип әйтү дөресме? ~ Синеңчә, Йәһвә андый кешеләрне яратамы? ~

Бөек Остаз үзләрен башкалардан яхшырак дип санаган кешеләрне белгән. Алар мактанырга яраткан һәм башкаларга түбәнсетеп караган. Шуңа күрә бер көнне Гайсә, алай эшләү начар икәнен күрсәтер өчен, бер хикәя сөйләгән. Әйдә, аны тыңлыйк.

Бу хикәя фарисей һәм салым җыючы турында. Фарисейлар дини укытучылар булган. Еш кына алар үзләрен башкаларга караганда изгерәк һәм гаделрәк дип санаган. Гайсәнең хикәясендәге фарисей бер көнне Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә дога кылырга килгән.

Ни өчен Аллаһы фарисейны түгел, ә салым җыючыны хуплаган?

Гыйбадәтханәгә шулай ук салым җыючы да килгән булган. Күпчелек кеше салым җыючыларны яратмаган. Алар салым җыючылар башкаларны алдый дип уйлаган. Чыннан да, күп кенә салым җыючылар кайвакыт үзләрен намуссыз тоткан.

Гыйбадәтханәдә фарисей болай дип дога кыла башлаган: «Йа Аллаһы, сиңа үз рәхмәтләремне белдерәм, чөнки мин  башкалар кебек талаучы да, гаделсез дә, зиначы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, бар табышымның уннан бер өлешен бирәм». Фарисей үзен башкалардан яхшырак дип санаган, шулай бит? ~ Һәм бу хакта ул Аллаһыга әйткән.

Ә салым җыючы үзен башкача тоткан. Ул дога кылганда хәтта күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән. Ул башын иеп, читтәрәк торган. Салым җыючы кылган гөнаһлары өчен бик үкенгән һәм кайгыдан күкрәгенә кат-кат суккан. Ул Аллаһыга үзенең яхшылыклары турында сөйләмәгән. Ул: «Йа Аллаһы, миңа, гөнаһ кылучыга, мәрхәмәтле бул»,— дип кенә дога кылган.

Синеңчә, бу ике кешенең кайсысын Аллаһы хуплаган? Үзен шулкадәр яхшы дип санаган фарисейнымы? Яисә үз гөнаһлары өчен үкенгән салым җыючынымы? ~

Аллаһы салым җыючыны хуплаган дип әйткән Гайсә. Ни өчен? Ул моны болай дип аңлаткан: «Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Лүк 18:9—14).

Бу хикәя аша Гайсә нинди сабак биргән? ~ Ул үзебезне башкалардан яхшырак дип санау дөрес түгел икәнен күрсәткән. Без үзебезне башкалардан яхшырак дип санаганыбызны әйтмәскә дә мөмкин, ләкин бу безнең эшләребездән күренәчәк. Синең  белән андый хәл булганы бармы? ~ Әйдә, рәсүл Петер мисалын карап чыгыйк.

Бер тапкыр Гайсә үз рәсүлләренә үзенең кулга алыначагы турында әйткән. Шул чакта алар аны ташлап китәчәк дигән ул. Шунда Петер: «Сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — дип мактанган. Ләкин Петер үз сүзендә тормаган. Ул үзенә чиктән тыш ышанган булган. Ул Гайсәне ташлап киткән, әмма соңрак кайткан. Моның турында без бу китапның 30 нчы бүлегеннән белербез (Маттай 26:31—33).

Әйдә, безнең көннәрдә була алган мисалга игътибар итик. Әйтик, укытучы дәрестә ниндидер бер сорау бирә, ди. Син бу сорауга шунда ук җавап бирә аласың, ә башка укучы бирә алмый. Әлбәттә, җавапны белгәнгә, син шатланасың. Ләкин үзеңне шундук җавап бирә алмаган укучы белән чагыштыру яхшы булыр идеме? ~ Үзеңне башкалардан акыллырак итеп күрсәтү дөрес булырмы? ~

Фарисей үзен салым җыючыдан яхшырак дип санаган һәм моның белән мактанган. Ләкин шулай эшләү дөрес булмаган, һәм Бөек Остаз бу хакта әйткән. Әйе, кемдер берәр эшне башка кешедән яхшырак эшли ала. Ләкин бу аның башкалардан яхшырак икәнен аңлатмый.

Берәрсеннән күбрәк белү син яхшырак дигәнне аңлатамы?

Шуңа күрә без башка кешегә караганда күбрәк белсәк, бу мактаныр өчен сәбәпме? ~ Әйдә, уйланыйк. Баш миебезне без үзебез барлыкка китердекме? ~ Юк. Баш миен безгә Аллаһы биргән. Күп кенә нәрсәне без башкалардан белдек. Нәрсәнедер без, бәлки, китаплардан, ә нәрсәнедер башкалардан белгәнбездер. Хәтта без нәрсәнедер үзебез аңлаган булсак та, бу нәрсә ярдәмендә мөмкин булган? ~ Әйе, Аллаһы биргән баш мие ярдәмендә.

Кешенең берәр нәрсәне тырышып эшләгәнен күрсәң, аны мактау яхшы булыр иде. Син аңа: «Бу миңа бик ошады»,— дип  әйтә аласың. Шулай итеп син, бәлки, аңа хәтта тагы да тырышрак булырга ярдәм итә алырсың. Кешеләр синең үзеңне дә мактаса, бу сиңа ошар иде, шулай бит? ~

Ни өчен үз көчең белән мактану дөрес түгел?

Кайберәүләр башка кешеләргә караганда көчлерәк. Бәлки, син абыеңнан яки апаңнан көчлерәктер. Синеңчә, бу мактаныр өчен сәбәпме? ~ Юк. Ашаган ризык безгә көчле булып үсәргә ярдәм итә. Аллаһы биргән кояш, яңгыр һәм башка нәрсәләр ярдәмендә төрле җиләк-җимеш, яшелчә үсә, шулай бит? ~ Шуңа күрә көчле булганыбыз өчен, без Аллаһыга рәхмәт әйтергә тиеш (Рәсүлләр 14:16, 17).

Башкалар мактанганда, бу безгә ошамый, шулай бит? ~ Гайсә болай дигән: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез». Шулай эшләсәк, без беркайчан да Бөек Остаз сөйләгән хикәядәге мактанчык фарисей кебек булмаячакбыз (Лүк 6:31).

Бер тапкыр бер кеше Гайсәне игелекле дип атаган. Бөек Остаз: «Әйе,  мин игелекле»,— дип әйткәнме? ~ Юк, ул алай әйтмәгән. Киресенчә, Гайсә: «Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк»,— дигән (Марк 10:18). Бөек Остаз, камил кеше булган булса да, мактанмаган. Ул бар нәрсә өчен үзенең Әтисе Йәһвәне данлаган.

Димәк, без кем белән мактана алабыз? ~ Әйе, Йәһвә Аллаһы белән. Ул безнең Барлыкка Китерүчебез. Матур кояш баешын яки гаҗәеп башка нәрсәләрне күзәткәндә, без болай дип әйтә алабыз: «Моны безнең искиткеч Аллаһыбыз барлыкка китергән!» Әйдә, һәрвакыт башкаларга Йәһвә инде башкарган һәм киләчәктә башкарачак бөек эшләре турында сөйлик.

Бу малай кемне мактый?

Изге Язмаларда мактану турында нәрсә әйтелгәне һәм мактану нәрсәгә китергәне турында укы: Гыйбрәтле сүзләр 16:5, 18; Иремия 9:23, 24; 1 Көринтлеләргә 4:7 һәм 13:4.