БЕЗ ШУНЫ БЕЛЕРБЕЗ

Йәһвә үз ниятен үзеннән куркып яшәүчеләргә генә ачыклап бара

1, 2. Йәһвә үз ниятен кешелеккә ничек ачыклап бара?

ЯРАТУЧАН әти-әни үз баласына гаиләгә кагылышлы кайбер якларны ачыклап тора. Ләкин алар акыл белән эш итә һәм балага күпме сөйләргә икәнен билгели. Алар кайбер җентеклелекләрне үз баласының җитлеккәнлегенә һәм үзләштерә алуына карап ачыклый.

2 Йәһвә дә үз ниятен кешелек гаиләсенә әкрен-әкрен генә ачыклап бара. Ләкин ул моны үз вакытында гына эшли. Әйдәгез, Йәһвәнең Патшалык турындагы хакыйкатьләрне ничек ачыклап барганын кыскача карап чыгыйк.

Ни өчен Патшалык кирәк булган?

3, 4. Йәһвә кешелек тарихының барышын алдан билгеләгәнме? Аңлатыгыз.

3 Иң башта Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык Йәһвәнең ниятенә кермәгән. Ни өчен? Чөнки Йәһвә кешелек тарихының барышын билгеләмәгән; моннан тыш, ул кешеләрне ихтыяр иреге белән барлыкка китергән. Ул Адәм белән Хаувага кешелеккә карата үз нияте турында болай дип әйткән: «Үрчегез, ишәегез... Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз» (Ярат. 1:28). Йәһвә алардан шулай ук үзе урнаштырган яхшылык һәм яманлык нормаларын хөрмәт итүләрен таләп иткән (Ярат. 2:16, 17). Адәм белән Хаува Аллаһыга тугры калыргамы, юкмы икәнен үзләре сайлый алган. Әгәр алар һәм аларның балалары Аллаһыга тугры булуны сайлаган булса, безгә, Аллаһы нияте үтәлсен өчен, Мәсих идарә иткән Патшалык кирәк булмас иде һәм хәзер җир шарында Йәһвәгә гыйбадәт кылучы камил кешеләр яшәр иде.

4 Шайтан, Адәм һәм Хаува фетнә күтәргән булсалар да, Йәһвә җирне камил кешелек гаиләсе белән тутырырга ниятеннән баш тартмаган. Үз ниятен үтәр өчен, Йәһвә башка юл сайлаган. Йәһвәнең нияте поезд кебек түгел: поезд, билгеләнгән станциягә барып җитәр өчен, рельслар буенча гына йөри һәм берәр кеше аркасында рельслардан төшәргә мөмкин. Йәһвә үз ниятен игълан иткәч, аңа аны үтәргә галәмдә беркем дә,  бернәрсә дә комачаулый алмый. (Ишагыйя 55:11 укы.) Образлы әйткәндә, берәр нәрсә аркасында юл «ябылса», Йәһвә башка юл сайлый (Чыг. 3:14, 15) *. Йәһвә үз тугры хезмәтчеләренә үзенең ниятен тормышка ашырыр өчен нинди юл сайлаганын ачып тора һәм моны үзе урынлы дип санаган вакытта эшли.

5. Гадән бакчасындагы фетнә аркасында Йәһвә нәрсә эшләргә булган?

5 Гадән бакчасындагы фетнә аркасында Йәһвә Патшалыкны урнаштырырга булган (Мат. 25:34). Ул кешелекне камиллекә кайтарырга һәм Шайтанның хакимлекне урларга буш маташулары китергән зыянны бетерергә ниятләгән. Моның өчен ул нәрсәне кулланачак? Кешелек тарихының өметсез кебек күренгән шул чорында Йәһвә моны ачыклый башлаган (Ярат. 3:14—19). Әмма Патшалык турындагы җентеклелекләрне ул гасырлар буе ачыклый барган.

Йәһвә Патшалык турындагы хакыйкатьләрне ачыклый башлый

6. Йәһвә нәрсә вәгъдә иткән, ләкин ул нәрсәне ачыкламаган?

