31 нче каттагы офислар

2008 елда Индонезиядәге вәгазьчеләрнең саны 21 699 га кадәр җиткән. Филиалга биналар җитми башлаган. Өстәвенә, эшчәнлегебез тыелганга күрә, филиал биналары ерак урнашкан җирдә төзелгән булган. Шулай итеп, Джакартага якынрак һәм зуррак булган филиалга ихтыяҗ туган.

 Якынча ике елдан соң кардәшләр филиал өчен башка биналар сатып алган. Ул элеккеге филиалдан бик аерылып тора. Филиал үзәк Джакарта янында урнашкан 42 катлы бинаның 31 нче катына күчкән! Аннары кардәшләр шулай ук, 80 нән артык бәйтелчене урнаштырыр өчен, якында гына торган зур бинаның 12 катын сатып алган. Алар шулай ук Бәйтелнең төрле бүлекләрен урнаштырыр өчен биш катлы бина сатып алган.

Бу йортның 12 катында бәйтелчеләр яши

Ирекле төзүчеләр, башка илләрдән килеп, ялланып эшләүчеләр белән бергә биналарны филиалга яраклаштырып реконструкция ясаган. «Йәһвә безгә хәтта бик зур авырлыкларны чишәргә кат-кат булышып торды,— дип әйтә төзелеш күзәтчесе Даррен Берг.— Мәсәлән, без канализация суларын чистарту системасын куярга теләдек, ләкин хөкүмәтнең бу система турында ишеткәне булмаган, шуңа күрә ул бу системаны куярга рөхсәт итмәде. Шунда Индонезиядә инженер булып эшләгән бер кардәш югары дәрәҗәле чиновникка безнең үтенечебез белән мөрәҗәгать итте. Бу чиновник, кардәшебезнең рекомендацияләренә тулысынча ышанып, бу системаны шунда ук хуплады».

«Безгә бүген качып йөрергә кирәкми. Хәзер Йәһвә Шаһитләрен күрми калып булмый»

Яңа филиал биналары 2015 елның 14 февралендә багышланган булган. Җитәкче советның әгъзасы Энтони Моррис багышлау нотыгын сөйләгән. «Хәзер филиалыбыз Индонезиянең бик күренекле урынында, дәрәҗәле оешмалары арасында урнаша,— дип әйтә Филиал комитетының әгъзасы Винсент Витанто Ипиккусума.— Безгә бүген качып йөрергә кирәкми. Хәзер Йәһвә Шаһитләрен күрми калып булмый».

Филиал комитетының әгъзалары: Буди Сентоса Лим, Винсент Витанто Ипиккусума, Лотар Миханк, Хидэюки Мотои (сулдан уңга).

 «Монда вәгазьчеләр өчен оҗмах!»

Соңгы елларда күбрәк кардәшләр Индонезиядә хезмәт итәр өчен бу илгә күченә башлаган. «Ихтыяҗ буенча күченгән кардәшләр мөһим роль уйный. Алар үз тәҗрибәләре белән бүлешә һәм ашкынып хезмәт итүдә үрнәк күрсәтә. Бу җитлеккән кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәнеп була,— дип аңлата Лотар Миханк.— Алар безне бөтендөнья кардәшлекне кадерләргә дәртләндерә». Ни өчен бу кардәшләр күченергә булган? Бу нинди фатихалар китергән? Кайбер кардәшләрнең сүзләренә игътибар итик.

Ихтыяҗ буенча күченгән кардәшләр

1. Джанин белән Дэн Мур

2. Мэнди белән Стьюарт Уильямс

3. Кейси белән Джейсон Гиббз

4. Мари (алгы планда уң якта) белән Такахиро Акияма (артта уң якта)

Кушма Штатлардан булган Джейсон һәм Кейси Гиббз болай дип әйтә: «Без Индонезиядә күпме кеше һәм күпме вәгазьче бар икәнен „Еллык басма“дан карадык һәм ул — иң зур ихтыяҗ булган илләрнең берсе икәнен күрдек. Аннары анда ихтыяҗ буенча күченгән кардәшләр безгә Индонезиядә чыннан да эш күп дип әйтте. Шуңа күрә без Индонезия филиалына шалтыраттык, һәм филиал безне Бали утравына җибәрде. Бу утрауда инглиз телендә вәгазь эше әле башлана гына иде, шуңа күрә безнең күченүебез файдалы булганы шунда ук сизелде. Без анда бер елга гына барырга планлаштырган идек, ләкин өч елга калдык. Кешеләрнең  күбесе элек Йәһвә Шаһитләре турында бернәрсә дә ишетмәгән булган. Бу хезмәт шундый күп фатиха китерде!»

