1 Көринтлеләргә 6:1—8 дә рәсүл Паул кардәшләрнең судка мөрәҗәгать итүләре турында язган. Көринттәге кайбер мәсихчеләр «тәкъва булмаганнар алдында хөкем ителергә» барган, һәм бу Паулны күңелсезләндергән (1 нче шигырь). Мәсихчеләр бер-берсенә судка биреп түгел, ә җыелышка бирелгән җитәкчелек буенча бәхәсләрен чишәргә тиеш. Паул моңа мөһим сәбәпләр китергән. Ни өчен ул бу киңәшне биргән? Берничә сәбәпне карап чыгыйк. Аннан соң нинди очракларда ул кулланылмый икәненә игътибар итәрбез.

Кардәш белән эшкә кагылышлы берәр бәхәс туса, без башта барысын үзебезчә түгел, ә Йәһвә хуплаганча хәл итәргә тырышырбыз (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Гайсә әйткәнчә, каршылыкларны тизрәк чишәргә кирәк, югыйсә алар зурга китәргә мөмкин (Маттай 5:23—26). Кызганычка каршы, кайбер мәсихчеләр үзсүзле булган һәм хәтта кардәшләрен судка биргән. Рәсүл Паул болай дип әйткән: «Бер-берегез белән судлашу — сезнең өчен инде җиңелү бит». Ни өчен? Чөнки андый процесслар җыелышның һәм Аллаһыбызның яхшы исеменә тап төшерә ала. Шуңа күрә Паулның мондый соравына игътибар итәргә кирәк: «Ни өчен сезгә рәнҗетелгән булып калмаска?» (7 нче шигырь).

Паул язганча, Аллаһы җыелышта, төрле бәхәсләрне чишәр өчен, яхшы тәртип урнаштырган. Өлкәннәр — Изге Язмалардагы белем ярдәмендә акыл җыйган мәсихчеләр. Паул әйткәнчә, алар «кардәшләр арасындагыны хәл итә» алалар (3—5 нче шигырьләр). Гайсә әйткәнчә, җитди гөнаһ, мәсәлән, яла ягу һәм алдау аркасында туган бәхәсләрне чишәр өчен өч адым ясарга кирәк. Беренчедән, бу бәхәскә бәйле булган кешеләр арасында гына аны чишәргә тырышу. Икенчедән, беренче адым ярдәм итмәсә, үзең белән бер яки ике шаһит алып килергә кирәк. Бу да ярдәм  итмәсә, өченче адым ясарга кирәк: бу хәл турында җыелыш өлкәннәренә сөйләргә кирәк (Маттай 18:15—17).

Андый хәлләрдә булышыр өчен, өлкәннәрдән юрист я бизнесмен булу таләп ителми һәм алар хөкүмәт законнары буенча яки эшне алып бару буенча киңәш бирми. Алар эш белән бәйле бәхәсне чишәр өчен, ниндидер таләпләр дә куймый. Киресенчә, алар бу бәхәскә бәйле бар кешеләргә Изге Язмаларны кулланырга һәм бу сорауны тату гына чишәр өчен ярдәм итәргә тырыша. Катлаулы сорауларда район күзәтчесе белән яки Йәһвә Шаһитләренең филиалы белән киңәшләшеп була. Әмма кайбер очракларда Паулның киңәше кулланырлык түгел. Бу нинди очраклар?

Кайбер очракларда риясыз максатларга һәм тынычлыкка ирешер өчен, судка мөрәҗәгать итү закон буенча таләп ителә, яки ул формаль рәвештә үткәрелә. Мәсәлән, аерылышыр өчен, балаларны опекага алыр өчен, алимент күләмен билгеләр өчен, страховка акчасын алыр өчен, банкротлык эшендә кредиторлар арасына кертелер өчен һәм васыятьнамәне раслар өчен судка мөрәҗәгать итү кирәк булыр. Кайбер очракларда кардәш, үзен яклар өчен, судка каршы дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дип табар *.

Мәсихченең судка мөрәҗәгать итүендә ярышу рухы чагылмаса, ул Паулның рухландырылган киңәшенә каршы килми *. Шулай да мәсихче өчен иң мөһиме — Йәһвә исемен изгеләндерү, җыелышта тынычлык һәм бердәмлек саклау. Мәсихнең шәкертләре беренчедән ярату белән аерылып тора, ә ярату «үз файдасын эзләми» (1 Көринтлеләргә 13:4, 5; Яхъя 13:34, 35).

^ 7 абз. Сирәк очракларда бер мәсихче икенче мәсихчегә карата җитди җинаять кылырга мөмкин, мәсәлән, көчләү, һөҗүм, үтерү яки шактый зур күләмдә урлау. Андый очраклар судка яки җинаять эше буенча тикшерүгә китерсә дә, мәсихче хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, Изге Язмалардагы принципларны бозмас.

^ 8 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 1997 ел, 15 март, 17—22 нче битләрне һәм 1991 ел (рус), 15 октябрь, 25—28 нче битләрне кара.