6 Йәһвә үзенең иң беренче пәйгамбәрлегендә билгеле бер «токым» елан башын ярачак дигән. (Яратылыш 3:15 укы.) Ләкин ул вакытта шул токым белән еланның токымы кемнәр икәне ачыкланмый калган. Йәһвә ул җентеклелекләрне әле 2 000 ел ачыкламый торган *.

7. Ни өчен Йәһвә Ибраһимны сайлаган, һәм без моннан нинди үтә мөһим сабак күрәбез?

7 Вәгъдә ителгән токым кем аша килергә тиеш булган? Моның өчен Йәһвә Ибраһимны сайлаган, чөнки Ибраһим Йәһвәне тыңлап яшәгән (Ярат. 22:18). Без моннан үтә мөһим бер сабак күрәбез: Йәһвә үз ниятен үзенә курку-хөрмәт күрсәтүчеләргә генә ачыклап бара. (Мәдхия 24:14 укы.)

8, 9. Йәһвә Ибраһимга һәм Ягъкубка вәгъдә ителгән токым турында нинди җентеклелекләрне ачкан?

8 Йәһвә үз дусты Ибраһим белән фәрештә аша сөйләшкәндә, вәгъдә ителгән токым турында мондый мөһим якны беренче тапкыр ачыклаган: токым кеше булачак (Ярат. 22:15—17; Ягък. 2:23). Ләкин ничек бу кеше еланның башын ярачак? Елан ул кем? Аллаһы бу сорауларга җавапны соңрак бирергә тиеш булган.

9 Йәһвә вәгъдә ителгән токым Ибраһимның оныгы Ягъкуб аша киләчәк дигән. Ягъкубның Аллаһыга иманы нык булган (Ярат. 28:13—22). Йәһвә Ягъкуб аша Вәгъдә ителгән зат турында тагын бер якны ачыклаган. Ул шул зат Ягъкубның улы Яһүд нәселеннән булачак дип әйткән. Ягъкуб әйткән пәйгамбәрлек буенча, Яһүднең нәселеннән киләчәк зат «хакимлек таягын» — патша хакимлегенең символын — алачак һәм «ил-халыклар аңа буйсыначак» (Ярат. 49:1, 10). Бу сүзләр белән Йәһвә шуны күрсәткән: Вәгъдә ителгән зат идарәче, ягъни патша булачак.

10, 11. Ни өчен Йәһвә үз ниятен Давытка һәм Данилга ачкан?

10 Яһүд көннәреннән соң якынча 650 ел узгач, Йәһвә үз ниятенең күп кенә якларын Яһүд нәселеннән булган Давыт  патшага ачкан. Йәһвә Давытны «күңеленә ятышлы бер кеше» дип санаган (1 Иш. 13:14; 17:12; Рәс. 13:22). Давыт Аллаһыга карата курку-хөрмәт хис иткәнгә, Йәһвә аның белән килешү төзергә булган һәм мондый вәгъдә биргән: аның токымнарының берсе мәңге патшалык итәчәк (2 Иш. 7:8, 12—16).

11 Тагын якынча 500 елдан соң Йәһвә Данил пәйгамбәр аша Майланган затның, ягъни Мәсихнең, җиргә килүенең төгәл елын пәйгамбәрлек итеп әйткән (Дан. 9:25). Йәһвә Данилны «бик кадерле кеше» дип санаган. Ни өчен? Чөнки Данил Йәһвәне тирән хөрмәт иткән һәм аңа «өзлексез хезмәт иткән» (Дан. 6:16; 9:22, 23).

12. Данилга нәрсә эшләргә кушканнар һәм ни өчен?

12 Данил кебек тугры пәйгамбәрләр аша Йәһвә вәгъдә ителгән токым, ягъни Мәсих, турында күп җентеклелекләрне ачыклаган. Йәһвә шул хезмәтчеләрен язарга үзе рухландырса да, язылганның мәгънәсен аларга аңларга әле вакыт җитмәгән дип санаган. Мәсәлән, Данил Аллаһы Патшалыгының урнаштырылуы турында күренеш күргән. Әмма аңа бу пәйгамбәрлекне Йәһвә билгеләгән вакытка кадәр мөһерләп куярга кушканнар. «Чын белем» киләчәктә артырга тиеш булган (Дан. 12:4).

