Синеңчә, дөрес булганны эшләү авырмы?~ Әйе, күп кеше бу авыр дип уйлый. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йошия́ исемле бер малайга дөрес булганны эшләү аеруча авыр булган. Ләкин аның яхшы дуслары булган һәм алар аңа булышып торган. Әйдә, Йошия һәм аның дуслары турында күбрәк белик.

Йошиянең әтисе — Яһүдиянең патшасы Амо́н. Амон — бик начар кеше һәм потларга табына. Ул үлгәч, Йошия Яһүдиянең патшасы булып китә. Аңа сигез яшь кенә! Синеңчә, ул әтисе кебек явыз булырмы?~ Юк.

Йошия һәм Иремия бер-берсенә дөрес булганны эшләргә булышкан

Йошия яшь булса да, Йәһвәгә тыңлаучан булырга тели. Шуңа күрә ул үзенә дуслар итеп Йәһвәне яраткан кешеләрне генә сайлый. Алар аңа дөрес булганны эшләргә булышып тора. Кем Йошиянең дуслары?

Йошиянең бер дусты — Сафуния́ пәйгамбәр. Ул яһүдләргә потларга табынуларын ташларга куша. Һәм, алар  моны эшләмәсә, алар белән нәрсә буласын әйтә. Йошия Сафуниянең сүзләренә колак салган һәм потларга түгел, ә Йәһвәгә хезмәт иткән.

Йошиянең башка бер дусты — Иремия́. Алар яшьтәшләр һәм балачактан ук бергә үскән. Алар шулкадәр яхшы дуслар ки, хәтта Йошия сугышта үлгәч, Иремия аның турында кайгылы җыр яза һәм үзенең сагынуын белдерә. Йошия һәм Иремия бер-берсенә дөрес булганны эшләргә һәм Йәһвәгә тыңлаучан булырга булышкан.

Сафуния кешеләргә потларга табынуны ташларга кушкан

Син Йошиядән нәрсәгә өйрәнә аласың?~ Йошия кечкенә генә малай булса да, аның дөрес булганны эшлисе килгән. Ул шуны белгән: Йәһвәне яраткан кешеләр генә яхшы дуслар була ала. Син дә Йәһвәне яраткан дусларны сайла, һәм алар сиңа дөрес булганны эшләргә булышсын!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