Австралиядән урта яшьләрдәге ирле-хатынлы Стюарт һәм Мэнди Уильямс болай ди: «Без хакыйкатькә сусаган кешеләрне табарга теләгән идек, шуңа күрә Индонезиягә күченергә булдык. Маланг шәһәрендә (Көнчыгыш Ява) без инглиз телендә сөйләшүче йөзләгән студент очраттык. Алар яхшы хәбәрне кызыксынып тыңлады. Алар рәсми сайтыбызны ярата! Монда вәгазьләү искитмәле».

Такахиро һәм Мари Акияма Джокьякарта провинциясендә (Ява) пионерлар булып хезмәт итә. Алар болай ди: «Япониягә караганда без монда үзебезне куркынычсызрак хис итәбез. Кешеләр монда игелекле һәм әдәпле. Күпләр, аеруча яшьләр, башка диннәр белән кызыксына. Бер көнне җыелма өстәл белән вәгазьләгәндә, без нибары биш сәгать эчендә якынча 2 600 журнал тараттык».

Дэн һәм Джанин Мур — 50 яшьтән узган ирле-хатынлы болай дип сөйли: «Без вәгазьләгәндә, кешеләр безнең яныбызга җыела. Без аларга елмаябыз, алар да безгә елмая. Алар, кызыксынып, белем алуларын дәвам итә һәм белгәннәренә бик шатлана. Изге Язмалардан берәр шигырь күрсәтсәң, кайберәүләр: „Мин моны язып куя аламмы?“ — дип сорый. Алар Изге Язмалардагы акыллы киңәшләргә гаҗәпләнә. Без монда инде бер ел хезмәт итәбез һәм монда иртәрәк күченмәгәнебезгә үкенәбез. Без вәгазьче аягы басмаган җиргә күчәргә теләгән идек һәм менә андый җирне таптык!»

Миша һәм Кристина Биренс 2009 елда миссионерлар булып Индонезиягә килгән һәм хәзер район эшендә катнаша. Алар болай ди: «Көнчыгыш Явада, Мадура утравында үз ышануларында нык торган мөселманнар яши, ләкин хәтта андый территориядә дә яхшы хәбәрне бик яхшы кабул итәләр. Кешеләр хәтта машинада барганда туктап журналлар сорый. Алар: „Мөселман булсам да, миңа бу  журналларны укырга ошый. Үз дусларым өчен дә алып буламы?“ — дип әйтә. Монда вәгазьчеләр өчен оҗмах!»

«Урасы ашлык күп»

1931 елда, Фрэнк Райс Джакартага килгәндә, Индонезиядә якынча 60 000 000 кеше яшәгән. Бүген исә кешеләрнең саны монда якынча 260 000 000 га җитә. Шулай итеп, кеше саны буенча Индонезия дөньяда дүртенче урында тора.

Йәһвә Шаһитләренең саны да искитмәле үскән. 1946 елда 10 тугры вәгазьче Икенче бөтендөнья сугышыннан соң монда вәгазьли башлаган. Бүген бу илдә 26 000 нән артык  вәгазьче. Бу, һичшиксез, Йәһвәнең фатихасын күрсәтә! 2015 елда Искә алу кичәсенә 55 864 кеше килгән. Дөрестән дә, бу илдә әле күп кеше Аллаһы хезмәтчеләре булып китә ала.

Гайсә болай дигән: «Әйе, урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз, шуңа күрә ашлык Хуҗасыннан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенегез» (Мат. 9:37, 38). Йәһвәнең Индонезиядәге хезмәтчеләре бу сүзләрне үти. Алар утрауларда яшәүче Индонезия халкы арасында Йәһвәнең бөек исемен изгеләндереп торырга тәвәккәл (Ишаг. 24:15).