Йәһвә Данил кебек тугры пәйгамбәрләр аша Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык турында күп җентеклелекләрне ачыклаган

Гайсә Аллаһының ниятен ачыклый

13. а) Вәгъдә ителгән токым кем ул? б) Гайсә Яратылыш 3:15 тә язылган пәйгамбәрлекнең мәгънәсен ничек ачыклаган?

13 Йәһвә шунысын ап-ачык күрсәткән: Гайсә — вәгъдә ителгән токым; ул Давыт нәселеннән киләчәк һәм Патша булачак (Лүк 1:30—33; 3:21, 22). Гайсә үз хезмәтен башлаганда, кояш нурлары сибелгәндәй булган: кешеләр Аллаһы нияте турында күбрәк белгән (Мат. 4:13—17). Мәсәлән, Гайсә Иблисне «кеше үтерүче» һәм «ялганның атасы» дип атап, Яратылыш 3:14, 15 тә искә алынган «елан» кем икәнен ачык күрсәткән (Ярат. 3:14, 15; Яхъя 8:44). Яхъяга бирелгән ачылышта, Гайсә «борынгы еланның» «Иблис һәм Шайтан» булуын күрсәткән *. (Ачылыш 1:1; 12:9 укы.) Шул ук ачылышта Гайсә, вәгъдә ителгән токым буларак, үзенең Гадән бакчасындагы пәйгамбәрлекне ничек үтәячәген һәм Шайтанны юк итәчәген аңлаткан (Ачыл. 20:7—10).

14—16. Беренче гасырда яшәгән шәкертләр Гайсә ачыклаган хакыйкатьләрне тулысынча аңлаганмы? Аңлатыгыз.

14 Бу китапның 1 нче бүлегеннән күргәнебезчә, Гайсә беренче чиратта Патшалык турында өйрәткән. Ләкин ул үз шәкертләре белергә теләгән бар җентеклелекләрне кайвакыт ачып тормаган. Гайсә үз шәкертләренә берәр махсус җентеклелекләр ачканда да, алар аның сүзләрен вакыт узу белән генә аңлый башлаган, ә кайчак күп гасырлар узгач кына аңлаган. Берничә мисал карап чыгыйк.

15 Б. э. 33 елында Гайсә шуны ачык күрсәткән: Аллаһы Патшалыгында Патшага булышырга тиеш аның хакимдәшләре җирдән күккә алыначак һәм рухи затлар булачак. Аның шәкертләре бу фикерне вакыт үткәч кенә аңлаган (Дан. 7:18;  Яхъя 14:2—5). Шул ук елны Гайсә кинаяле хикәяләр сөйләп, үзенең күккә кайтуыннан соң күп вакыт узгач кына, Патшалык урнаштырылган булачак икәнен күрсәткән (Мат. 25:14, 19; Лүк 19:11, 12). Шәкертләр бу мөһим фикерне аңламаган һәм соңрак терелтелгән Гайсәдән: «Син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сораган. Гайсә ул вакытта бернинди җентеклелекләр ачмаска булган (Рәс. 1:6, 7). Ул шулай ук «башка сарыклар» булырга тиеш дип өйрәткән. Алар «кечкенә көтүне» тәшкил итүче Гайсә хакимдәшләренең санына керми (Яхъя 10:16; Лүк 12:32). Мәсихнең шәкертләре бу ике төркем кемне аңлата икәнен башта дөрес аңламаган һәм, 1914 елда Патшалык урнаштырылып күп вакыт узгач кына, дөрес аңлый башлаган.

16 Үз шәкертләре белән җирдә булганда, Гайсә аларга күп нәрсә әйтә алган, ләкин ул аларның моңа төшенә алмаганнарын белгән (Яхъя 16:12). Һичшиксез, беренче гасырда Патшалык турында күп нәрсә ачылган булса да, андый белемгә артыр өчен вакыт әле җитмәгән булган.

Чын белем «ахыр заманда» арта

17. Патшалык турындагы хакыйкатьләрне аңлар өчен без нәрсә эшләргә тиеш, һәм безгә тагын нәрсә кирәк?

