Туганыбызны яки якын дустыбызны гөнаһ кылып тәүбә итмәгәнгә җыелыштан чыгарсалар, бу безгә бик каты авырту китерә. Изге Язмаларда язылган җыелыштан чыгару турындагы күрсәтмәгә карашыбыз Аллаһыны никадәр яратканыбызны һәм ул урнаштырган тәртипкә тугрылыгыбызны күрсәтә *. Моңа бәйле кайбер сорауларны карап чыгыйк.

Җыелыштан чыгарылган кеше белән үзеңне ничек тотарга? Изге Язмаларда болай диелгән: «Үзен кардәш дип атап та, фәхеш кеше, я комсыз, я потка табынучы, я башкаларны хурлаучы, я эчкече, я талаучы булып кала биргән кеше белән башка аралашмагыз, андый кеше белән бергә хәтта ашамагыз да» (1 Көринтлеләргә 5:11). «Мәсих тәгълиматын» тотмаучы турында болай дип әйтелгән: «Аны үз өегездә кабул итмәгез һәм аңа сәламләү сүзләрен әйтмәгез. Чөнки аңа сәламләү сүзләрен әйтүче кеше — аның явыз эшләрендә катнашучы булып чыга» (2 Яхъя 9—11). Без җыелыштан чыгарылган кешеләр белән рухи нәрсәләр турында сөйләшмибез һәм алар белән аралашмыйбыз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1982 ел, 1 нче март санының 17 нче битендә болай дип язылган иде: «Сәламләү сүзләрен әйтү — сөйләшүгә яки хәтта дуслыкка беренче адым. Без җыелыштан чыгарылган кешегә якынлашыр өчен бу беренче адымны ясарга теләр идекме?»

Һәркайсы аралашу тыеламы? Әйе, һәм моңа берничә сәбәп бар. Беренчедән, бу безнең Аллаһыга һәм аның Сүзенә тугрылыгыбызга кагыла. Без Йәһвәне җиңел булганда гына түгел, ә шулай ук авыр булганда да тыңлыйбыз. Аллаһыны яратуыбыз безне аның бар әмерләрен дә үтәргә дәртләндерә, чөнки без аның гадел, яратучы булуын һәм аның кануннары безгә зур файда китерә икәнен беләбез (Ишагыя 48:17; 1 Яхъя 5:3). Икенчедән, гөнаһ кылып тәүбә итмәүче кеше белән аралашмау үзебезне дә, бөтен җыелышны да рухи һәм әхлакый бозыклыктан яклый һәм җыелышның яхшы исеменә тап  төшерми (1 Көринтлеләргә 5:6, 7). Өченчедән, Изге Язмалардагы принципларны тотуда нык булуыбыз җыелыштан чыгарылган кешегә дә файда китерә ала. Хокук комитетының карары буенча эш итүебез, бәлки, өлкәннәрнең ярдәмен әле кабул итмәгән гөнаһ кылучының йөрәген йомшартыр. Якын кешеләре белән кадерле мөнәсәбәтләрне югалткач, ул, бәлки, «акылына килеп», үз гөнаһының җитдилеген аңлар һәм, Йәһвәгә кайтыр өчен, адымнар ясар (Лүк 15:17).

Туганыбыз җыелыштан чыгарылса, нәрсә эшләргә? Бу очракта туганнар арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләр Аллаһыга тугрылыгыбызны сынарга мөмкин. Җыелыштан чыгарылган туганыбыз белән үзебезне ничек тотарга? Һәрбер очракны карап чыгып булмаса да, еш очрый торган ике очракны карап чыгыйк.

Кайбер очракларда җыелыштан чыгарылган кеше элеккегечә үзенең якын туганнары белән яши. Җыелыштан чыгарылу үзеннән-үзе гаилә мөнәсәбәтләрен өзү өчен сәбәп түгел, шуңа күрә бергә көндәлек эшләрне башкару элеккегечә дәвам ителергә мөмкин. Әмма бу кеше, гөнаһ юлын сайлап, имандаш туганнары белән рухи мөнәсәбәтләрен өзгән. Шуңа күрә Аллаһыга тугры булган туганнар аның белән рухи нәрсәләр турында бүтән сөйләшә алмый. Мәсәлән, гаилә гыйбадәт кылу өчен бергә җыелганда, анда җыелыштан чыгарылган кеше булса, ул фикер алышуда катнаша алмый. Әмма балигъ булмаган бала җыелыштан чыгарылса, әти-әнисе аны тәрбияләү өчен һәм аңа үгет-нәсыйхәт бирү өчен җаваплы булып кала. Шуңа күрә яратучы ата-ана, бәлки, бу бала белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә булыр * (Гыйбрәтле сүзләр 6:20—22; 29:17).

Башка очракларда җыелыштан чыгарылган кеше үз туганнарыннан аерым яшәргә мөмкин. Кайчакта гаилә белән бәйле эшләрне хәл итәргә кирәк булса да, андый аралашуны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Тугры мәсихче аерым яшәүче  җыелыштан чыгарылган туганы белән аралашыр өчен, сәбәпләр эзләми. Киресенчә, ул Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булып, җыелыштан чыгарылуга кагылышлы Изге Язмалардагы тәртип буенча эш итә. Андый тугрылык гөнаһ кылучыга файда китерер, һәм ул, бәлки, үзенә бирелгән җәзадан сабак алыр * (Еврейләргә 12:11).

^ 3 абз. Бу сорауга кагылышлы Изге Язмалардагы принциплар җыелыштан ваз кичкән кешеләргә дә кагыла.

^ 7 абз. Әти-әниләре белән яшәүче җыелыштан чыгарылган балигъ булмаган балалар турында күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 декабрь, 27, 28 нче битләр һәм 1989 ел (рус), 15 сентябрь, 17 нче битне кара.

^ 8 абз. Җыелыштан чыгарылган туганнар белән үзеңне ничек тотарга? Күбрәк белер өчен «Күзәтү манарасы» (рус), 1988 ел, 15 сентябрь, 18—23 нче битләр һәм 1982 ел (рус), 1 март, 18—23 нче битләрне кара.