Кан фракцияләре. Кан дүрт төп өлештән тора: эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар һәм плазма. Шул өлешләрдән кан фракцияләре алына. Мәсәлән, эритроцитларда гемоглобин дигән аксым бар. Кеше яки хайван гемоглобиныннан ясалган препаратлар каты анемияне дәвалаганда һәм пациент күп кан югалтканда кулланыла.

Плазма 90 процентка судан тора һәм анда күп гормоннар, органик булмаган тозлар, ферментлар һәм файдалы матдәләр, шул исәптән минераль матдәләр һәм шикәр бар. Плазмада шулай ук кан ою факторлары, организмга чир белән көрәшергә ярдәм иткән антитәнчекләр һәм альбумин кебек аксымнар бар. Кешегә берәр чир белән авырып китү куркынычы янаса, табиблар кайвакыт бу авыруга иммунитеты булган кешенең плазмасыннан алынган гамма-глобулин инъекцияләрен ясарга куша. Лейкоцитлардан интерфероннар һәм интерлейкиннар алына. Аларны вируслы инфекцияләр һәм рак авыруларын дәвалау өчен кулланалар.

Мәсихчегә кан фракцияләре кулланылган дәвалауга ризалашыргамы? Моның турында Изге Язмаларда әйтелми, шуңа күрә һәр кеше Аллаһы алдында үз вөҗданы буенча эш итәргә тиеш. Аллаһының исраиллеләргә бирелгән Кануны буенча, канны «җиргә түгәргә» кирәк булган. Моңа нигезләнеп, кайберәүләр бер фракциягә дә ризалашмый (Канун 12:22—24). Башкалар исә, канны яки аның дүрт төп  өлешен үз тәннәренә җибәрүдән баш тартса да, берәр нинди фракция булган препаратларны кулланырга ризалаша. Алар, бәлки, каннан алынган фракцияләр ниндидер бер вакытта тормышны белдерми башлый дип уйлый торгандыр.

Кан фракциясен куллануга кагылышлы карар кабул иткәндә, үзеңә мондый сораулар бир: «Бар фракцияләрне кулланудан баш тартып, мин организмга чир белән көрәшергә ярдәм итүче һәм кан китүне туктатыр өчен канга оерга булышучы кайбер фракцияле дарулардан да баш тартканымны аңлыйммы? Табибка ни өчен бер яки күбрәк фракцияләрне кулланырга ризалашканымны я алардан баш тартканымны аңлата аламмы?»

Медицина процедуралары. Мәсәлән, гемодилюция һәм реинфузия. Гемодилюция вакытында канның бер өлеше тәннән читкә җибәрелә, канның күләмен зурайткан препарат белән алмаштырыла һәм соңрак кире пациент тәненә кайтарыла. Реинфузия вакытында операция дәвамында аккан кан җыела һәм кире организмга кайтарыла. Ярадагы яки тән куышлыгындагы кан чистартыла яисә фильтр аша үткәрелә, аннан соң пациент тәненә кайтарыла. Төрле табиблар бу процедураларны төрлечә куллана, шуңа күрә мәсихчегә табибтан аларны ничек кулланырга җыенганын сорарга кирәк.

Бу процедураларга кагылышлы карар кабул иткәндә, үзеңнән сора: «Канымның бер өлеше тәнемнән чыкса һәм, бәлки, кан агымы берникадәр вакытка тукталып торса, вөҗданым бу канны тәнемнең өлеше дип исәпләргә һәм  җиргә түкмәскә рөхсәт итәчәкме?» (Канун 12:23, 24). «Медицина процедурасы вакытында канымның бер өлеше алынса, бераз үзгәртелсә һәм соңыннан кире тәнемә кайтарылса, минем Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданым саф булырмы? Үз канымны кулланып башкарылган бар медицина процедураларыннан баш тартып, мин шулай ук кан анализларыннан, гемодиализдан яки йөрәк белән үпкә  функцияләрен вакытлыча үти торган аппараттан да баш тартканымны аңлыйммы?»

Операция була калса, үз канын ничек кулланырга икәнен мәсихче үзе карар итәргә тиеш. Бу шулай ук медицина анализларына да, пациентның канын бераз алып, бәлки, берникадәр үзгәртергә һәм тәнгә кире кайтарырга кирәк булган дәвалауга да кагыла.