17 Йәһвә Данилга «ахыр заманда» «күпләр анда-монда йөрер» һәм Аллаһы нияте турындагы «чын белем артыр» дип вәгъдә иткән (Дан. 12:4). Бу белемгә ия булырга теләгән кеше, шул белемне алыр өчен, күп тырышлыклар куярга тиеш. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, «анда-монда йөрү» дигән еврей фигыленең формасы берәр китапны җентекләп һәм тырышып тикшерә торган кешенең образын тудыра. Шулай да Изге Язмаларны бик яхшы тикшереп торсак та, Йәһвә безгә Патшалык турындагы хакыйкатьләрне аңларга булышмаса, без аларны дөрес аңлый алмабыз. (Маттай 13:11 укы.)

18. Йәһвәдән куркып яшәүчеләр иман белән басынкылыкны ничек чагылдырган?

 18 Йәһвә Патшалык турындагы хакыйкатьләрне 1914 елга кадәр ачыклап барган һәм без яшәгән ахыр заманда да шулай эшләвен дәвам итә. Бу китапның 4 нче һәм 5 нче бүлекләреннән без шуны күрербез: соңгы 100 дән артык ел эчендә Аллаһы халкына кайчак үз аңлавын үзгәртергә кирәк булган. Бу Йәһвә аларга булышмаган дигәнне аңлатамы? Юк! Ул аларга булышып тора. Ни өчен? Чөнки Йәһвәдән куркып яшәүчеләр ул яраткан ике сыйфатны — иман белән басынкылыкны чагылдырып яши (Евр. 11:6; Ягък. 4:6). Йәһвә хезмәтчеләре Аллаһы Сүзендә язылган бар вәгъдәләрнең чынга ашачагына ышана. Бу вәгъдәләрнең ничек үтәләчәген төгәл аңламаганнарын танып, алар басынкылык күрсәтә. 1925 елның 1 мартындагы «Күзәтү манарасы»нда андый басынкы караш чагылган булган: «Раббы үзе үз-үзен аңлатып тора. Ул үз халкына үз Сүзен тиешле вакытта һәм үзе дөрес санаган юл белән аңлатачак».

«Раббы... үз Сүзен тиешле вакытта һәм үзе дөрес санаган юл белән аңлатачак»

19. Йәһвә безгә нәрсәне аңларга ярдәм итә һәм ни өчен?

19 1914 елда Патшалык урнаштырылгач, Аллаһы халкы Патшалыкка кагылышлы пәйгамбәрлекләр ничек үтәләчәк икәнен өлешчә генә белгән (1 Көр. 13:9, 10, 12). Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешен күрергә ашкынып, без кайчак ялгыш нәтиҗәләргә килгән идек. Үткән абзацта искә алынган «Күзәтү манарасы»ның башка бер өзегенең дөреслеге еллар буе күренеп торды. Бу мәкаләдә болай диелгән иде: «Мондый кагыйдә дөрес булып күренә: без пәйгамбәрлекне ул үтәлә барганда гына я үтәлгәч кенә аңлый алабыз». Ахыр заманның азагында Патшалыкка кагылышлы күп пәйгамбәрлекләр инде я үтәлгән, я үтәлә бара. Аллаһы халкы басынкы булырга һәм үзен төзәтүен тели, шуңа күрә Йәһвә аңа үз ниятен тулырак аңларга ярдәм итә. Чын белем арта!

 Хакыйкатьне аңлауда үзгәрешләр Аллаһы халкын тикшерә

20, 21. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр үзгәрешләргә ничек караган?

20 Йәһвә хакыйкатьне төгәлрәк аңларга биргәндә, йөрәк торышыбыз сынала. Иман һәм басынкылык безне андый үзгәрешләрне кабул итәргә этәрерме? Беренче гасырның уртасында яшәгән мәсихчеләр андый сынау белән очрашкан. Әйтик, сез ул вакытта яшәгән яһүди мәсихче, ди. Сез Муса канунын тирән хөрмәт итәсез һәм үз милли мирасыгыз белән горурланасыз. Хәзер сезгә Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паулның хатлары килә. Анда Канунны инде тотарга кирәкми, Йәһвә Исраил халкын кире каккан һәм аның урынына яһүдләр белән мәҗүсиләр тәшкил иткән рухи Исраилне җыя дип әйтелә (Рим. 10:12; 11:17—24; Гәл. 6:15, 16; Көл. 2:13, 14). Сез бу хатны ничек кабул итәр идегез?

