«Ходайның мирасы — балалар» (Мәдхия 126:3)

Бала тууы гаилә өчен дулкынландыргыч вакыйга, әмма ул күпләрне борчуга да сала. Вакытларының һәм көчләренең зур өлеше сабыйларын карар өчен киткәнен күреп әти-әниләр аптырашта кала. Йокы туймый, яңа хисләр аркасында ир белән хатын арасында киеренке хәлләр туып тора. Иргә дә, хатынга да бала турында кайгыртып торыр өчен һәм никахлары зыян күрмәсен өчен үзгәрешләр ясарга кирәк булачак. Изге Язмалардагы киңәшләр ничек булыша ала?

 1 ТУГАН БАЛА ӘТИ-ӘНИСЕНЕҢ ТОРМЫШЫН ҮЗГӘРТӘ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт... үз файдасын эзләми, ярсымый» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Әле генә әни булып киткән кеше, әлбәттә, үз сабые турында гына уйлап яши. Аның ире үзен ташланган, онытылган кеше итеп хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә хатын аңа да игътибар кирәк икәнен исендә тотарга тиеш. Хатынның сабыр һәм игелекле булуы иренә үзен кирәкле кеше итеп һәм ул да баланы үстерүгә зур өлеш кертә икәнен сизәргә булышыр.

«Ирләр... хатыннарыгызны яхшы аңларга тырышып бергә гомер итегез» (1 Петер 3:7). Шуны аңла: хатының үз көченең шактый зур өлешен бала турында кайгыртыр өчен бирә. Аңа хәзер күп нәрсә турында борчылып торырга кирәк, шуңа күрә ул үзен тынычсыз, хәлсез хис итәргә һәм хәтта депрессиягә бирелергә мөмкин. Кайвакыт аның сиңа ачуы чыгуы бар, ләкин тыныч кал, чөнки «сабыр булу көчле булудан... яхшырак» (Гыйбрәтле сүзләр 16:32). Аңлаучан бул һәм аңа ярдәм ит (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

КИҢӘШЛӘР

  • Әтиләр. Хатыныңа бала турында, хәтта төнлә торырга туры килсә дә, кайгыртырга булыш. Хатының һәм балаң белән күбрәк вакыт үткәрер өчен башка эшләрне калдырып тор

  • Әниләр. Ирең, баланы үзем карыйм дип, ярдәм кулы сузса аны кире какма. Кайбер нәрсәләрне дөрес эшләмәсә дә, әрләмә. Ничек дөрес эшләргә икәнен ипләп кенә үзең күрсәт

 2 АРАГЫЗНЫ НЫГЫТЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Икәве бер тән булып яши башлыйдыр» (Яратылыш 2:24). Гаиләгезгә тагын бер кеше өстәлсә дә, сез тормыш иптәшегез белән әле дә «бер тән» булып каласыз. Арагызны ныгытыр өчен һәркайсы мөмкинлекне кулланыгыз.

Хатын, ирең ярдәм итеп торганга, аңа рәхмәтле бул. Синең рәхмәт сүзләрең аның «йөрәгенә дәва булып ята» ала (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). Ир, хатыныңны никадәр яратканыңны һәм кадерләгәнеңне аңа әйтеп тор. Гаиләгез турында кайгыртып торганы өчен аны макта (Гыйбрәтле сүзләр 31:10, 28).

«Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:24). Тормыш иптәшегез өчен иң яхшысын эшләп торыгыз. Сез — ир белән хатын, шуңа күрә аралашыр өчен, мактар өчен һәм бер-берегезне тыңлар өчен вакыт табыгыз. Җенси мөнәсәбәтләр турында әйткәндә, тормыш иптәшегез турында уйлагыз, аның ихтыяҗларын исәпкә алыгыз. «Бер-берегезне бу яктан мәхрүм итмәгез. Нибары ике якның ризалыгы белән... бер-берегездән читләшегез»,— дип әйтелгән Изге Язмаларда (1 Көринтлеләргә 7:3—5). Тормышның бу ягы турында ачык аралашып сөйләшегез. Сабыр булуыгыз һәм бер-берегезне аңлап яшәү арагызны ныгытачак.

КИҢӘШЛӘР

  • Икәүдән-икәү генә калып бер-берегез белән вакыт үткәрегез

  • Тормыш иптәшегезне яратканыгызны күрсәтеп кечкенә «бүләкләр» ясагыз: СМС җибәрегез, открытка бүләк итегез

 3 БАЛАГЫЗНЫ ТӘРБИЯЛӘГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Изге язмалар да сиңа сабый чактан ук таныш. Алар сиңа... котылуга китерүче зирәклек бирә ала» (2 Тимутигә 3:15). Балагызны ничек өйрәтерсез? Моның турында алдан уйланыгыз. Ул, әле туганчы, күп нәрсәләргә өйрәнергә сәләтле. Әле ана карынында ул сезнең тавышыгызны таный ала һәм хисләрегезгә «җавап» бирә ала. Ул әле сабый булса да, аңа укыгыз. Укыганны аңламаса да, ул укуны яратырга өйрәнәчәк.

Бала сабый чагыннан ук Аллаһы турында белем алырга сәләтле. Йәһвәгә әйткән догаларыгызны тыңласын (Канун 11:19). Аның белән уйнаганда да Аллаһы булдырган нәрсәләр турында сөйләгез (Мәдхия 77:3, 4). Үскән саен ул Йәһвәне яратканыгызны тоеп торачак һәм үзе дә аны яратырга өйрәнәчәк.

КИҢӘШЛӘР

  • Баланы тәрбияләү өчен кирәкле зирәклекне сорап дога кылыгыз

  • Бала йөрәгенә салырга теләгәнне кат-кат әйтеп торыгыз. Шулай итеп ул сабый чактан ук белем ала башлаячак