Ишмуи́л балачактан ук Аллаһының чатыры янында яшәгән һәм анда хезмәт иткән. Кешеләр чатырга Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килгән. Беләсеңме, ни өчен Ишмуил Аллаһының чатыры янында яши башлаган? Әйдә, башта Ишмуилның әнисе Һанна́ турында белик.

Һанна инде озак вакыт бала табарга тели, әмма бала таба алмый. Шуңа күрә ул Йәһвәгә дога кыла һәм аңардан ярдәм сорый. Ул Аллаһыга вәгъдә итә: Йәһвә аңа угыл бирсә, ул аны Аллаһы чатырына җибәрәчәк һәм ул анда яшәп хезмәт итәчәк. Йәһвә аның догасына җавап бирә, һәм Һаннаның улы туа. Ул аңа Ишмуил дигән исем куша. Һәм Һанна, вәгъдә иткәнчә, Ишмуилга өч я дүрт яшь тулгач, аны чатырга китерә. Ул анда Аллаһыга хезмәт итә.

Аллаһы чатырында иң баш рухани булып Или́ хезмәт итә. Аның ике улы да — рухани. Хәтерлисеңдер, чатырда Аллаһыга гыйбадәт кылалар. Анда хезмәт иткән кешеләр яхшы эшләр кылырга тиеш. Ә Илиның уллары начар эшләр кыла. Ишмуил аларның эшләрен күреп тора. Ул, Илиның уллары кебек, начар эшләр кыла башлыймы?~ Юк. Ул үзен дөрес тота һәм әти-әнисенең әйткәннәрен онытмый.

Синеңчә, Или, үз балаларының эшләре турында белгәч, нәрсә эшләргә тиеш?~ Ул аларга җәза бирергә тиеш. Аларга Аллаһының йортында хезмәт итәргә инде ярамый. Әмма Или аларга хезмәт итәргә рөхсәт итә, шуңа күрә Йәһвәнең аңа һәм аның ике улына ачуы чыга. Йәһвә аларга җәза бирергә була.

Ишмуил Йәһвәнең хәбәрен Илига җиткергән

Бер төн, инде йокларга яткач, Ишмуил бер тавыш ишетә. Шул тавыш аңа: «Ишмуил!» — дип дәшә. Ишмуил тора да Или янына йөгереп килә, ләкин Или аңа: «Мин сине чакырмадым»,— ди. Бу тагын ике тапкыр кабатлана. Өченче тапкырдан соң, Или Ишмуилга болай ди: «Бу тавышны яңадан ишетсәң, болай дип әйт: «Сөйлә, Йәһвә, хезмәтчең тыңлый». Ишмуил шулай эшли дә. Йәһвә Ишмуилга мондый хәбәр җиткерә:  «Илига, мин аның гаиләсенә бар явыз эшләре өчен җәза бирәчәкмен, дип әйт». Ничек уйлыйсың, Ишмуилга бу хәбәрне Илига җиткерү җиңел булганмы?~ Юк. Ләкин ул, курыкса да, Йәһвә әйткәнчә эшли. Берникадәр вакыт узгач, Йәһвәнең бар сүзләре чынга аша: Илиның ике улы үтерелә, һәм ул үзе дә үлә.

Ишмуил безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Башкалар начар эшләр кылса да, ул дөреслек эшләгән. Ә син? Син, Ишмуил кебек, дөреслекне эшләргә телисеңме? Дөреслек эшләп торсаң, Йәһвә дә, әти-әниең дә шат булачак.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • 1 Ишмуил 2:22—26; 3:1—21