21 Басынкы мәсихчеләр Паулның рухландырылган сүзләрен кабул иткән һәм Йәһвәнең фатихасын алган (Рәс. 13:48). Башкаларның исә, андый үзгәрешләр турында ишеткәч, ачулары чыккан, һәм аларның үз карашларын үзгәртәсе килмәгән (Гәл. 5:7—12). Әмма алар моны эшләргә тиеш булган. Югыйсә, алар Мәсихнең хакимдәшләре булу мөмкинлеген югалтыр иде (2 Пет. 2:1).

22. Аллаһы үз ниятен төгәлрәк аңларга булышканда, сез моңа ничек карыйсыз?

22 Соңгы дистәләгән елларда Йәһвә безгә Патшалык турындагы хакыйкатьне төгәлрәк аңларга ярдәм итте. Мәсәлән, ул безгә, сарыкларны (Патшалыкның гражданнары булачак кешеләрне) кәҗәләрдән (яхшы хәбәргә карата ваемсыз кешеләрдән) аеру кайчан булачак икәнен төгәлрәк аңларга булышты. 144 000 нең тулы саны кайчан җыелган булачак? Гайсәнең Патшалык турындагы кинаяле хикәяләре нәрсәне аңлата? Соңгы майланган мәсихче күктәге тормышка кайчан терелтелгән булачак? * Йәһвә безгә бу сорауларга да җавап алырга булышты. Сез андый үзгәрешләрне ничек кабул итәсез? Иманыгыз ныгыймы? Йәһвәнең үз басынкы халкын әле дә өйрәтеп торганын шул үзгәрешләр ярдәмендә күрәсезме? Бу китапны өйрәнү сезгә шуңа ышанычыгызны ныгытыр: Йәһвә үзеннән куркып яшәүчеләргә үз ниятен ачыклап бара.

^ 4 абз. Аллаһы исеме — «булырга» дигән мәгънә йөрткән еврей фигыленең формасы. Йәһвәнең исеме ул үз вәгъдәләрен үти икәнен күрсәтә. 43 нче биттәге «Аллаһы исеменең мәгънәсе» дигән рамканы карагыз.

^ 6 абз. Бу чор бүген бик озын күренергә мөмкин, ләкин без шуны онытмаска тиеш: ул вакытта кешеләрнең гомерләре күпкә озынрак булган, һәм Адәмнән Ибраһимга кадәр дүрт буын гына үткән. Адәм тормышы Нухның атасы Ләмек тормышы белән кисешкән. Ләмек тормышы Нухның улы Шем тормышы белән кисешкән. Шем тормышы Ибраһим тормышы белән кисешкән (Ярат. 5:5, 31; 9:29; 11:10, 11; 25:7).

^ 13 абз. «Шайтан» дигән сүз Еврей Язмаларында — 18 тапкыр, ә Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз 30 дан артык тапкыр очрый. Еврей Язмаларында Шайтан турында күп әйтелми, анда күбрәк Мәсихне танырга булыша торган мәгълүмат бирелә. Җиргә килгәч, Мәсих Шайтанны тулысынча фаш иткән. Моның турында Мәсихче Грек Язмаларында әйтелә.

^ 22 абз. Хакыйкатьне төгәлрәк аңларга булыша торган кайбер үзгәрешләр турында «Күзәтү манарасы»ның мондый саннарыннан укып була: 1995 ел (рус), 15 октябрь, 23—28 нче битләр ; 2008 ел, 15 гыйнвар, 20—24 нче битләр; 2008 ел, 15 июль, 17—21 нче битләр. Шулай ук «Болар кайчан булачак?.. Безгә әйтче» дигән брошюра, 9—14 нче битләрне кара.